Анна Голубкина

Анна Семён кызы Голубкина (рус. Анна Семёновна Голубкина) (16 [28] гыйнвар 1864, Зарайск - 7 сентябрь 1927, Зарайск) - рус сынчы.

Анна Семёновна Рязань губернасының Зарайск шәһәрендә (хәзерге Мәскәү өлкәсе) мещан bске йолалык гаиләсендә туган. Егерме биш яшендә Мәскәүгә укырга китә, архитектор А.О. Гунстның нәфис сәнгать классына укырга керә (1889-1890 еллар). С.И. Ивановның Мәскәү рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура училищесында берничә ел укый. 1894 елда Санкт-Петербургта Император Сәнгать академиясе каршындагы училищеда укый.

1895 елдан башлап, Анна Голубкина, укуын дәвам итү сыйфатында, озаклап Парижда яши. 1897 елдан француз сынчы Огюст Роден консультацияләреннән файдалана.[5] Язгы Париж салонында 1899 елда Париж академиясенең бронза медаленә "Картлык" (рус. Старость) скульптурасы өчен лаек булды.

1899 елда Мәскәүгә кайта. Анна Голубкина студент елларыннан социал-демократик түгәрәкләрдә катнашты. Беренче Рус революциясенең елларында марксист әдәбиятын саклау һәм тарату өчен кулга алына.[5] Ул төрмәгә ябылу елына хөкем ителгән, ләкин сәламәтлеге торышы буенча чыгарылган һәм Полициянең күзәтүенә куелган.[6] 1910 елдан башлап үзенең Зур Лёвшинск каләмендә яши һәм эшли (хәзер бу адрес буенча - А.С. Голубкина Музей-остаханәсе, Дәүләт Третьяков галереясе бүлеге). Мәскәү коммерция училищесында (1904-1906 еллар), Пречистенский эшчеләр курсларында (1913-1916 еллар) һәм ВХУТЕМАСта (1918-1922 еллар) укыткан.

Истәлек

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 ГОЛУБКИНА // Большая российская энциклопедия (рус.)М.: Большая российская энциклопедия, 2004.
  2. 1 2 3 4 RKDartists (нидерл.)
  3. Anna Semjonowna Golubkina // FemBio-Datenbank (нем.)
  4. Record #42681630 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
  5. 1 2 Голубкина Анна Семеновна//Хронос [рус.]
  6. 5 побед и 5 поражений Анны Голубкиной//Культура.РФ [рус.]
  7. Planetary Names: Crater, craters: Golubkina on Venus [ингл.]
  8. Анна Голубкина. Третьяковская галерея [рус.]