Антоним

Антонимнар (рус. антонимы, грекча anti — каршы, onyma — исем) — бер үк сүз төркеменә караган, язылышлары һәм яңгырашлары төрле, әмма капма-каршы лексик мәгънәләргә ия булган сүзләр[1].

Антонимнар мәгънәләре капма-каршы сыйфат төсмерләрен үз эченә алган сүзләрдә генә мөмкин, әмма аларның мәгънәләре нигезендә һәрвакыт уртак бер билге ята (авырлык, буй, хис, тәүлек вакыты һ. б.). Шулай ук бер үк грамматик яки стилистик категориягә караган сүзләр генә үзара капма-каршы куела ала. Димәк, төрле сүз төркемнәренә яки лексик дәрәҗәләргә караган сүзләр тел антонимнары була алмый[1].

Ялгызлык исемнәрнең, алмашлыкларның, саннарның антонимнары булмый.

Төрләре

Мәгънәләренә карап

Галимнәр антонимнарны семантик (мәгънәви) төркемнәргә бүләләр[2]. Антонимнар мәгънәләре ягыннан вакыт, билге, урын, күләм, табигать күренешләренә бәйле булган контраст төшенчәләрне белдерәләр. Төп семантик төркемнәре[1][3][4][5]:

  • әйбер-күренешләрнең сыйфатын белдерә торган антонимнар: батыр — куркак, бай — ярлы;
  • вакыт төшенчәсен белдерә торган антонимнар: кичә — бүген, июнь — декабрь;
  • процессларны каршы куя торган антонимнар: бару — кайту, ачу — ябу;
  • әйбер-күренешләрнең озынлыгын, күләмен, урнашуын ачыклый торган антонимнар: зур — кечкенә, озын — кыска;
  • табигать күренешләре белән бәйле антонимнар: Казан — төтен. Йолдызлары тере — / Күктә дә дар алар, җирдә дә… (С. Гәрәева);
  • гомуми төшенчәләрне белдерә торган антонимнар: Илең өчен янып яшәве дә, / Үлүе дә мең кат саваплы (Х. Хөснуллин);
  • урын төшенчәсен белдерә торган антонимнар: Тикшерде күк аннан астын, өстен / Язу өстәленең (С. Хәким).

Структурасына карап

Структурасына карап антонимнар түбәндәге төрләргә бүленә[1][6]:

  • Төп (лексик) антонимнар — төрле тамырдан ясалган антонимнар (ак — кара, көн — төн);
  • Ясалма антонимнар — суфикслар ярдәмендә ясалган антонимнар (акыллы — акылсыз, җайлы — җайсыз);
  • Парлы (кушма) антонимнар — кушма сүзләрдән гыйбарәт антонимнар (аллы‑артлы, керделе‑чыктылы).

Билгеләренә карап

  • Тел антонимнары — контекстка бәйсез рәвештә аларның капма‑каршы мәгънәдә булуы аңлашыла: яшь — карт, якты — караңгы[3].
  • Контекстуаль антонимнар — бары тик аерым очракларда гына капма‑каршы мәгънә тәшкил итә торган сүзләр (антитеза). Мәсәлән, «агач» һәм «тимер» сүзләре гадәттә антоним булып тормасалар да, аерым контекста («агач кебек йомшак» — «тимер кебек каты») каршы куелырга мөмкин[3].

Антонимнарның сөйләмдә кулланылышы

Антонимнар сөйләмгә төсмер өстиләр, капма‑каршылыкны көчәйтү өчен хезмәт итәләр. Алар татар халык мәкальләрендә дә еш кулланыла. Мисаллар: Атадан күреп ул үсә — анадан күреп кыз үсә; Надан булып туалар, галим булып үләләр; Каланың зурын, авылның кечесен макта[7].

Антонимнарны татар тел белемендә өйрәнү тарихы

Беренчеләрдән булып антонимнар турында К. Насыйри үзенең «Әнмүзәҗ» китабында искә ала һәм «Синоним яисә антоним булган ике фигыльдән шулай ук парлы сүзтезмәләр ясала», дигән фикерне белдерә. Ул антонимнарга шулай ук фигыльнең юклык формасын да кертеп карый: барыр ‒ бармас, җитәр ‒ җитмәс һ.б.[8].

ХХ гасырның икенче яртысыннан татар телендә антонимнар кулланылышына караган беренче фәнни хезмәтләр языла башлый. «Хәзерге татар әдәби теле» дәреслегендә антонимнарның алты төре аерылып күрсәтелә[9]:

  • кеше эшчәнлеген, табигатен һәм хәлен белдерә торган сүзләр: яшьлек — картлык, эшчән ‒ ялкау һ.б.;
  • табигать күренешләрен белдерә торган сүзләр: болытлы ‒ аяз, эрегән ‒ каткан, тау ‒

чокыр һ.б.;

  • вакыт төшенчәсенә бәйләнешле сүзләр: кыш ‒ җәй, иртә ‒ кич һ.б.;
  • урын төшенчәсенә бәйләнешле сүзләр: ерак — якын, киң — тар, озын ‒ кыска һ.б.;
  • кешенең хисләренә, кичерешләренә бәйләнешле сүзләр: көлү ‒ елау, шатлык ‒ кайгы, мәхәббәт ‒ нәфрәт һ.б.;
  • кешеләрнең һәм әйберләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерә торган антонимнар: яхшы ‒ начар, пычрак — чиста, ак — кара һ.б.

Г. Х. Әхәтов 1977 елда «Совет мәктәбе» журналында «Татар телендә антонимнар» дип исемләнгән махсус мәкалә бастыра. Галим татар телендәге антонимнарның лексик-семантик классификациясен тәкъдим итә һәм структур үзенчәлекләренә игътибарын юнәлтә[10].

Ш. С. Ханбикова хезмәтләрендә энантиосемия күренешен җентекле тикшерә. Галимә аның 2 төрен аерып күрсәтә:

  • бер сүздә булган капма-каршылык (дару, йомшак, дан һ.б.);
  • бер мәгънәдә булган капма-каршылык (калдыру, китү һ.б.)[11].

Ф. С. Сафиуллина лексикология буенча дәреслегендә антонимнар буенча мәгълүматларны системага салып, гомумиләштерелеп бирә. Галимә антонимнарның парлы сүзләр ясалуда нигез булып торуын күрсәтә, (юк-бар, азмы-күпме, кайта-килә һ.б.), антонимнарның мәгънәләре ягыннан биш төрен аерып чыгара. Шулай ук ул сөйләмдә антонимнарның оксюморон  [рус.], антитеза һәм катахреза  [рус.] кебек стилистик фигуралар ясауда әһәмиятен ачыклый[12].

М. Б. Хәйруллин хезмәтләрендә лексик антонимнар турында гомуми мәгълүмат китерелә, аларның татар теленең сүзлек составын, татар теленең функциональ стильләрен баетуда тоткан урыны ачыклана. Галим лексик һәм грамматик антонимнарны аерып чыгарып, аларның өч төрен күрсәтә[13]:

  • тамыр антонимнар (үлем — яшәү, ут — су һ.б.);
  • ясалма антонимнар (ямьле — ямьсез, аркылыга — буйга һ.б.);
  • парлы антонимнар (чиле-пешле һ.б.).

Х. Р. Курбатов антонимнарның стилистик яктан кулланылышы һәм антонимия күренеше белән бәйле булган оксюмороннарга игътибар итә. Шулай ук капма-каршылыкка корылган антитеза күренешенең әһәмиятле булуы турында ассызыклый[14].

И. Б. Бәширова татар семасиологиясенә багышланган монографиясендә антонимия күренешен тәфсилле анализлый[15].

М. З. Зәкиев, Ф. Ә. Ганиев, Д. Г. Тумашева, Ә. М. Ахунҗанов, Р. А. Йосыпов, Г. Ф. Саттаров, Ф. Г. Гарипова, Л. М. Ризванова, Д. Б. Рамазанова һ.б. хезмәтләрендә дә антонимнарның структурасы, грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре, аларның фольклорда, ялгызлык исемнәре системасында кулланылышлары турында мәгълүматлар бирелә[16]. Соңрак бу өлкәдә Л. Г. Хәбибов[3], Р. М. Закирова[1], Л. Н. Федотова[4] кебек галимнәр тикшеренүләр алып баралар.

Антонимнар сүзлекләре

Татар теленең антонимнар сүзлекләре:

  • Сафиуллина Ф. С., Рихванова Л. М. Татарча‑русча антонимнар сүзлеге. — Казан: Хәтер, 1997. — 96 б.
  • Сафиуллина Ф. С. Татарча‑русча, русча‑татарча антонимнар сүзлеге. — Казан: ТаРИХ, 2003. — 128 б.
  • Сафиуллина Ф. С. Антонимнар сүзлеге (хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән). — Казан: Хәтер, 2005. — 235 б.
  • Рәхмәтуллина А. Ш. Татар теленең омонимнар һәм антонимнар сүзлеге. — Яр Чаллы: Рәхмәт, 2015. — 76 б.
  • Хәбибов Л. Г. Татар теленең антонимнары: сүзлек. ‒ Уфа: БР МҮИ нәшр., 2018. ‒ 268 б.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Закирова Р. М. Структурная классификация антонимов в неродственных языках // Современные проблемы науки и образования : журнал. — 2014. — № 5.
  2. Закирова Р. М., Никишина С. Р. К вопросу о проблеме антонимии и синонимии в татарском языке // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2015. — Вып. 12‑1. — С. 82‑85.
  3. 1 2 3 4 Хабибов Л. Г. Структурно-семантические особенности антонимов в татарском языке. — Уфа, 1984. — С. 15‑20.
  4. 1 2 Федотова Л.Н. Синтагматика антонимов (на материале конкретных слов татарского языка) // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2013. — Вып. 8‑1.
  5. Татар лексикологиясе: өч томда. Т. I. / М. З. Зәкиев. — Казан: ТӘһСИ, 2015. — С. 171—172. — 352 с. — ISBN 978-5-93091-193-0.
  6. Сафиуллина Ф. С. Татарча‑русча, русча‑татарча антонимнар сүзлеге. — Казан: ТаРИХ, 2003. — 128 с.
  7. Татар халык иҗаты. Мәкалләр һәм әйтемнәр / Х.Ш. Махмутов. — Казан: Таткитнәшр, 1987. — 612 с.
  8. Насыйри, Каюм. Әнмүзәҗ / ред. кол.: Я. С. Ахметгалиева, М. З. Зәкиев, Л. Т. Махмутова; тәрҗ. Р. С. Газизов. — Казан, 1975. — С. 187. — 214 с.
  9. Хәзерге татар әдәби теле. Лексика. Фонетика. Орфоэпия. Графика. Орфография. Морфология. — Казан, 1965. — С. 38–41.
  10. Әхәтов Г. Х. Татар телендә антонимнар // Совет мәктәбе : журнал. — 1977. — № 2. — С. 38–39.
  11. Xaнбикoвa Ш. C. Cүздәгe aнтoнимик мәгънәләр // Лeкcикa и cтилиcтикa тaтaрcкoгo языкa. — Казан, 1981. — С. 3—6.
  12. Caфиуллинa Ф. C. Xәзeргe тaтaр әдәби тeлe. Лeкcикoлoгия (югaры уку йoртлaры cтудeнтлaры өчeн). — Казан: Хәтер, 1999. — С. 51—56.
  13. Xaйруллин М. Б. Прoблeмы рaзвития лeкcичecкoй cиcтeмы тaтaрcкoгo литeрaтурнoгo языкa. — Казан: Фикер, 2000. — С. 105–108.
  14. Курбатов Х. Р. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. — Казан: Мәгариф, 2002. — С. 87–89.
  15. Бәширова И. Б. Татар әдәби теле. Семасиология. — Казан, 2010. — С. 364; 232–264.
  16. Юсупова А. Ш., Нурмөхәммәтова Р. С., Мөгътәсимова Г. Р., Денмөхәммәтова Э. Н., Сибгаева Ф. Р. Татар лексикологиясе һәм лексикографиясе буенча эзләнүләр: коллектив монография. — Казан: Вестфалика, 2023. — С. 250.

Әдәбият

  • Закирова Р. М., Никишина С. Р. К вопросу о проблеме антонимии и синонимии в татарском языке // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2015. — Вып. 12‑1. — С. 82‑85.
  • Федотова Л. Н. Синтагматика антонимов (на материале конкретных слов татарского языка) // Филологические науки. Вопросы теории и практики : журнал. — 2013. — Вып. 8‑1.

Төркемнәр