Апуш (балалар татар театр студиясе)
«Апуш» балалар татар театр студиясе (рус. Детская татарская театральная студия «Апуш») — балаларның артистик потенциалын үстерү, татар мәдәниятенә, әдәбиятына һәм теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан гамәлгә куелган мәдәни проект[1]. Әлеге студия 2022 елда шәһәр мэры Илсур Метшин инициативасы нигезендә ачыла һәм Казан Мэриясе карамагында үз эшчәнлеген алып бара[2].
Проектның төп максаты — балаларда татар мәдәнияте һәм теленә кызыксыну уяту, шулай ук аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру.
«Апуш» студиясе татар театры традицияләрен саклау һәм үстерү җәһәтеннән мөһим социаль-мәдәни роль үти — яшь буында милли телне, мәдәниятне һәм иҗади фикерләүне тәрбияли, җәмгыятьтә татар мәдәниятына ихтыяҗ булуын раслый
Тарих
«Апуш» студиясе 2022 елның мартында Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән ачыла[3]. Сәнгать үзәге яшь буын арасында татар телен, әдәбиятын һәм театр сәнгатен популярлаштыруга юнәлдерелгән мәдәни-агарту проекты булып тора[4].
Проект үз эшчәнлеген «Сәйдәш» үзәгендә башлап җибәрә, алар арасында Ленин исемендәге мәдәният йорты, «Чулпан» һәм «Мәскәү» мәдәни үзәкләре бар. Студия җитәкчесе — Алия Фәйзрахманова. Аның җитәкчелегендә укучылар өчен актерлык осталыгы, вокал, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте кебек юнәлешләр буенча белем бирүнең системалы процессы оештырылган. Педагогик программа күпьяклы иҗади үсешкә, фәнни-методик нигездә дәресләрне оештыруга, һәр баланың сәләтен комплекслы ачуга юнәлдерелгән.
Студия кыска вакыт эчендә зур ихтыяҗ һәм танылу казана: эшчәнлегенең беренче елында ук тәрбияләнүчеләр саны 80 кешедән арта, 2024 елга аларның саны 300 гә якынлаша. Бу динамика проектның җәмгыять тарафыннан югары бәяләнүен һәм балалар арасында татар мәдәниятенә, теленә ихтыяҗның тотрыклы рәвештә үсүен күрсәтә[5].
2024 ел башында студия Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе статусы ала. Муниципаль статус студиягә матди-техник базаны ныгыту, укыту сыйфатын арттыру, иҗади проектлар санын һәм масштабын киңәйтү өчен өстәмә ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә[3].
Җитәкчеләр һәм укытучылар
- Җитәкче: Алия Фәйзрахманова.
- Сәнгать җитәкче: Сөмбел Җәләева.
- Студия укытучылары театр белгечләре, җырчылар, сәнгать эшлеклеләре.
Укыту юнәлешләре
«Апуш» татар балалар театр студиясендә белем бирү процессы дүрт төп юнәлештә тормышка ашырыла[6]:
- актерлык осталыгы — балаларга сәхнәдә дөрес тоту, эмоцияләрне күрсәтү, образ тудыру күнекмәләре өйрәтелә;
- сәхнә сөйләме — дәресләр сәхнә теле, дикция, дөрес сөйләшү, татар телендә орфоэпик кагыйдәләрне үзләштерүгә багышлана;
- сәхнә хәрәкәтләре (пластика, хореография) — укучылар сәхнәдә иркен хәрәкәт итәргә, бию, пантомима элементларын камилләштерергә өйрәнә;
- вокал — студиядә укучылар татар телендә җыр башкару, тавыш мөмкинлекләрен үстерү, ансамбльдә һәм соло чыгышлар әзерләү юнәлешендә шөгыльләнәләр.
Бу күпьяклы программа балаларга сәхнә культурасы, иҗади фикерләү, аралашу осталыгы, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Дәресләр квалификацияле педагоглар катнашында атнасына берничә тапкыр төрле мәйданчыкларда оештырыла
Дәресләр атнага берничә тапкыр төрле мәйданчыкларда оештырыла. Программа сәләтле балаларның иҗади потенциалын тулы үстерүгә юнәлдерелгән[7].
Студия мәйданчыклары
Студия Казанның берничә мәдәни үзәгендә эшли:
- «Сәйдәш» мәдәни үзәге;
- Ленин исемендәге мәдәният йорты;
- «Чулпан» мәдәни үзәге;
- «Мәскәү» мәдәни үзәге;
- С. Сәетгалиев исемендәге мәдәни үзәк.
Искәрмәләр
- ↑ Детская татарская театральная студия «Апуш», патронируемая Ильсуром Метшиным, представит второй спектакль [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
- ↑ «У них есть удивительная внутренняя свобода». 17 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Детской татарской театральной студии «Апуш» 1 год! [неопр.]. Министерство культуры РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
- ↑ Детская татарская театральная студия «Апуш» выходит на большую сцену [неопр.]. Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
- ↑ Алия Файзрахманова: «Наши дети не стесняются говорить на татарском» [неопр.]. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
- ↑ «Апуш» театр студиясе балалар арасында кастинг игълан итте [неопр.]. Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
- ↑ Миляуша Кашафутдинова. «У них есть удивительная внутренняя свобода» Источник : https://realnoevremya.ru/articles/275638-detskaya-teatralnaya-studiya-apush-otmetila-pervyy-den-rozhdeniya (рус.). Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.
Сылтамалар
- «Апуш» балалар татар театр студиясенең рәсми сайты (рус.). muzei-orshanki.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2025.