Ардатау (Мордовия)

Арда́тов (эрз. Орданьбуе, рус. Ардатов) — Мордовиядә урнашкан шәһәр (1780 елдан), Ардатау районының административ үзәге.

Халык саны — 9 400 кеше (2010).

География

Шәһәр Алатыр елгасы (Сыры кушылдыгы) өстендә, Саранскидан 114 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Иң якын тимер юл станциясе — Ардатау (10 км).

Тарих

1671 елда Ардатауо авылы буларак телгә алына; исем чыганагы — Ордат (мордва исеме) исемненнән.

1780 елдан — Сембер наместниклыгының (1796 елдан — Сембер губернаның) Ардатау өязенең үзәге. 1798—1802 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1802 елдан — яңадан өяз үзәге.

1927 елдан — Ардатау районының үзәге.

Халык

1897[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
4 855 9 932 9 544 9 192 10 027 9 587 9 400

Милли состав: руслар — 65,0%, мордва — 31,9%.[8]

Икътисад

  • май җитештерү заводы;
  • икмәк комбинаты;
  • мамык фабрикасы;
  • агач эшкәртү сәнәгатенең ширкәтләре.

Искәрмәләр

  1. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=479
  2. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-05-18 
  8. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01