Краснослободск (Мордовия)

Краснослободск (Красный Слабут[1][2], мукш. Ош, рус. Краснослободск) — Мордовиядә урнашкан шәһәр (1706 елдан), Краснослободск районының административ үзәге.

Халык саны — 10 151 кеше.[3]

География

Шәһәр Мокша елгасы өстендә, Сарансктан 107 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Ковылкинода (52 км).

Тарих

Красная Слобода бистәсе 1571 елда ныгытма буларак нигезләнә.

1706 елда шәһәр статусын ала. 1708 елда Азак (1725 елдан — Воронеж) губернасы составында.

1780 елдан — Пенза губернасының Краснослободск өязе үзәге.

1797—1801 елларда — Түбән Новгород губернасы составында.

1856 елда Краснослободскта 7 чиркәү, 934 йорт һәм 59 лавка (кибет) булган.

1928 елдан — Краснослободск районы үзәге.

Халык

1840[4] 1856[5] 1897[6] 1931[5] 1939[5] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[3]
7 762 ~6 200 7 381 ~5 500 ~6 000 6 477 8 633 10 099 11 261 10 843 10 151

Милли состав: руслар — 82,9%, мордва — 13,9%, татарлар — 2,9%.[12]

Икътисад

«Промсвязь» заводы, радиозавод, май заводы, азык комбинаты, эрләү-туку фабрикасы.

Искәрмәләр

  1. ↑ https://books.google.ru/books?id=6tYSAQAAIAAJ&q=красный+слабут&dq=красный+слабут&hl=ru&sa=X&ved=0ahUKEwjrgaOvvdTeAhVNqYsKHaKoD_EQ6AEIMzAB
  2. ↑ http://miras.info/projects/mirasxane/books/200-gafur-kolhmdov-mmugasy-.html
  3. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-02 
  4. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  5. ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/krasnslobod/index.html
  6. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1274
  7. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-02 

Тышкы сылтамалар