Әшә

Әшә (рус. Аша) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр (1933 елдан), Әшә районының административ үзәге.

Халык саны — 31 916 кеше.[1]

География

Шәһәр Көньяк Урал битләвендә, Башкортстан белән чиге янында, Сем елгасында (Агыйдел кушылдыгы) урнашкан.

Куйбышев тимер юлының Уфа — Чиләбе линиясендә станция.

Тарих

Аша 1898 елда чуен эретү заводы төзелеше сәбәпле нигезләнә.

1928 елдан — шәһәр тибындагы бистә, 1933 елдан — шәһәр.

Халык

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010
~23 600 ~36 500 37 492 36 176 38 646 33 926 31 916

Икътисад

Металлургия, яктырту техникасы, фосфоритлар заводлары. Урман химиясе комбинаты. Төзелеш материалларын җитештерү.

1990-елларга кадәр Әшәдә тар эзәкле тимер юл эшләгән[8].

Мәгариф

Индустриаль техникум, Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы.

Фотогалерея

Тема буенча өстәмә