Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне (рус. Де́нь рабо́тника ско́рой медици́нской по́мощи) — стационар дәвалау учреждениеләреннән читтә ашыгыч ярдәм күрсәтүче медицина белгечләренә багышланган һөнәри бәйрәм. Бу көн, 2020 елдан башлап, ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә[1].

Тарих

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне рәсми рәвештә барлыкка килгәнче, Россиядә бу өлкә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 28 апрельдә билгеләп үтәләр[2].

Бәйрәм итү көне түбәндәге вакыйгалар белән бәйле[3]:

  • 1898 елның 28 апрелендә Мәскәү обер-полицмейстеры  [рус.] Дмитрий Федорович Трепов боерык имзалый, документ нигезендә башкалада беренче тапкыр махсуслаштырылган медицина пунктлары — ашыгыч ярдәм станцияләре эшли башлый, шулай ук авыруларны һәм зыян күрүчеләрне транспортлау өчен махсус билгеләнгән беренче экипажлар барлыкка килә.

2020 елның 28 апрелендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин указы нигезендә «Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне» бәйрәмен гамәлгә кую турында 600 санлы карар имзалана. Бәйрәм итү датасы үзгәрешсез кала, 28 апрельдә билгеләп үтелә[4][5].

Нәкъ бүген, 28 апрельдә, Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте оешу көне рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтелә. Табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләрне һәм санитарларны бәйрәм белән котлыйсым килә. Сезгә тормышта бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт. Сез бу киеренке көннәрдә һәм атналарда үзегезнең иң яхшы кешелек сыйфатларыгызны, батырлыгыгызны күрсәтәсез. Минем фикеремчә, Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көнен нәкъ шушы көнгә билгеләү дөрес булыр. Шулай эшләрбез дә! — дип белдерде Россия Федерациясе субъектларында коронавируска каршы көрәшкә багышланган утырышта Россия Президенты Владимир Владимирович Путин[6].

Бәйрәм датасы рәсми рәвештә COVID-19 коронавирус авыруы китереп чыгарган глобаль эпидемиологик вәзгыять барлыкка килү нәтиҗәсендә раслана[2].

Ашыгыч медицина ярдәме машинасы

Традицияләр

Бәйрәмне үткәрү көне гадәти эш көне булып санала[7].

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көнендә түбәндәге чаралар үткәрелә[7][8]:

  • Чара массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла;
  • Медицина учреждениеләрендә күргәзмәләр, шулай ук төрле чаралар уза;
  • Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында дәресләр һәм лекцияләр үткәрелә;
  • Дәүләт органнары тарафыннан регламентланган тантаналы чаралар оештырыла. Грамоталар, «Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре», «Россия Федерациясенең атказанган табибы» медальләре, шулай ук Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм төбәк хакимиятләре премияләре тапшырыла.

Түбәндәге белгечләрне тәбриклиләр[7]:

  • табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләре һәм санитарлар.

Хәтер

Ашыгыч ярдәм машинасына беренче һәйкәл 2022 елда Санкт-Петербургта куела[7][9].

2025 елның 28 апреленнән Мәскәү метросының Арбат-Покровка юлында  [рус.] Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көненә багышланган махсус тематик поезд йөри. Вагоннар тыштан ашыгыч ярдәм машинасына охшатып эшләнгән, эчтә табибларның, фельдшерларның һәм диспетчерларның көндәлек эш үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен тасвирлаган фотосурәтләр һәм өземтәләр тәкъдим ителгән[10].

Искәрмәләр

  1. Шалагинова Н. В. День за днем, год за годом более 20 лет // Здравоохранение Югры: опыт и инновации. — 2021. — № 2.
  2. 1 2 День работников скорой помощи 2025: какого числа, история и традиции праздника. 26 март 2025 тикшерелде.
  3. Михаил Мишустин официально утвердил 28 апреля Днём работника скорой медицинской помощи (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2025.
  4. Образ официальной публикации документа [Собрание законодательства Российской Федерации. Издательство "Юридическая литература"]. mirror2.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2025.
  5. День работника скорой медицинской помощи стал официальным профессиональным праздником (рус.). minzdrav.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2025.
  6. Путин предложил сделать 28 апреля Днем работника скорой помощи (20200428T1744). 26 март 2025 тикшерелде.
  7. 1 2 3 4 Лукьянова, Дарья. День работника скорой медицинской помощи в 2025 году: когда появились первые врачи скорой и как отмечают праздник сегодня (2025-03-18). 26 март 2025 тикшерелде.
  8. Что такое День работника скорой медицинской помощи (2025-03-05). 26 март 2025 тикшерелде.
  9. Кирилл МИНЯЙЛО. Памятник первой санитарной карете установили в честь 140-летия больницы им. Боткина (рус.). spb.kp.ru —. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2025.
  10. Запустили тематический состав ко Дню работника скорой медицинской помощи на Арбатско-Покровской линии. m24.ru (28 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2025.

Әдәбият

  1. Шалагинова Н. В. День за днем, год за годом более 20 лет // Здравоохранение Югры: опыт и инновации. — 2021. — № 2.