Бавырҗан Байбәк
Бавырҗан Байбәк, Бавырҗан Кыдыргали улы Байбәк (каз. Baýyrjan Qydyrǵalıuly Baıbek; Бауыржан Қыдырғалиұлы Байбек, 1974 елның 19 март, СССР, Казакъстан ССР, Алматы) — Казакъстанның дәүләт эшлеклесе, илчелек хезмәткәре (1999―2002), Алматы хакиме (2015―2019), сәясәт фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 19 мартында Алматыда туган. 1994-1998 елларда Алмания Федератив Республикасында Казакъстан президентының «Болашак» халыкара стипендия программасы буенча укый. 3 югары белеме бар: «алман теле» белгечлеге буенча Бремендагы Гёте институтын (1995), «укытучы» белгечлеге буенча Любектагы югары мәктәпне (1998), «халыкара икътисади бәйләнешләр» белгечлеге буенча Урта Азия университетын (2002) тәмамлаган. Сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
Хезмәт юлы
Дипломатия хезмәтендә
- 1999-2002 Франкфурт шәһәрендәге Казакъстан баш консуллыгында референт, атташе, Берлиндагы Казакъстанның Алманиядәге илчелегенең икътисад бүлегендә 3- сәркатип.
Казакъстан хакимиятендә
- 2002-2006 Казакъстан президенты хакимиятендә төрле вазифаларда эшли, мәгълүмат һәм тәхлил бүлекчәсе мөдире, Казакъстан президенты беркетмәсе (протоколы) баш инспекторы.
- 2006-2009 Казакъстан президенты протоколы шефы.
- 2009 елның августыннан Казакъстан президенты хакимиятенең җитәкче урынбасары.
- 2013 елның гыйнварыннан «Нур Отан» сәяси фиркасе рәисенең беренче урынбасары.
- 2015 елның 9 августыннан Алматы шәһәре башлыгы (хакиме)[1].
- 2019 елның 29 июнендә яңадан «Nur Otan» партиясе рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.[2] 2022 елның 28 гыйнварында партия съездында Токаев партия эшен тәнкыйтьләгәч һәм партия яңартуга мохтаҗ дип белдергәч, 2022 елның 2 февралендә «Нур-Отан» партиясе рәисенең беренче урынбасары вазифасыннан китә.[3]
Китаплары
- «Казакъстан Республикасының дәүләт беркетмәсе» (2004, автордаш; 2010).
- «Казакъстан президенты катнашында узган беркетмә чараларын үткәрү өчен гамәли кулланма» (2007). [казакъча] [рус.]
- «Президентның бер елы» (2006, 2007).
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Казакъ дәүләт хокук университетының багучылар шурасы рәисе (2010).
- С. Әсфәндияров исемендәге Казакъ милли медицина университеты багучылар шурасы әгъзасы (2010).
- Казакъстан президентының «Болашак» халыкара стипендиясе ияләре берлеге шурасы рәисе (2008).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Хөрмәт» ордены (Казакъстан)
- Казакъстан медальләре
Искәрмәләр
- ↑ Нурсултан Назарбаев назначил Бауыржана Байбека акимом Алматы
- ↑ Sputnik. Бауыржан Байбек стал первым заместителем председателя партии Nur Otan (рус.). Sputnik Казакъстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2019. Архивировано 3 июль 2019 года.
- ↑ Приближённый к Назарбаеву функционер покинул пост зампреда партии, которую возглавил Токаев. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2022. Архивировано из оригинала 31 март 2022 года.