Тәрҗемәи хәле
Тугызбаев Баймөхәммәт Вилдан улы 1884 елда Ырынбур губернасы Орск өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Хәйбулла районы) Бүребай авылында туган.
«Рәсүлия» мәдрәсәсен тәмамлый. Зәйнулла Рәсүлев һәм Ризаитдин Фәхретдинов белән мәгълүм була.
1938 елдан Өфөлә Беренче җәмигъ мәчетенең имам-хатибы булып хезмәт итә. 1945 һәм 1947 елларда Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла.
Шул ук вакытта, 1948 елдан ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә казый, нәзарәт әгъзасы була.
1960 нчы елларда ССРБ-ның Европа өлеше һәм Себер моселманнары диния нәзарәте президиумы әгъзасы, җаваплы сәркатибе булып хезмәт итә.
1965 елда Уфа шәһәрендә вафат була.
Әдәбият
- Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. — М.: «Медина», 2009. — 404 с. — ISBN 978-5-9756-0054-7.
- Хайбуллинская энциклопедия / гл. ред. Р. Х. Ибрагимов — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2015. — 648 б. — ISBN 978-5-88185-243-6.
Сылтамалар
- Баймөхәммәт Тугызбаев // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.