Балалар китап картасы

Балалар китап картасы (рус. Детская книжная карта) — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү буенча дәүләт программасы. Ул Россия президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 елның 5 июнендә узган Рус теле һәм Россия халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру Советы утырышында тәкъдим ителә[1]. Программаны 2026 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла[2]. Номиналы 3000 сум булган карта өчтән алты яшькә кадәрге балаларга, экспертлар бергәлеге тарафыннан хупланган ким дигәндә 10 китап сатып алган очракта, ел саен бирелә[3][4].

Тарихы

2025 елның 5 июнендә Рус теленә һәм Россия халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру Советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин «Пушкин картасы»на  [рус.] мисалында «Балалар китап картасы» булдырырга тәкъдим итә[1]. Картаның номиналы 3000 сум тәшкил итә, ул өчтән алты яшькә кадәрге балалар өчен — әдәбиятчылар, психологлар һәм мәктәпкәчә белем бирү белгечләре тарафыннан хупланган китаплар сатып алу өчен каралган[3]. Шул ук вакытта Владимир Путин бер карта иясенә ким дигәндә ун китап сатып алырга мөмкинлек бирә торган кулай бәяләр куярга кирәклеген билгеләп үтә[1].

 Владимир Путин на совете по поддержке языка.jpg
   
     Владимир Путин:
« Китап - тәрбия процессының һәм гаилә традицияләренең аерылгысыз өлеше.
Югары әхлакый кыйммәтләре булган зур,
классик әдәбият дөньясына юл ачучы балалар китаплары һәркем алырлык булырга тиеш.
»

Яңа балалар картасы эшен контрольдә тоту Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгына йөкләнә[5].

Эшләтеп җибәрү

«Балалар китап картасы»н 2026 елдан чыгару планлаштырыла, ул ел саен һәр балага 3000 сумга тулыландырылыр дип көтелә[2][6]. Президент ярдәмчесе Елена Ямпольская әлеге программаның төбәк нәшриятләрен үстерү өчен җитди стимул булуын белдерә[1] һәм аңа «Алтын ачкыч» исемен тәкъдим итә[1].

 Елена Ямпольская на заседании совета по поддержке русского языка.jpg
   
     Елена Янпольская:
« Исеменә килгәндә, кыю рәвештә «Алтын ачкыч» дип атарга тәкъдим итәм.
Алтын ачкыч — бала өчен зур әдәбият дөньясы ишеген ачу коралы.
»

Җәлеп итү

Программада 3-6 яшьләрдәге 7-8 миллион тирәсе бала катнашыр дип фаразлана[7].

Төркемнәр