Бану Каһарманова

Бану Каһарманова (7 октябрь 1973 ел) — укытучы, журналист. 2000 елдан Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015). Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2008).

Тәрҗемәи хәле

Бану Латыйф кызы Каһарманова 1973 елның 7 октябрендә Башкорт АССРның Учалы районы Яңа Озынгул (Озёрный) авылында туган. 1998 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге

1994 елдан алып «Аманат» журналы мөхәррире.

1998 елдан — Озерный урта мәктәбенең директор урынбасары.

1999 елдан башлап «Җаек» гәзетасы хезмәткәре: 2000 елдан — хәбәрче, 2002 елның августыннан — җаваплы сәркатиб.

2002 елның декабреннән алып «Серп и Молот», 2006 елдан алып «Яшьлек» газетасы хәбәрчесе.

Социаль темаларга мәкаләләр авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015)
  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2008).

Сылтамалар

  1. Башкирская энциклопедия (рус.)Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1