Башкорт дәүләт сәнгать музее
Башкорт дәүләт сәнгать музее | |
---|---|
баш. М. В. Нестеров исемендәге Башҡорт дәүләт художество музейы | |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан и Уфа |
Дәүләт | |
Адрес | Россия, Башкортостан, г. Уфа, ул. Гоголя, 27 |
Нигезләнү датасы | 5 гыйнвар 1919 |
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите | Nesterov's art museum in Ufa |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Рәсми веб-сайт |
museum-nesterov.ru(рус.) |
... хөрмәтенә аталган | Михаил Нестеров |
Файл:Дом Лаптева.JPG | |
mailto:musnesterova@mail.ru | |
SEO_description | Башкирский государственный художественный музей имени М. В. Нестерова — что нужно знать — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия |
Почта индексы | 450076[1] |
SEO_title | Башкирский государственный художественный музей имени М. В. Нестерова — РУВИКИ |
Башкорт дәүләт сәнгать музее РУВИКИ.Медиада |
М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее(баш. М. В. Нестеров исемендәге Башҡорт дәүләт художество музейы) — Уфадагы музей.
1919 елның 5 гыйнварында, Россиядә тәүгеләрдән булып шәһәрнең революцион комитеты карары нигезендә оештырыла һәм бер елдан соң, 1920 елның 5 гыйнварыннан, эшли башлый. Ул чакта Пролетар сәнгать музее дип атала. Музейга шәһәрнең иң матур йорты бүленә, аңа учреждениеләрдәге, качкан дәүләтле өйләрендәге, губерна— музеендагы сынлы сәнгать әйберләре күчерелә. Музейны оештыру өчен Мәскәүдән рәссам һәм архитектор И. Е. Бондаренко чакырыла. Ул килгәч тә, эшкә урындагы рәссамнарны җәлеп итә.
Тиздән Мәскәүдән күренекле рус рәссамы М. В. Нестеровның якташларына — Уфа халкына — бүләк иткән 102 картинадан торган коллекциясе кайтарыла. Революцияга тиклемге рус сынлы сәнгате мирасларыннан торган бу коллекциядә И. Репин, И. Левитан кебек бөек рәссамнарның картиналары да була.
Музейның XIX—XX быуаттагы рус сәнгате булеге Нестеров бүләге белән генә чикләнми. Аны тулыландыруга Мәскәү һәм Ленинград галереялары һәм музейлары зур ярдәм курсәтә. Алар аша Уфага Көнбатыш Европа, шулай ук Япония һәм Кытай сәнгате үрнәкләре дә килә. Музей тоташ тулылана. Башкорт сынлы сәнгатенең барлыкка килүе, халыкның сырлап, бизәп, чигеп зәвык белән эшләгән әйберләрен җыю буенча үтә торган экспедицияләр сөземтәсендә музейда купшы, шул исәптән Башкортстанның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы яңа бүлекләр ачыла.