Ботния култыгы
Ботния култыгы (фин. Pohjanlahti, швед. Bottniska viken) — Балтыйк диңгезенең төньяк өлеше, Швеция һәм Финляндия арасында.
Мәйданы 117 мең км². Озынлыгы 668 км, киңлеге 240 километргача. Иң тирән урыны төньякта 112 м, көньякта 290 м. Һидрологик режимы диңгезнекегә охшаш. Суның тозлылылгы төньякта 2—3‰, көньякта 5‰ га кадәр. Октябрь—июньдә боз белән капланган. Ботния култыгына керү төшендә Аланд утраулары урнашкан. Төп портлар: Васа, Оулу (Улеаборг), Пори (Финляндия); Лулео, Сундсваль (Швеция).