Бушканец Лия Ефимовна

Лия Ефимовна Бушканец (27 февраль 1966, Казан) — Совет һәм Россия филологы, әдәбият белгече. Филология фәннәре докторы (2013). 2023 елдан Л. Н.Толстой музее (Казан) мөдире.

Тормыш юлы

Лия Ефимовна Бушканец 1966 елның 27 февралендә Казанда туа[1]. Әтисе — Ефим Григорьевич (1922–1988), филология фәннәре докторы[2][3]. Әнисе — Ирина Никифоровна (1937–2019), инглиз теле стилистикасы укытучысы[4].

1982 елда Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлый, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә[1]. Бер үк вакытта, 1985 елдан башлап, рус теле тарихы һәм тел белеме кафедрасында өлкән лаборант булып эшли, 1987 елда университетны яхшы билгеләргә тәмамлый, ә 1989 елдан укыта башлый[5]. 1991 елда Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә, аны 1993 елда инглиз теле укытучысы квалификациясе белән тәмамлый. 1988–1992 елларда шулай ук читтән торып «рус әдәбияты» белгечлеге буенча рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында аспирантура тәмамлый[2].

1994 елда Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетында доцент В. Н. Коновалов җитәкчелегендә «А. П. Чехов турында мемуарлар һәм XX гасыр башы әдәби–тәнкыйди бәхәсләр (1904–1908)» (рус. «Мемуары об А. П. Чехове и литературно-критические споры начала XX в. (1904—1908)») темасына диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[2][5]. 2000 елда доцент гыйльми исемен ала[2][1]. 2013 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында «А. П. Чехов һәм 1880–1917 еллардагы рус җәмгыяте: әдәби репутация формалашу» (рус. «А. П. Чехов и русское общество 1880—1917 гг.: формирование литературной репутации») темасына диссертация яклап, филология фәннәре докторы була[5][1]. 2016–2021 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы мөдире вазифасын башкара[6][7]. Хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының Л. Н. Толстой исемендәге Филологии һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры булып эшли[8].

Студент елларыннан ук фәнни эшчәнлегенең юнәлешен билгеләп, А. П. Чеховның, аның даирәсе, мемуарчыларның һәм биографларның тормышын һәм иҗатын, шул чорның тулаем әдәби процессын өйрәнү буенча махсуслаша[2][5]. Россия фәннәр академиясе каршындагы Дөнья мәдәнияте буенча советта Чехов комиссиясе әгъзасы[5], күп кенә фәнни хезмәтләр авторыЧыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref>). Казан университеты музее советы әгъзасы[2], 2000 елдан мактаулы әгъзасы[9]. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музееның гыйльми советлары әгъзасы булып тора[1]. Казан университетының яшь укытучылар ассоциациясе рәисе урынбасары итеп сайлана[2], университетның диссертацияләр яклау советы әгъзасы булып тора[1]. «Сез университетны беләсезме?» университет бәйгесендә даими жюри әгъзасы, «Балалар университеты» һәм «Өченче буын университеты» проектларында лекцияләр укый[10]. 2023 елда Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булган Л. Н. Толстой музеена мөдир итеп билгеләнә[11].

Шәхси тормышы

Кияүдә[5], кызы бар[10]. Буш вакытында бәйли һәм картиналар иҗат итә[12].

Дәүләт бүләкләре

Библиография

Автор
Составитель

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Бушканец Лия Ефимовна. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Балакин, 2004
  3. Ольга Иванычева. Казань глазами юного Толстого. Казанские ведомости (23 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  4. Елена Бондарчук. Учитель моей жизни. Казанский образовательный портал (8 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  5. 1 2 3 4 5 6 Крылов, 2016
  6. История кафедры. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  7. Кафедра иностранных языков в сфере международных отношений. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  8. Бушканец Лия Ефимовна. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  9. 1 2 Бушканец Лия Ефимовна. Награды, почетные звания. Казанский (Приволжский) федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  10. 1 2 Сагитова, 2019
  11. Арина Потапова. В честь 195-летия со дня рождения Льва Толстого в Казани возложили цветы к его памятнику. Татар-информ (9 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  12. Светлана Сагитова. Лия Бушканец: «Если Бог закрыл перед тобой дверь — значит, он где-то приоткрыл для тебя форточку». Казанский университет (10 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  13. Распоряжение Президента Республики Татарстан № 175 от 2 июня 2022 г. Президент Республики Татарстан (2 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  14. Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (3 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  15. Список поощренных Благодарственным письмом Председателя Государственного Совета, 2016 год. Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.
  16. Светлана Сагитова. Все начинается с женщины! Казанский университет (11 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2023.

Әдәбият

Сылтама