Бәркләт (елга)
Бәркләт — Татарстанның Әгерҗе районында елга, Иж елгасының уң кушылдыгы.
Елга озынлыгы — 14 км[1] су җыюның гомуми мәйданы 64,1 км2[2]. Чыганак Можга калкулыгында Яңа Бәзәкә авылыннан төньякка таба 2 км ераклыкта урнашкан. Бәркләт, Яңа Авыл[3], Бәркләт-Бадья һәм Көчек авыллары аша көнчыгышка таба ага, соңгысыннан төньяк-көнчыгышка борыла һәм тамагыннан уң яр буйлап 66 км ераклыкта Ижга[4] коя.
Яңа Авыл авылында зур буа бар[5]. Түбән Көчек авылында елганы Әгерҗе — Кырынды — Менделеевск[6] автомобиль юлы кисеп үтә.
Елга бассейнында шулай ук Иске Никольски бистәсе урнашкан[5].
Гидрология
Елга катнаш, күбесенчә кар белән туклана. Октябрь азагы - ноябрь башында туңа, су басу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында тәмамлана. Кама тамагында суның уртача чыгымы — 0,06 м3/с.
Су җыю территориясендә елга челтәренең ешлыгы —0 ,63 км/км², урманлылыгы — %. Еллык агым бассейнда 109 мм, шуның 82 мм язгы ташуга туры килә. Гомуми минерализация 200 мг/л, язгы ташуда 500 мг/л га кадәр.
Су реестры мәгълүматлары
Россия дәүләт су реестры мәгълүматлар буенча Чулман су бассейны округына карый, елганың су хуҗалыгы участогы — Иж елганың чишмә башыннан елга тамагына кадәр, елга бассейны — Чулманның кушылдыклар бассейны Агиделгә койганга кадәр. Елга бассейны — Чулман[1].
Дәүләт су реестрындагы су объекты коды — 100101012111100027323.