Валерий Казанцев

Валерий Васильевич Казанцев (4 февраль 1945, Верховье[d], Орёл өлкәсе5 февраль 2016, Казан) — совет һәм Россия гобойчысы, музыка педагогы, Казан дәүләт консерваториясе доценты[1]. Татарстан АССРның халык артисты (1991)[1].

Тормыш юлы

1945 елның 4 февралендә Орёл өлкәсенең Верховье бистәсендә туган[1].

1965 елда Л. И. Козлитинның гобой сыйныфы буенча Орёл музыка училищесын тәмамлый[1]. 1970 елда Н. Г. Зуевичның сыйныфы буенча Казан дәүләт консерваториясен бетерә[2].

1967 елдан Татар дәүләт филармониясендә ТАССР Симфоник оркестрының гобойлар төркеме солисты булып эшли[1].

1972—2005 елларда Казан музыка училищесында укыта[1]. 1995 елдан Казан дәүләт консерваториясендә махсус гобой сыйныфын алып бара[1].

2008 елда Казан консерваториясе каршындагы Махсус урта музыка мәктәбендә (көллиятендә), 2009 елда Казанның 3 нче балалар музыка мәктәбендә мастер-класслар үткәрә[1].

2000 елда Төбәк яшь тынлы һәм бәрмә инструментларда башкаручылар бәйгесенең жюри составына керә[1].

2016 елның 5 февралендә Казанда вафат була[3].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Казанцев Валерий Васильевич (1945–2016) (рус.). Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова (2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  2. Зуевич Николай Генрихович (1907–1989) (рус.). Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова (24 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  3. Ушёл из жизни Валерий Васильевич Казанцев (рус.). Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова (5 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.