Вера Кузьмина

Вера Кузьминична Кузьмина (16 ноябрь 1923, Яншык-Нарваш, Чуаш айрат өлкәсе22 октябрь 2021, Чабаксар) — СССР һәм Россия театр актеры, нәфис сүз остасы (укучы). К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры артисты (1947—2021).

ССРБ халык артисты (1980), К. В. Иванов исемендәге Чуаш АССР дәүләт премиясе (1991) һәм «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе (2018) лауреаты. Чуашстан Республикасының мактаулы гражданины (2003)[2].

Тәрҗемәи хәле

Вера Кузьмина 1923 елның 16 ноябрендә Чуаш айрат өлкәсенең Чуел өязе, Яншык-Нарваш авылында туа.

Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлый. Беренче укытучысы — МХАТ актёры М. М. Тарханов.

Бөек Ватан сугышы башлангач, югары уку йортының башка студентлары белән бергә Смоленск һәм Мәскәү янында саклану корылмалары төзүдә катнаша. 1943 елдан укуына кайта[3].

1947 елдан Чабаксар шәһәрендәге К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театрында эшли, театрның әйдәп баручы актрисасы була.

Сәхнәдә 100 дән артык роль башкара. Театрда 60 елдан артык эшләү дәверендә чуаш сәхнәсендә рус һәм чит ил классикасы, шулай ук милли чуаш әдәбияты һәм драматургиясе әсәрләре образларын гәүдәләндерә. Хатын-кыз рольләре арасыннан түбәндәге спектакльләрдә уйный: Н. Ф. Ильбеков буенча «Кара икмәк», Ф. Гарсиа Лорканың «Канлы туй», Н. Т. Терентьевның «Себер дивизиясе» һәм «Күке барыбер кычкыра», К. В. Ивановның «Нарспи», П. Н. Осиповның «Айдар», Б. Б. Чиндыковның «Киртә буендагы кара бөрлегән» һәм башкалар

Радиода эшли: шигырьләр, хикәяләр һәм повестьлар укый. Радио- һәм телеспектакльләрдә катнаша. 1952 елдан 300 дән артык кинофильмны чуаш теленә дубляж ясый. Берничә ел дәвамында Совет мәдәният фондының Чуаш бүлекчәсе рәисе була.

К. В. Иванов исемендәге Чуаш академия драма театрында актрисаның 80 еллыгы һәм 85 еллыгы билгеләп үтелә. 80 яшьлек юбилеена актриса Ф. Гарсиа Лорка пьесасы буенча Бернарда ролен уйный.

Чуашстанда иҗтимагый эшчәнлек алып бара, республика күләмендәге чараларда, фестивальләрдә, смотрларда, бәйгеләрдә, очрашуларда чыгыш ясый.

2013 елда Екатеринбургта узган «Коляда-Plays» XII Халыкара заманча драматургия фестивалендә катнаша, анда «Баба Шанель» спектаклендә Сара Абрамовна ролен башкара. Ул Бөтенроссия театр җәмгыятенең Чуаш бүлекчәсе идарәсе әгъзасы була.

1994 елда актрисаның иҗаты турында В. Н. Алексеев сценарие буенча «Вакыт әйләнеше» документаль фильмы төшерелә («Чувашкино» һәм Казан кинохроника студиясе).

2021 елның 22 октябрендә Чабаксарда озакка сузылган каты авырудан соң 98 нче яшендә вафат була[4]. Хушлашу тантанасы 2021 елның 24 октябрендә К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театрында уза[5]. Шул ук көнне Чабаксар шәһәренең 1 нче номерлы зиратында, ире — Чуашстанның халык шагыйре Петр Хузангай янәшәсендә җирләнгән[3].

Иҗаты

Театрдагы рольләре

  • Ульяна Громова (А. А. Фадеев, «Молодая гвардия», 1947);
  • Тоня (Л. А. Малюгин, «Старые друзья», 1947);
  • Таня (А. Н. Арбузов, «Таня», 1954);
  • Надя (Н. Т. Терентьев, «Что такое счастье?», 1958);
  • Девица (М. Горький, «Старик», 1960);
  • Марта (Ю. Коженёвский, «Карпатские горцы», 1963);
  • Кедерук (Н. С. Айзман, «Кай, кай Ивана» («Выйди, выйди за Ивана»), 1965, 1974);
  • Мать Сентиера (П. Н. Осипов, «Айдар», 1965, 1988);
  • Анисья (Л. Н. Толстой, «Власть тьмы», 1966);
  • Сайде, мать (Н. Ф. Ильбекову и Г. К. Микушкина, «Чёрный хлеб», 1968);
  • Нина (В. П. Романов, «Никита Бичурин», 1969);
  • Феодора (Н. Т. Терентьев, «Нет жизни без тебя». Чувашский ТЮЗ, 1970);
  • Мать (Н. Т. Терентьев, «Сибирская дивизия», 1976);
  • Крупская (Ю. П. Чепурин, «Снега», 1971);
  • Полинка (А. Е. Макаёнок, «Трибунал», 1972);
  • Ворожея (Н. Т. Терентьев, «Земля и девушка», 1972);
  • Мать (Ф. Гарсиа Лорка, «Кровавая свадьба», 1974);
  • Кошер (Г. Д. Хугаев, «Андро и Сандро», 1977);
  • Комариха (В. Г. Распутин, «Деньги для Марии», 1978);
  • Жена Михетера (К. В. Иванов, «Нарспи» , 1979);
  • Курак (Я. Г. Ухсай, «Тудимер», 1979);
  • Пелагея (Н. Т. Терентьев, «Грех», 1980);
  • Ильинична (М. А. Шолохов, «Тихий Дон» , 1981);
  • Клавье (Н. Т. Терентьев, «Пожарная лошадь», 1986);
  • Ненила (И. Гладких, «Чужая», 1989);
  • Мать (Б. Б. Чиндыков, «Ежевика вдоль плетня», 1990);
  • Бабушка Ренод (А. Додэ, «Арлезианка», 1994);
  • Предводительница хора (Н. Сидоров, «Плач девушки на заре», 1995);
  • Бабушка Эухени (А. Касона, «Деревья умирают стоя», 1996);
  • Бернарды (Ф. Гарсиа Лорка, «Дом Бернарды Альбы», 2003);
  • Унеслу (Н. Сидоров, «Когда гаснут звёзды»);
  • Чёрная Ласточка (Б. Б. Чиндыков, «Чёрная Ласточка»). Драматург Борис Чиндыков: «монодраму „Хура чĕкеç“ <…> я написал <…> для Веры Кузьминой, денег мне не нужно, только поставьте. <…> но ставлю одно условие: если Вера Кузьмина не сыграет в этой роли или перестанет её играть, договор сам собой теряет силу. <…> пьесу не хотели ставить на моих условиях. <…> Гажидма Домбаевна, сноха Веры Кузьминой, жена Атнера Хузангая, в это время она сходила к тогдашнему министру культуры республики Петру Краснову. И только по его указанию спектакль всё-таки поставили»[6];
  • Крохина (Э. В. Брагинский, «Авантюристка»);
  • Бабушка Мита (Й. Йовков, «Албена»);
  • Айша Абай (А. Хмыт, «Цена чести»);
  • Альтук (А. Портт, «Деньги глаза слепят»);
  • Сара Абрамовна (Н. В. Коляда, «Баба Шанель»);
  • Первая гостья (А. Н. Островский, «Бедность не порок»);
  • Спиридоньевна (А. Ф. Писемский, «Горькая судьбина»);
  • Смирнова Надежда Константиновна (В. Ляпин, «Наследство дедушки из Чикаго»);
  • Акулина (И. С. Максимов-Кошкинский, «Константин Иванов»);
  • Бабушка Ильи (Н. Т. Терентьев, «Моя звезда на небе»);
  • жена Санькки (А. А. Тарасов, «Не сыграть ли свадьбу?»);
  • Цветаева (М. Горький, «Мещане»);
  • Сы Фын (Цао Юй, «Урган»);
  • Леди Мильфорд (Ф. Шиллер, «Коварство и любовь»);
  • Галя (Т. Г. Шевченко, «Назар Стодоля»);
  • Варвара (Н. Сидоров, «Как молоды мы были»);
  • Матрёна (А. Большакова, «Любви все возрасты покорны»);
  • Продавщица (А. А. Цагарели, «Ханума»);
  • Елена Павловна (Г. С. Рябкин, «В этой девушке что-то есть…»);
  • Мать (Н. Т. Терентьев, «Кукушка все кукует»);
  • Хәйләкәр һәм Хиппоза (Ловкач и Хиппоза) — Ксюша әби.

Фильмнарда катнашу

  • Вакыт әйләнеше (документаль).

Гаиләсе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ һәм Россия бүләкләре

  • Халыклар Дуслыгы ордены (1983);
  • РСФСРның атказанган артисты (1968);
  • РСФСРның халык артисты (1975);
  • ССРБ халык артисты (1980)[7];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (1999 елның 13 ноябре) — илнең театр сәнгатен үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен[8];
  • Почёт ордены (2014 елның 28 мае) — хезмәт уңышларына ирешүе, гуманитар өлкәдәге казанышлары, актив закон чыгару һәм иҗтимагый эшчәнлеге, күпьеллык намуслы хезмәте өчен[9];
  • «Мәскәүне саклаган өчен» медале (1944);
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • «В. И. Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2019 елның 27 феврале) — мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[10].

Төбәк бүләкләре

  • Чуашстан Республикасының мактаулы гражданины (2003);
  • «Чуашстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2008);
  • Чуаш АССРның атказанган артисты (1958);
  • К. В. Иванов исемендәге Чуаш ССР Дәүләт премиясе (1991);
  • Чуаш АССР Югары Шурасы Президиумының Почёт грамоталары (1953, 1981);
  • Ул Чуаш АССРның Хезмәт Даны һәм Почёт Китабына кертелгән (1973).

Иҗтимагый бүләкләре

  • «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Чĕнтĕрлĕ чаршав» республика бәйгесе лауреаты (Бернарда — Ф. Гарсиа Лорканың «Бернарда Альба йорты», Сара Абрамовна — Н. В. Коляданың «Баба Шанель» (актёрлар ансамбле составында);
  • «Театр сәнгатен үстерүгә керткән күренекле өлеше өчен» номинациясендә «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе (2018).

Искәрмәләр

  1. https://pravdapfo.ru/news/ushla-iz-zhizni-vera-kuzmina/
  2. Кузьмина Вера Кузьминична. artmuseum.ru. Чуаш дәүләт сәнгать музее. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024.
  3. 1 2 Кузьмина, Вера Кузьминична. tass.ru. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024.
  4. Олег Усков. Умерла народная артистка СССР Вера Кузьмина (рус.). rg.ru. Россия гәзеты (22 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024. Архивировано 23 октябрь 2021 года.
  5. В Чебоксарах скончалась легендарная театральная артистка Вера Кузьмина (рус.). chv.aif.ru. АиФ-Чувашия (23 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024. Архивировано 24 октябрь 2021 года.
  6. Болезнь орнаментализма Архивная копия от 11 апрель 2021 на Wayback Machine // сувары.рф
  7. 1980 елның 19 июнендәге 2329—Х номерлы ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы «Иптәш В. К. Кузьминага „ССРБ халык артисты“ мактаулы исемен бирү турында» // «Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Шурасы Ведомостьлары». — 1980 елның 25 июне, № 26 (2048). — 517 ст.
  8. Россия Федерациясе Президенты Указы 1999 елның 13 ноябре, № 1504
  9. Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 28 маендагы 374 номерлы Указы «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында». Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024. Архивировано из оригинала 29 май 2014 года.
  10. Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге 52-рп номерлы Боерыгы «Бүләкләү турында». Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024. Архивировано 28 февраль 2019 года.