Викторин Груздев

Викторин Сергеевич Груздев (1866 елның 24 гыйнвары, Кинешма, Кострома губернасы, Россия империясе1938 елның 7 феврале, Казан, РСФСР, ССРБ) — рус совет акушер-гинекологы, медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе[1][2].

Тәрҗемәи хәле

Викторин Груздев 1866 елның 24 гыйнварында Кинешмада Ипатьев монастыреның Кострома Троицк чиркәве рухание С. И. Груздев гаиләсендә туа.

1891 елда С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен тәмамлый. 1894 елда медицина докторы дәрәҗәсе ала. 1897 елда, Хәрби-медицина академиясе клиникасына кайткач, приват-доцент итеп билгеләнә[3]. 1900—1931 елларда — Казан Император университетында акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасының җитәкчесе[4]. 1900 елларда Викторин Груздев Родионов затлы кызлар институтында акушерлык һәм гинекология буенча лекцияләр укый[5], Казан шәфкать туташлары җәмгыятенең баш табибы булып эшли[6]. «Табигать һәм кешеләр» фәнни-популяр журналының редакторы була.

1938 елның 7 февралендә Казанда вафат була, Арча зиратында җирләнә[7][8].

Хәтер

undefined

1915 елда Викторин Груздев хөрмәтенә Казан университетында гинекология һәм акушерлык өлкәсендә иң яхшы хезмәтләр өчен премия гамәлгә куела. 1936 елдан аның исемен Казанның Толстой ур., 4 урнашкан бала тудыру йорты йөртә[9]. Шулай ук Казанда Груздев урамы бар. Груздевның тууына 150 ел тулу уңаеннан аның эшчәнлегенә багышланган китап чыгарыла[10].

Бүләкләр

  • II һәм III дәрәҗә Изге Анна ордены;
  • II дәрәҗә Изге Станислав ордены;
  • IV дәрәҗә Изге Владимир ордены;
  • РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1934);
  • «Император Александр III патшалык иткән истәлегенә» медале.

Төп хезмәтләр

  • Груздев С. В. Саркомы яичников, диссертация. — СПб, 1894. — Т. М..
  • Груздев С. В. {{{заглавие}}}. — М.: Журнал акушерских и женских болезней, 1906. — Т. 20, № 3, 4, 6, 10. — С. 245, 547, 1014.
  • Груздев С. В. Курс акушерства и женских болезней ч. 1—2, Берлин. — М., 1919—1922.
  • Груздев С. В. Гинекология, 3-е издание, Казань. — М.: Медгиз. — Т. 1928—1930. — 609 с.

Искәрмәләр

  1. Ольга Юхновская. Женский доктор. Как казанский акушер Груздев заглянул в будущее. kazan.aif.ru (4 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  2. Груздев Викторин Сергеевич. www.lvkgmu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  3. Груздев Викторин Сергеевич. nik-rech.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  4. Памяти профессора В. С. Груздева - Казанский ГМУ. kazangmu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020. Архивировано 28 гыйнвар 2022 года.
  5. Груздев Викторин Сергеевич - архивные документы. www.lvkgmu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  6. ГРУЗДЕВ Викторин Сергеевич. 100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  7. Захоронение - Кладбища Казани. cemetery.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  8. Центр культурного наследия Татарстана. www.centernasledie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.(үле сылтама)
  9. Казань профессора Викторина Груздева (рус.). kazved.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.
  10. Профессор В. С. Груздев ― казанский феномен начала ХХ века ― к 150-летию со дня рождения — Практическая медицина — Практическая медицина. Журнал для практикующих врачей и специалистов. pmarchive.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2020.

Әдәбият

  • Малиновский М. С. Профессор Виктор Сергеевич Груздев, 1866—1938. — М.: Журнал акушерских и женских болезней, Акуш, и генек, 1938. — Т. 20, № 5. — С. 3.
  • Малиновский М. С., Персианинов Л. С. {{{заглавие}}}. — М., 1966. — Т. 20, № 1. — С. 74.
  • Сборник «Труды В. С. Груздева» в 13 томах за 1894—1928 годов.