Виктор Новокшенов

Виктор Юрий улы Новокшенов (Виктор Новокшенов, рус. Новокшенов Виктор Юрьевич, 9 октябрь 1951, Екатеринбург) — галим-математик, югары мәктәп укытучысы. Физика-математика фәннәре докторы (1988), Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2002).

Тормыш юлы

Виктор Юрьевич Новокшенов 1951 елның 9 октябрендә Свердловск шәһәрендә туа, шунда ук 1969 елда мәктәпне тәмамлый.

1969 елдан ул — Свердловскида Урал дәүләт университетының математика һәм механика факультеты студенты. 1974 елда институтны тәмамлагач, Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәгенең Исәпләү үзәге булган РФА ӨФҮ Математика институты белән аның исәпләү үзәгендә эшли. 1979 елда Новокшенов — кандидатлык диссертациясе, 1988 елда докторлык диссертациясе яклый, темасы: «Изомондромные деформации и уравнения Пеле» (Стеклов исемендәге Математика институтының Ленинград бүлекчәсе).

1976-79 елларда Башкорт дәүләт университетында һәм 1996-2013 Уфа дәүләт авиацион техник университетының математиканың махсус бүлекләре кафедрасында эшли.

Әле РФА Уфа фәнни үзәгенең исәпләү үзәге булган Математика институтында математик физика бүлеге мөдире булып эшли.

Новокшеновның гыйльми эшчәнлек даирәсе: сызыксыз математик физика, солитоннар теориясе, сызыклы һәм сызыксыз дифференциаль тигезләмәләрне чишүнең асимптотик ысуллары, Пеле тигезләмәләре.

Фәнни җитәкчелек

Викттор Новокшеновның шәкертләре арасында 3 фән докторы һәм 20 дән артык фән кандидаты бар. Шул исәптән:

  • Киселёв Олег Михайлович — кандидатлык диссертациясе (2000, фәнни җитәкче);
  • Сөләйманов Булат Вәкил улы — кандидатлык диссертациясе (1993, фәнни җитәкче);
  • Гарифуллин Рөстәм Наиль улы — кандидатлык диссертациясе (2005, фәнни җитәкче)[1];
  • Асанова Анель Еркеновна — докторлык диссертациясе (2009, фәнни консультант).

Сайланма библиография

80 нән артык фәнни мәкалә һәм 3 монография авторы. Хирш индексы — 13.

Монографияләр

  • Its A. R., Novokshenov V. Yu. The Isomonodromic Deformation Method in the Theory of Painleve equations. — Springer-Verlag, 1986. — (Lecture Notes in Mathematics, Vol. 1191);
  • Новокшенов В. Ю. Введение в теорию солитонов. — Москва-Ижевск: Институт компьютерных исследований, 2002[2];
  • Новокшенов В. Ю. Трансценденты Пенлеве. Метод задачи Римана. — Москва-Ижевск: Регулярная и хаотическая динамика, 2005.

Искәрмәләр

  1. Гарифуллин Рустем Наилевич. Институт математики с ВЦ УФИЦ РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
  2. Введение в теорию солитонов. URSS. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.

Сылтамалар