Владимир Кара-Мурза
Владимир Алексеевич Кара-Мурза (1959 елның 24 октябре, Мәскәү — 2019 елның 28 июле, Мәскәү[2]) — Россия журналисты, теле һәм радиотапшырулар алып баручы. Россия телевидениесе академиясе әгъзасы (2007 елдан 2019 елга кадәр)[3].
Тормыш юлы
Владимир Кара-Мурза 1959 елның 24 октябрендә Мәскәүдә туган. 1981 елда «иң яңа заман тарихы укытучысы» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый[4]. Аның белән параллель агымда Олег Добродеев укыган[5].
«Мухоморы» арт-төркеме эшчәнлегендә катнашкан, «Алтын диск» магнитоальбомының автордашы була, кинооператор ролендә чыгыш ясаган (техниканы төркемгә яшерен Екатерина Деготь тәкъдим итә)[6][7][8].
1982—1992 елларда тарих буенча шәхси репетиторлык белән шөгыльләнә[9], урам себерүче, кочегар булып эшли[10].
Карьера
Телевидение
Телевидениедә 1992 елдан бирле эшли. 1992—1993 елларда — «Останкино» РДТРКда (хәзер — «Первый канал») Евгений Киселёвның «Нәтиҗәләр» атналык программаның өлкән мөхәррире, аннары корреспонденты[11]. Анда Көньяк Курил һәмТөньяк Осетиядәге вакыйгалар турында тарихи темаларга материаллар эшләгән[12]. 1993 елның сентябрендә Киселёв һәм «Нәтиҗәләр»нең башка журналистлары белән бергә, шул ук елда Владимир Гусинский нигез салган, НТВ шәхси гомуммилли телекомпаниясенә күчә.
1993—1995 елларда — НТВ телекомпаниясенең мәгълүмат хезмәте корреспонденты, «Бүген» һәм «Нәтиҗәләр» программалары өчен сюжетлар ясаган[13]. 1995 елның 28 апреленнән 2001 елның 12 апреленә кадәр — НТВ телеканалындагы «Бүген төн уртасында» мәгълүмати-аналитик программасының авторы һәм алып баручысы була[14]. 1996 елда үзенең профессиональ эшчәнлеге өчен Россия Журналистлар берлегенең «Россиянең Алтын каләм» премиясенә лаек була[15]. 2000 елның мартыннан 2002 елның гыйнварына кадәр шулай ук «Гасыр шаһиты» атналык тарихи программасының авторы һәм алып баручысы.
2001 елның 14 апрелендә НТВның әйдәп баручы журналистлары белән бергә каналдан китү турында гариза яза һәм ТНТ каналына күчә[16].
2001 елның апреленнән 2002 елның гыйнварына кадәр — ТНТ һәм «ТВ-6» телеканалларында «Бүген ТНТда төн уртасында», «Утны сүндерегез» һәм «Бүген ТВ-6та» мәгълүмати-аналитик программалар авторы һәм алып баручысы[17][18]. «ТВ-6»да соңгы эфирны 2002 елның 21 гыйнварында 23:00 сәгатьтә үткәрә[19]. «ТВ-6» ябылганнан соң, башка журналистлар белән бергә яңа төзелгән ТВС телеканалы штатына күчә. 2002 елның июненнән 2003 елның июненә кадәр Владимир Кара-Мурза ТВС телеканалында «Кырлар», «Матбугат урыны» һәм «Утны сүндерегез» программаларын алып баручы. ТВСда соңгы эфиры 2003 елның 19 июнендә була[20]. ТВС телеканалы РФ Матбугат министрлыгы боерыгы буенча эфирдан 2003 елның 22 июнендә өзелә[21].
2003 елның 11 августыннан 2008 елның җәенә кадәр — RTVi телеканалында «Хәзер Россиядә» мәгълүмат программасын алып баручы[22][23].
2011 елның декабреннән 2012 елның мартына кадәр — Челтәрле иҗтимагый телевидениедә «Владимир Кара-Мурза белән иң мөһиме атна эчендә» тапшыруын алып баручы[24].
Радио
«Эхо Москвы»да 2003 елның июлендә «Кара-Морза репликасы» барган[25], 2003 елдан 2007 елга кадәр шунда ук «Ну и денёк» программасын алып баручы[26]. 2006 елдан 2019 елның 1 июненнә кадәр «Владимир Кара-Мурза белән атна кырлары» дигән атналык авторлык йомгаклау тапшыруы чыккан[27].
2005 елдан ул «Азатлык радиосы»нда «Вакыт кырлары» ток-шоуы белән эшли[28]. 2018 елның 29 октябрендә Владимир Кара-Мурза үткәргән программаның соңгы чыгарылышы чыга[29].
Басмалар
2014 елның февраленнән 2019 елның июненә кадәр «Собеседник» газетасында телевидение турында колонка алып барган[30]. 5 ел эчендә басмада 180 гә якын автор язмасы дөнья күрә. Үз басмаларындә хәзерге Россия телевидениесенең һәм аларның алып баручыларының программаларын даими тәнкыйтьләгән.
Үз гомеренең соңгы елларында авыр авырый, берничә инсульт кичерә[31]. 2019 елның 28 июлендә Мәскәүдә 60 нчы яшендә вафат була, бу хакта аның улы Владимир Кара-Мурза хәбәр иткән[32]. Үлем сәбәбе — өзелгән тромб[33]. Владимир Кара-Мурза 2019 елның 31 июлендә Данилов зиратында әтисе, бабасы һәм әбисе белән бер кабердә җирләнгән[34].
Иҗтимагый позиция
2000 елдан башлап президент Владимир Путинның һәм Россия хакимиятләренең тәнкыйтьчесе була[35]. 2004 елда оппозицион «Комитет-2008»не оештыручыларның берсе була. Шул ук елда: «Мин тарихи белемле кеше булганлыктан, 2008 елга кадәр әлеге режим яши алмый дип саныйм», — дип белдергән[36].
2014 елның мартында Кырымның Россиягә кушылуына тискәре карашта булган[37].
2018 елда президент сайлауларында Григорий Явлинский ышанычлы затларның берсе була[38].
Гаилә
Әтисе — Алексей Сергеевич Кара-Мурза (1914—1988), тарихчы һәм фронт журналисты үз эшләрендә Сталинград сугышын яктырткан. «Мәктәптә тарихны укыту» махсуслаштырылган журналының баш мөхәррире булган[39].
Әнисе — Майя Вольдемаровна Кара-Мурза (Бисениекс) (1934), Георг Бисениекс Латвия дипломатының туганнан туган кызы. 2000 елларда — «Мемориал» җәмгыяте сәяси репрессия корбаннарының буыннары җәмгыяте активисты[40].
Ике тапкыр өйләнгән[41].
Беренче никахтан улы — җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм публицист Владимир Кара-Мурза-кече[42].
Искәрмәләр
- ↑ https://www.mk.ru/politics/2019/07/28/skonchalsya-zhurnalist-vladimir-karamurza.html
- ↑ Умер журналист Владимир Кара-Мурза (рус.). // meduza.io. Meduza (28 июль 2019). — «Журналист Владимир Кара-Мурза умер утром 28 июля. Об этом в твиттере сообщил его сын Владимир Кара-Мурза-младший.» Архивировано 28 июль 2019 года.
- ↑ ТЭФИ: Состав АРТ-биографии: Кара-Мурза Владимир Алексеевич, archived from the original on 2014-08-15, retrieved 2022-05-10
- ↑ ВЛАДИМИР КАРА-МУРЗА: «ИХ ВЫБРАСЫВАЮТ, КАК ИСПОЛЬЗОВАННЫЙ ПРЕЗЕРВАТИВ». БелГазета (7 июнь 2004).
- ↑ Владимир Кара-Мурза: Как гендиректор ВГТРК Олег Добродеев достиг своих высот. Собеседник (14 ноябрь 2014).
- ↑ "Политики – мертвые, а я хочу жить". Радио Свобода (11 февраль 2016).
- ↑ БЕЛОЕ ПЯТНО НА АРТЕ РОССИИ. Сначала «Мухоморов» признали искусствоведы в штатском. Новая газета (12 апрель 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 16 июль 2004 года.
- ↑ Мухомор – «Золотой диск». Специальное радио (1 март 2017).
- ↑ Леонтьев строгал мебель, а Гордон торговал пиццей! Комсомольская правда (13 сентябрь 2002).
- ↑ Владимир Кара-Мурза стал кочегаром. Комсомольская правда (14 июль 2003).
- ↑ Евгений Киселёв: Итого будет... Российская газета (23 март 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 2 сентябрь 2002 года.
- ↑ Владимир КАРА-МУРЗА: потомок Чинхгисхана и свидетель века. Антенна-Телесемь (4 май 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 3 июль 2002 года.
- ↑ Владимир Кара-Мурза: Опустить Собчак Норкину не удалось. Собеседник (19 февраль 2015).
- ↑ Сегодня, но не в полночь. Новая программа Владимира Кара-Мурзы. Сегодня (11 март 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 2 гыйнвар 2002 года.
- ↑ Лауреаты премий Союза журналистов России за 1996-99 годы. Союз журналистов России. Архивировано из оригинала 21 ноябрь 2016 года.
- ↑ Владимир Кара-Мурза. PolitX. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 15 апрель 2021 года.
- ↑ НОВЫЙ НАРЯД КОРОЛЕВЫ. Труд (7 июнь 2001).
- ↑ РАДИОАКТИВНОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ. Семь дней по диагонали. Независимая газета (9 июнь 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 24 июль 2001 года.
- ↑ ВОЗВРАТ МОНЕТЫ. МК-Бульвар (17 июнь 2002).
- ↑ ПРОГРАММА ПЕРЕДАЧ НА ВЧЕРА. ГОД БЕЗ ТВС. Новая газета (24 июнь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 21 октябрь 2018 года.
- ↑ Минпечати заменило ТВС на "Спорт" "в интересах зрителей". NEWSru.com (22 июнь 2003).
- ↑ ВЕЛИКАЯ СТРАНА НЕ МОЖЕТ ТЕРПЕТЬ СЕРОСТЬ ВЛАСТИ. Новая газета (14 август 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 25 март 2020 года.
- ↑ У разбитого эфира. Канал Владимира Гусинского сократил новости и уволил Владимира Кара-Мурзу. Новая газета (9 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 2 апрель 2015 года.
- ↑ Началось вещание сетевого общественного телевидения СОТВ.РФ. Лениздат.ру (2 декабрь 2011).
- ↑ Архив программы "Реплика Кара-Мурзы". Эхо Москвы. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 1 март 2022 года.
- ↑ Архив выпусков передачи с участием Владимира Кара-Мурзы. Эхо Москвы. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 19 апрель 2021 года.
- ↑ Евгений Киселёв будет вести телепрограмму. Комсомольская правда (7 декабрь 2006).
- ↑ Владимир Кара-Мурза: "Слухи о смерти НТВ явно преуменьшены". Ещё раз о телененавидении. Polit.ua (30 октябрь 2008). Архивировано 27 ноябрь 2014 года.
- ↑ Грузия не выбрала президента: почему? Радио Свобода (29 октябрь 2018).
- ↑ Авторы. Кара-Мурза-ст. Владимир. Собеседник. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 11 июль 2021 года.
- ↑ Умер журналист Владимир Кара-Мурза — старший. Радио Свобода.
- ↑ Умер журналист Владимир Кара-Мурза. РИА Новости (28 июль 2019).
- ↑ В Москве простились с Владимиром Кара-Мурзой-старшим. РИА Новости.
- ↑ В Москве простились с Владимиром Кара-Мурзой – старшим. Радио Свобода.
- ↑ Владимир Кара-Мурза: "Уйду с ТВС последним". Собеседник (28 май 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 8 июнь 2003 года.
- ↑ Владимир Кара-Мурза ходит по краю пропасти. Но менять свои убеждения не намерен. Независимая газета (30 апрель 2004).
- ↑ Почему был сдан Крым? Радио Свобода.
- ↑ Доверенными лицами кандидата в президенты Григория Явлинского стали журналист Владимир Кара-Мурза и актер Виктор Балабанов. Урал.Ведомости (13 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 28 июль 2019 года.
- ↑ Мой первый рубль: Владимир Кара-Мурза, телеведущий. Эхо Москвы (13 декабрь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 18 апрель 2021 года.
- ↑ Сотрудники: Владимир Кара-Мурза. Радио Свобода.
- ↑ Владимир Кара-Мурза: «У меня дверь бронированная, но она все время открыта». Московская жилищная газета «Жилищный ряд».
- ↑ Владимир КАРА-МУРЗА: потомок Чинхгисхана и свидетель века. Теленеделя (4 май 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 май 2022. Архивировано 25 гыйнвар 2003 года.