Вячеслав Кириллин
Вячеслав Александрович Кириллин (25 февраль 1994, Казан, Татарстан Республикасы, Россия) — журналист, һәвәскәр фотограф. Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте әгъзасы[1]. «Казанский краевед» телеграм-каналы авторы.
Тәрҗемәи хәле
Вячеслав Кириллин 1994 елның 25 февралендә Казанда туа.
Тикшеренү хезмәтләре
2024 елда Вячеслав Кириллин Татарстан Республикасының монументаль сәнгать объектларының беренче реестрын төзи. Журналист материалны өч төбәк буенча системага сала: Казан, Яр Чаллы һәм Татарстанның район үзәкләре. Реестрга монументаль сәнгатьнең төрле техникалары кертелә, шул исәптән: табигый таштан һәм смальтадан ясалган мозаикалар, сграффито техникасы, майлы буяу һәм темпера белән язылган монументаль рәсем сәнгате, агачтан һәм гипс-цементтан уеп ясалган композицияләр, металл эшләнмәләр, шамот бизәкләр, сәнгатьле чүкү эшләнмәләре, батик һәм витражлар[2]. Шул ук елны Татарстанның совет чоры монументаль һәм декоратив сәнгатенә багышланган сайт ачыла[3]. Бу порталның идея авторы, төзүчесе — Вячеслав Кириллин.
Вячеслав Кириллин 2025 елда монументаль сәнгать картасын эшли. Картада 500 йөздән артык монументаль сәнгать объекты тупланган. Аларның һәрберсенә урнашу урынының төгәл координатлары, тулы адресы, әсәрнең атамасы, авторы һәм ясалу елы бирелгән. Автор барлык тәкъдим ителгән объектларны төрле сәнгати башкару техникалары буенча төркемнәргә бүлә: рәсем сәнгате, сграффито, мозаикалы панно, ташка яки агачка уеп ясау, скульптуралы рельефлар, витражлар, декоратив тукымалар, керамика һәм металлдан ясалган әйберләр[4].
Тоткарлануы
2021 елның 23 гыйнварында Кириллин Казандагы канунсыз протест акциясендә катнашканы өчен тоткарлана, моннан тыш, ул Википедия өчен фотоматериаллар һәм видеоязмалар җыя. Аны Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең 5 нче санлы «Московский» полиция бүлегенә китерәләр.
Икенче көнне шул ук бүлектә суд була. Вахитов районы суды хөкемдары Гүзәлия Фәрит кызы Әюпова викимедиачының тоткарлану урынында булу сәбәпләре турындагы аңлатмасын да, гаепләүләрнең ялган булуы — аңа тагылган гамәлләрне кылмавы хакындагы белдерүен дә игътибарга алмый. Хөкемдар Кириллинны Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсенең 2 нче өлеше (Җәмәгать чарасы үткәрү турында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмичә, аны оештыру яисә үткәрү) нигезендә гаепле дип таба һәм аны 10 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә.
Мәхбүслектән чыккач, Кириллин җыелган материалларны викиҗыентыкка йөкли. 2021 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Югары судында википедиячене нигезсез тоткарлануга апелляция шикаяте буенча утырыш уза, нәтиҗәдә, аңа салынган штраф үз көчендә калдырыла.
Искәрмәләр
- ↑ Советское монументальное искусство Татарстана. tatmonumentart.tilda.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ Вячеслав Кириллин: «Идея создания возникла в связи с печальной ситуацией на Сибирском тракте». 27 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Появился сайт со всеми казанскими витражами и сграффито - e-Kazan.ru (рус.). e-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
- ↑ В Татарстане создана карта монументального искусства Татарстан 24 (рус.). tatarstan24.tv. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.