Вәрҗәде (Эстәрле кушылдыгы)
Вәрҗәде (иске Елга, рус. Варьзяде) — Эстәрленең сул кушылдыгы (Ык елгасы бассейны). Татарстан Республикасының Азнакай районы территориясеннән ага.
Географик тасвирлама
Озынлыгы 12,8 км, бассейнының мәйданы 69,2 км². Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан башлана. Елга башы Зирекле Елга авылыннан 1,6 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Уразай авылы янында[2].
Елга башының абсолют биеклеге 240 м, тамагыныкы — 129 м тәшкил итә. Су җыелу мәйданындагы урман күләме 57 %. Вәрҗәде елгасының 1,5 һәм 7,6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,32 км/км²[3].
Су реестры мәгълүматы
Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман[4].
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча[4]:
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101312111100028497;
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102849;
- Бассейн коды — 10.01.01.013;
- ГӨ буенча саны — 11;
- ГӨ буенча чыгарылышы — 1.
Гидрологик режим
Туенуы катнаш, елга күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1-1 л/c·км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән аерыла. Бассейнга еллык су агып төшүнең уртача күпьеллык катламы 83 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,03 м³/с[5].
Гидрохимик үзенчәлекләр
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400—500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр җитә[2].
Хуҗалыкта кулланылышы һәм әһәмияте
Елгада күләме 0,4 млн м³ булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла[3].
Вәрҗәденең сулъяк ярында Уразай авылыннан өстәрәк «Чатыр тау» комплекслы табигать саклаулыгы урнашкан[6].
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
- ↑ 1 2 Вәрҗәде. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
- ↑ 1 2 Варьзяде. toponym.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
- ↑ 1 2 Река Елга. textual.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
- ↑ Природа и природные ресурсы Республики Татарстан. Иллюстрированная энциклопедия. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2019. — С. 74. — 584 с.
- ↑ Об утверждении Государственного реестра особо охраняемых природных территорий в Республике Татарстан (с изменениями на 22 декабря 2025 года). docs.cntd.ru (2 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.