Габбас Дәүләтшин

Габбас Ягафәр улы Дәүләтшин (баш. Ғәббәс Йәғәфәр улы Дәүләтшин; 24 сентябрь 1892, Таш-Күстән[d], Николаевск өязе, Самара губернасы, Россия империясе — 7 декабрь 1937, Уфа, РСФСР, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР һәм Россия башкорт тел белгече. Хәзерге башкорт тел белеменә нигез салучыларның берсе. «Зур террор» чоры репрессияләре корбаны.

Тәрҗемәи хәле

Дәүләтшин Габбас Ягафәр улы 1892 елның 24 сентябрендә Самара губернасының Пугачёв өязе Имелеев волосте Ташбулат-Кустьяново авылында туа.

1910 елда туган авылындагы мәдрәсәне тәмамлый. 1913 елдан патша армиясендә хезмәт итә. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1918 елдан Ташбулат-Кустьяново авыл советы рәисе була.

1920 елдан — инспектор, 1921—1922 елларда — Автономияле Башкорт Совет Республикасының Чук-Суран кантоны халык мәгарифе бүлеге мөдире була.

1925—1929 елларда Уфа шәһәренең Ленин исемендәге II баскыч мәктәбендә укыта[1].

1928—1929 елларда тел белгече-тюрколог Н. К. Дмитриев тарафыннан оештырылган СССР Фәннәр академиясе Башкорт комплекслы экспедициясендә катнаша[1].

1929 елдан Башкортстан үзәк башкарма комитеты әгъзасы була.

1931 елда Ленинград көнчыгыш институтын тәмамлый[2].

1931 елдан — К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында укытучы, 1934 елдан — башкорт теле кафедрасы мөдире.

Башкорт буржуаз милләтчесе буларак репрессияләнә. 1937 елның 10 октябрендә кулга алына. 1937 елның 7 ноябрендә Башкорт АССР НКВД Тройкасы тарафыннан түбәндәгеләрдә гаепләнә:

« «Ул буржуаз милләтчел фетнәче оешманың актив катнашучысы булган, Башкорт дәүләт педагогия институтында агитация алып барган, студентларны һәм укытучыларны милләтчелек рухында эшкәрткән, дәреслекләр төзүдә җимерү-корткычлык эшчәнлеге алып барган»[3]. »

1937 елның 7 декабрендә Габбас Дәүләтшин атып үтерелә. 1956 елда аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Габбас Дәүләтшиннең фәнни хезмәтләре башкорт теле орфографиясе һәм диалектологиясе проблемаларын өйрәнүгә багышланган. Ул бу телнең төп диалектын сайлауда катнаша, латин графикасында язылган беренче башкорт әлифбасының автордашы була. Беренче дәреслекләрнең берсен һәм башкорт теленең күләмле орфография сүзлеген бастырып чыгара. Шулай ук югары уку йортлары өчен башкорт теле буенча беренче дәреслек авторы булып тора.

Фәнни хезмәтләре

  • Башҡорт телендә ҡушма ялғауҙар ярҙамында һүҙ бәйләнештәре ысулдары // Башҡорт аймағы. — 1926. — № 2. — 112—125 б. (башкортча)
  • Башҡорт теленең һөйләштәре // Башҡорт аймағы. — 1928. — № 6. — 76-85 б. (башкортча)
  • Башҡорт әҙәби теле һәм уның имләһе // Белем. — 1927. — № 9-10. — 65-68 б. (башкортча)
  • Башҡорт әҙәби телендә тупланған ҡәбилә һөйләштәренең үҙенсәлектәре // Белем. — 1928. — № 5-6. — 43-44 б. (башкортча)
  • Башҡорт әҙәби телен төҙөү өсөн ҡабул ителергә тейешле төп һөйләштәр тураһында // Яңалиф буйынса Беренсе Башҡорт конференцияһының материалдары һәм ҡарарҙары // төҙ. Р. Мәһәдиев; ред. Х. Ғәбдрәшитов. — Өфө: Яңы башҡорт алфавиты комитеты нәшр., 1928. — 15-28 б. (башкортча).
  • Говоры башкирского языка // Башкирский государственный педагогический институт им. К. А. Тимирязева (к 15-летию БАССР). — Уфа: Изд. БГПИ, 1934. — С.19-21.
  • Әҙәбиәт буйынса хрестоматия / төҙ. Ғ. Дәүләтшин, Д. Юлтый, В. Хангилдин. — Өфө: Башгиз, 1927. — 508 б. (башкортча)
  • Аюханов З., Дәүләтшин Ғ. Й. Йәш быуын. Әлифба. — Өфө: Баш. китап, 1929. — 84 б. (башкортча)
  • Башҡорт теле һәм уның имләһе. — Өфө: Башгиз, 1929. — 62 б. (башкортча).
  • Әҙәби хрестоматия / төҙ. Ғ. Дәүләтшин, Х. Габитов, Г. Вильданов. — Өфө: Башгиз, 1929. — 80 б. (башкортча).
  • Башҡорт теленең орфография һүҙлеге / ред. Х. Ғәбдрәшитов. — Өфө: Башгиз, 1930. — 167 б. (башкортча)
  • Туған тел буйынса эш китабы / төҙ. Ғ. Дәүләтшин, Ғ. Сәғҙи, Х. Хөсни һ.б. — Өфө: Башкитап, 1929. — 53 б. (башкортча)
  • Башҡорт дәүләт педагогия институтының ситтән тороп уҡыусы студенттары өсөн башҡорт теле буйынса дәреслек. — Өфө: БДПИ нәшр., 1935. — 90 б. (башкортча)

Исемен мәңгеләштерү

2012 елның октябрендә Уфада Габбас Дәүләтшинны башкорт тел белеменә нигез салучы буларак искә алуга багышланган Бөтенроссия конференциясе уза[4].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 Романов В. Габбас Давлетшин — основоположник башкирского языкознания (К 120-летию со дня рождения ученого-языковеда) // ИА Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2013. Архивировано 20 июнь 2018 года.
  2. ↑ Статья в Башкирской энциклопедии [недоступная ссылка] [башк.]
  3. ↑ Ергин Ю. В. Габбас Давлетшин — один из основоположников современного башкирского языкознания // Педагогический журнал Башкортостана. — 2009. — № 4(23). — С. 139.
  4. ↑ Статья в газете «Истоки». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2013. Архивировано 5 март 2016 года.

Әдәбият

  • Ергин Ю. В. Габбас Давлетшин — один из основоположников современного башкирского языкознания. //Педагогический журнал Башкортостана. № 4(23), 2009. С.133—141.