Габбас Измайлов

Аббас Хәлилулла улы Измайлов (15 сентябрь 1920, Ялгаш, Сарытау губернасы — 5 гыйнвар 1992, Ялгаш, Пенза өлкәсе) — СССР хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Дан орденының тулы кавалеры. Сугыш елларында 1433 нче аерым үзйөрешле артиллерия полкында СУ-76 үзйөрешле артиллерия җайланмасының туп төзәүчесе булып хезмәт итә, өлкән сержант дәрәҗәсенә ия була; 1946 елга — кече лейтенант[1][2].

Тәрҗемәи хәле

1920 елның 15 сентябрендә Сарытау губернасының Күзнәй өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Күзнәй районы) Зур Труев авылында крестьян гаиләсендә туа[3]. Милләте - татар. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлап, туган авылында тракторчы булып эшли[4].

1940 елда Эшче-крестьян Кызыл армиясенә чакырыла. Бөек Ватан сугышында 1941 елның июненнән катнаша. 1944 елдан - ВКП(б) әгъзасы[2].

1944 ел башына 1433 нче аерым үзйөрешле артиллерия полкында үзйөрешле артиллерия җайланмасының туп төзәүчесе булып хезмәт итә. Ленинград һәм I Украина фронтларында сугыша, Ленинградны саклауда, Польшаны азат итүдә, шулай ук Берлин һәм Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша[1].

1944 елның 28 гыйнварында Ленинград фронтының 59 нчы армиясе составында хәрәкәт итеп, Высоко-Ключевое торак пункты янында дошманның контрһөҗүмен кире какканда батырлык күрсәтә. 1944 елның 15 февралендәге боерык белән III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[1][2].

1944 елның 15 мартында Нарвадан көнбатыштарак урнашкан Вайвара-Кирин урыны янындагы сугышта Габбас Измайлов зыян күргән хәрби машинаны ут астыннан алып чыга һәм яраланган экипаж әгъзаларын коткара. 1944 елның 5 апрелендәге боерык белән II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[1][2].

1945 елның 15 гыйнварында Польшаның Кельце шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак урнашкан Пословице торак пункты районында Габбас Измайлов дошман танкын юк итә һәм хезмәттәшләре белән бергә ике контрһөҗүмне кире кагуда катнаша. Бу чорда полк I Украина фронтының 4 нче гвардия танк армиясе 6 нчы гвардия механизацияләнгән корпусы составында хәрәкәт итә[1][2].

1945 елның 10 апрелендәге ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән Габбас Измайлов I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә һәм Дан орденының тулы кавалеры була[2].

1946 елда запаска кайтарыла. Туган авылында яши, комплекслы бригада бригадиры һәм Евлашево совхозы бүлекчәсе идарәчесе булып эшли[1][2].

1992 елның 5 гыйнварында вафат була. Зур Труев авылында җирләнгән[1][2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

Зур Труевта Габбас Измайловка багышланган кабер өсте һәйкәле, мемориал һәм мемориаль такталар урнаштырылган[2].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Шагалов В. А. Измайлов Аббас Халиуллович (рус.). Tatarica. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Каргапольцев С. Измайлов Аббас Халилуллович (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
  3. ↑ Полные кавалеры ордена Славы, родившиеся в Пензенской области (рус.). Пензенская энциклопедия. Редакция Пензенской энциклопедии. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
  4. ↑ Кузнечане — участники крупных событий в Великой Отечественной войне 1941—1945 годов (рус.). Кузнецкий многопрофильный колледж. ГБПОУ Пензенской области «Кузнецкий многопрофильный колледж». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.

Әдәбият

  • Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — 703 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-203-01883-9.
  • Лобода В. Ф. Солдатская слава. — М., 1963. — Кн. 1.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Аббас Халилуллович Измайлов