Газизия мәчете (Батум)
Газизия җәмигъ мәчете (төр. مسجد أزيزيა, гөрҗ. ზიზიას მეჩეთი) — XIX гасырда Батум (1932 елдан Батуми) шәһәрендә төзелгән беренче ислам гыйбадәтханәсе, беренче таш мәчет. Совет чорында җимертелеп, урынында Ленин мәйданы булдырылган (хәзерге Ирек мәйданы, гөрҗ. თავისუფლების მოედანი). Госманлы империясе солтаны хәлифә Габделгазиз (1830—1876) хөрмәтенә 1861 елда төзелгән һәм аның исеме белән аталган.
Тарих
- Төп мәкалә: Гөрҗистанда ислам
XVI гасырның икенче яртысыннан XIX гасыр ахырына кадәр, 1547—1878 елларда Госманлы империясе составында булганда, аҗарлар ислам динен кабул итә. 1578—1778 елларда Батум Госманлы империясенең Трабзон вилаяте Лазистан санҗагының административ үзәге булып тора. Шәһәрдә өч мәчет: ике таш (Урта җәмигъ мәчете, Газизия җәмигъ мәчете) һәм бер кечкенә агач мәчет (Мөфти Мәгъласин җәмигъ мәчете) булган. Алар барысы да XIX гасырда төзелгән[1].
Газизия җәмигъ мәчете
Батумның беренче (таш) мәчете солтан Мәхмүд II хатыны һәм солтан Габделгазизнең әнисе Пәртәвниял вәлидә солтан (1810—1883) инициативасы белән 1861 елда төрек гаскәриләре өчен төзелгән. Улы, Госманлы империясе солтаны хәлифә Габделгазиз (1830—1876) хөрмәтенә төзеткәнгә күрә, мәчет «Газизия җәмигъ мәчете» дип аталган.
Бина
Мәчет руханилары
1902—1910 елларда:
- Имам хаҗи Абдулла әфәнде
- Көрси-шәех хаҗи Мөхәммәт әфәнде
- өлкән мөәзин Али әфәнде Копаладзе
- кече мөәзин Идрис әфәнде Иремадзе
- өлкән хезмәткәр Хөсәен әфәнде Хулислизадә
- кече хезмәткәр Мәхмүтказин әфәнде Тавдгиридзе
Мәчет имамы хаҗи Абдулла әфәнде 1878 елның 25 августында Батумны кенәз генерал Дмитрий Святополк-Мирский кул астына, Россия империясенә бирүдә катнашучы Төркия хакимиятенең аз санлы вәкилләренең берсе булган.
Вакыф
Мөселман руханилары хезмәт хакы алмаган. Мәчетләр мәхәлләләр хисабына асрала. Батумдагы өч мәчет, шул исәптән, Газизия җәмигъ мәчете, җирдән кергән табыштан (вакыф) файдалана. Вакыф — күп гасырлар дәвамында ирекле иганәдән барлыкка килгән, дини мәнфәгатьләр һәм хәйрия максатлары өчен иганә итеп бирелгән мөлкәт. Габделгазиз солтан Батумның Газизия мәчете янәшәсендәге шәһәр кварталын мәчетнең «вакыфына» әйләндергән булган[2].
Әдәбият
- Заур Маргиев. Госманлы империясе чорында Батум. Батум: Алиони, 2008 [рус.]
Сылтамалар
- Мечети Батуми [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Батум мәчетләре. [рус.]
- ↑ Заур Маргиев. Батум во времена Османской империи.zaurmargiev.sitecity.ru [рус.]