Галимҗан Әхмәтшин

Галимҗан Әхмәтшин, Галимҗан Мөбәрәкша улы Әхмәтшин (1947 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Гөлек) ― табиб, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара травматология бүлеге мөдире (1980 елдан) [1], Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы. 1990―1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты.

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 1 октябрендә Минзәлә районы (хәзер Урыс авыл җирлегенә керүче [2]) Гөлек авылында туган. Дәвек җидееллык, Күзкәй урта мәктәпләрен тәмамлаган. 1967-1968 елларда Архангельск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. С. В. Курашов исемендәге [3] Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге, «хирург» квалификациясе буенча тәмамлаган (1975). 1978―1980 елларда Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында (рус. КНИИТО) ординатура үтә. Югары уку йортын тәмамлагач, 1975―1978 елларда Алабуга медицина училищесында укыта һәм бер үк вакытта Алабуга районы үзәк хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1976 елның апреленнән аның тырышылыгы белән хастаханәдә аерым травматология бүлеге ачылган. 1980 елдан алып, Алабуга үзәк хастаханәсенең районара ((Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнары һәм М-7 трассасында (Е017 Европа маршруты) зыян күрүчеләр өчен) травматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-травматолог-ортопед [4].

Җәмәгать эше

1990―1995 елларда ― XII чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты [5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Өйләнгән, хатыны шәфкать туташы; ике баласы бар, улы Айрат, эшмәкәр, «Кровля» ҖЧҖ директоры [7].
Согуд Гарәбстанында хаҗда булган, намазлы.

Әдәбият

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Ахметшин Галимзян Мубаракшинович.(үле сылтама) Портал здравоохранения Республики Татарстан [рус.]
  2. Урусовское сельское поселение. О сельском поселении, archived from the original on 2019-07-29, retrieved 2022-05-22 
  3. 1966-1994 елларда Казан дәүләт медицина университеты С. В. Курашов исемен йөрткән.
  4. Известный травматолог Елабуги рассказал о том, как стал врачом. «Новая Кама», 18.10.2020
  5. Врач-травматолог из Елабуги Галимзян Ахметшин в профессиональный праздник расскажет о себе и своей работе. 2022 елның 28 май көнендә архивланган. Министерство здравоохранения Республики Татарстан, 20.05.2022
  6. Галимзян Мубаракшинович Ахметшин: «Протянуть руку помощи каждому». 2022 елның 6 июль көнендә архивланган. Сайт города Елабуга
  7. ООО "КРОВЛЯ" - Елабуга - Директор Ахметшин Айрат Галимзянович(үле сылтама)