Галина Буркацкая
Тәрҗемәи хәле
Галина Евгеньевна Буркацкая 1916 елның 4 (17) февралендә Геронимовка авылында (хәзерге УССРның Черкассы өлкәсенең Черкассы районында) туган.
Артём исемендәге Харьков коммунистик университетын (1938), Украин авыл хуҗалыгы академиясен тёмамлый (1956).
1941—1944 елларда — Саратав өлкәсенең Первомайский районы «Урак һәм чүкеч» колхозы колхозчысы. 1944 елда — «Украина Радянська» колхозы колхозчысы.
Г.Е. Буркацкая — икътисад фәннәре кандидаты (1967), ә 1968 елдан — авыл хуҗалыгы академиясенең хезмәт оештыру кафедрасында олуг укытучы (Киев).
1946 елдан КПСС әгъзасы . КПССның XIX—XXII съездлары делегаты.[1] КПССның XXII съездында үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы булып сайлана. 3-6 чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты.
«Крестьянка» журналының редколлегия әгъзасы була.
2006 елның 13 мартында вафат була
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое:
- 18.05.1951 — бодайдан югары уңыш тапшыруы өчен,
- 26.02.1958 — авыл хужалыгын үстерүдәге уңышлары өчен.
- Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Әләм ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Шулай ук II һәм III дәрәҗә княгиня Ольга орденнары белән бүләкләнә (2001, 2006)[2][3]
Хәтер
- Г.Е. Буркацкаяның туган илендә бронза бюсты куелган[4]
- Галина Евгеньевна турында җырлар иҗат ителгән.
- Буркацкая турында китаплар язылган:
- «Як ми икону головне завдання в сільському господарстві». К., 1953;
- «По пути крутого подъёма хозяйства». М., 1964;
- «Совершенствование системы ведения хозяйства». К., 1967
- 2008 елның 10 сентябрендә Геронимовка авылындагы Г.Е. Буркацкая яшәгән йортта мемориаль такта ачыла
Искәрмәләр
- ↑ Материалы 20 съезда КПСС. Стенографический отчет. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2010. Архивировано 20 декабрь 2013 года.
- ↑ УКАЗ ПРЕЗИДЕНТА УКРАИНЫ № 191/2006, Archived from the original on 2014-12-30, retrieved 2020-08-24
- ↑ Указ Президента Украины от 7 февраля 2001 года № 74/2001 «О награждении орденом княгини Ольги»
- ↑ Про затвердження списку пам’ятників мистецтва, історії та археології Української РСР [укр.]
Сылтамалар
Галина Евгеньевна Буркацкая. «Герои страны» сайты.
- Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.
- Биография на сайте Стоя Украи [укр.]
- БУРАК Галина Евгеньевна(үле сылтама)(недоступная ссылка) [укр.]