Галия Хантимерова
Галия Хантимерова — тәрҗемәче, педагог, тәрҗемә теориясе белгече, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Галия (Көбра) Закир кызы Хантимерова 1921 елның 30 декабрендә Казакстанның Казалы шәһәрендә туа. Әтисе Уфадан, 1906 елда Оренбург Каргалысы мәдрәсәсен тәмамлагач, мәктәпләрдә, шул исәптән Казалыда мөгаллим булып эшли.
Әтисе вафат булганнан соң, гаилә Кыргызстанның Ош шәһәренә күченә. 1933 елда Татарстанның Әлмәт авылына (хәзерге Әлмәт шәһәре) күченәләр. 1936 елда Ошка кире кайталар, аннан Фрунзе (Бишкәк) шәһәренә китәләр.
Урта белемне рус мәктәбендә ала. 1940 елда Казан дәүләт педагогия институты тарих факультетынa укырга керә, сугыш башлангач, укуын ташлап, Фрунзегә кайта. 1941–1942 елларда Фрунзедә санитария оешмасында дезинфектор, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Бөтенсоюз хокук институты Алма-Ата филиалында читтән торып юридик белем ала.
1944–1950 елларда — СССР Югары мәхкәмәсендә Җинаять эшләре буенча мәхкәмә коллегиясендә тәрҗемәче.
1942–1956 елларда «Инюрколлегия» консультанты.
Иҗади эшчәнлеге
Г.Хантимерованы 1956 елда СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына тәрҗемәче булып эшкә чакыралар. Лаеклы ялга чыкканчы, 1991 елның августына кадәр, 35 ел кафедрада башта ассистент, укытучы, өлкән укытучы, аннары доцент сыйфатында педагогик эшчәнлек алып бара. Төрки телле халыкларның әдәби зәвыклы, талантлы вәкилләреннән дистәләрчә профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләп чыгара.
1970 елда Г.Хантимерова Казан дәүләт университетының гыйльми советы каршында татарчадан русчага тәрҗемә ителгән проза әсәрләре мисалында «Тәрҗемәдә оригиналның милли үзенчәлекләрен саклау» дигән теоретик темага кандидатлык диссертациясе яклый. Тәрҗемә теориясенә караган күпсанлы хезмәтләреннән һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән тыш Г.Хантимерова үзе дә әдәби тәрҗемә өлкәсендә бик актив эшли. Г.Хантимерова, төрки телләрне яхшы белүе аркасында, тәрҗемәдә һәр очракта да оригинал текст белән эш итә һәм оригиналның милли үзенчәлекләрен саклауга аеруча зур игътибар бирә. Аның тарафыннан татар, үзбәк, кыргыз язучыларының дистәләрчә проза әсәрләре тәрҗемә ителә. Тәрҗемәләре арасында Ф.Әмирханның күпчелек әсәрләре, А.Шамов, Р.Төхфәтуллин, Ф.Хөсниләрнең хикәяләре, кыргыз язучылары К.Җанташевның «Каныбәк», М.Абдукәримовның «Яшисе килә» («Жить хочется») романнары, үзбәкчәдән Мирмухсин, А.Каххар һәм башка прозаикларның повесть, хикәя китаплары бар. Г.Хантимерова аеруча Ф.Әмирхан әсәрләрен яратып тәрҗемә итә, аның иҗат стилен тирәнтен үзләштереп, матбугатта үзе һәм әсәрләре турында тирән эчтәлекле аналитик мәкаләләрен бастыра. Асылда, ул – Ф.Әмирханның рус теленә беренче тәрҗемәчесе. Узган гасырның икенче яртысында Ф.Әмирханның күпчелек проза әсәрләре Г.Хантимерова тәрҗемәсендә Казан һәм Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып чыгалар.
Дөнья күргән китаплары
Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 97 с. – 1000 экз.
Лики любви: роман. – М.: Горячая линия, 2002. – 237 с.
Шамов А. Рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 234 с. – 7000 экз. («Хикәяләр») Амирхан Ф. Хаят: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 285 с. – 100000 экз.
(«Хәят») Амирхан Ф. Избранное: рассказы и повести. – М.: Худож. лит., 1975. – 320 с. – 50000 экз.
(«Сайланмалар») Амирхан Ф. На перепутье: рассказы и повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 336 с. – 200000 экз.
(«Юллар чатында») Амирхан Ф. Хаят: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 127 с. – 150000 экз. (Сувенирное издание.) («Хәят»)
Файдаланган әдәбият
Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә // Казан утлары. – 1976. – № 8. – 169–174 б.
* * * Рафиков М. С любовью к слову и мысли писателя // Сов. Татария. –1976. – 13 янв.
Рафиков М. Фатих Амирхан на русском языке // Волга. – 1976. – № 10. – С. 177–178.
Галимов Р. Роман о любви, и не только // Татарские новости. – 2002. – № 9.