Гайана
Гайа́на (ингл. Guyana) – Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт. Төньяктан Атлантик океан сулары белән юыла, көнбатышта Венесуэла белән, көньякта Бразилия белән, көнчыгышта Суринам белән чиктәш.
Сәяси корылыш
Республика. Дәүләт башлыгы – президент. Парламент сайлауларында җиңеп чыккан партиянең лидеры президент була, президент сроклары саны чикләнмәгән. 1999 елдан башлап президент – Бхарат Джагдео.
Парламент – бер палаталы Дәүләт Мәҗлесе, биш елга сайланып куелучы 65 депутаттан тора.
Халык
Халык саны – 770 мең (2009 елның июль ае бәяләмәсе).
Халыкның 90 %ка якыны диңгез буе районнарында яши.
Еллык халык артуы – 0,2 %.
Туулар – 1000 кешегә 17,6.
Үлүләр – 1000 кешегә 8,3.
Эмиграция – 1000 кешегә 7,4.
Уртача гомер озынлыгы – 66,7 ел.
43,5 % – һиндстанлылар, 30,2 % – негрлар, 16,7 % – катнаш раса (метислар һәм мулатлар), 9,1 % – индеецлар, 0,4 % – башкалар (2002 елгы халык саны исәбе буенча).
Телләр: инглиз теле, индеец телләре, креол теле, кариб хиндустаниы (хинди диалекты), урду.
Диннәр
2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы Һинд дине тарафдарлары, 7 % ы мөселманнар булган[9].
Икътисад
Табигый ресурслар: бокситлар, алтын, алмазлар, агач, креветкалар, балык.
ТМП буенча Гайана Кариб диңгезе бассейны илләре арасында соңгы урында тора.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 1 2 3 4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Wayback Machine. web.archive.org (11 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2019. Архивировано 11 гыйнвар 2017 года.