Гали Чокрый
Гали Чокрый, чын исеме Мөхәммәтгали Габдессалих улы Көеков (баш. Мөхәмәтғәли Ғәбделсәлих улы Кейеков; 1826 елның 8 гыйнвары — 1889 елның 10 декабре) — күренекле татар һәм башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе.
Гали Чокрый хәзерге Башкортостанның Тәтешле районы Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул Пермь губернасы мәдрәсәсендә ала. 1833—1847 елларда Гали Чокрый Бөре һәм Минзәлә мәдрәсәләрендә укый. 1849—1852 елларда ул Эстәрлебаш мәдрәсәсендә белем ала.
1852 елдан башлап, Гали туган авылында мулла вазыйфаларын үти. Дүрт тапкыр Мәккәгә Хаҗ кыла.
Иҗат
- «Тәҗвид», 1860
- «Дәрри Гали», шигырьләр җыентыгы, 1873
- «Шәмг әз-зыя», шигырьләр җыентыгы, 1883
- «Мәдхе Казан», поэма 1889
- Аерым дини китаплар
- «Замме назыйр»,
- «Тәрхибе рамазан»
- «Нәсим әс-саба», 1872
- «Тәварихи Болгария, яки Таҗриби Гари», 1879
- Басылмаган:
- «Мәнзумате Гали»
- «Фосули әрбага»
Әдәбият
- Равил Нуртдинов, Дамир Гарифуллин. Гали Чокрый. 1828-1889. Яр Чаллы, 2004.
Сылтамалар
- Милләттәшләр сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Гәли Чокрый китаплары 2011 елның 17 ноябрь көнендә архивланган.