Гөлнур Баймурзина
Тәрҗемәи хәле
Гөлнур Рәхмәт кызы Баймурзина — 1916 елның 25 ноябрендә алтын сәнәгатьчесе Рәмиевнең хәзерге Чиләбе өлкәсе Нугайбәк районында урнашкан 8-нче руднигында руда чыгаручы гаиләсендә туган.
Темәс авылы мәктәбендә җиденче сйныфны тәмамлый, аннан соң Уфадагы үсемлекләрне саклау техникумына укырга керә. Техникум бер елдан Дәүләкәнгә күчеп китә, Гөлнур Рәхмәт кызы Темәскә кайта һәм педагогия училищесына укырга керә[1].
1935—1937 елларда Баймак районы Үзәнбаш мәктәбенең мөдире һәм башлангыч класслар укытучысы. Биредә ул балалар белән эш тәҗрибәсе туплый. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аңа күренекле башкорт язучылары һәдия һәм Гөбәй Дәүләтшиннар белән тыгыз аралашып эшләргә туры килә.[1]
1937—1950 елларда Башкорт АССРның Баймак районы Ишбирде руднигында укытучы булып эшли.
1952—1953 елларда — Сибай шәһәренең 1-нче урта мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы.
1953—1978 елларда — Сибай шәһәренең 5-нче урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1963)
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1950)