Дамир Шәрәфетдинов (1965)
Шәрәфетдинов Дамир Молкаман улы (Дамир Шәрәфи — псевдоним; 29 май 1965 ел — 21 февраль 2020 ел) — башкорт язучысы, шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче[1]. Россия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (2000), Россия Федерациясе һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2012).
Тәрҗемәи хәле
Дамир Молкаман улы Шәрәфетдинов 1965 елның 29 маенда Башкорт АССРның Белорет районы Көмбә авылында туган.
- 1982 елда Инҗәр урта мәктәбен тәмамлый.
- 1987 ел — Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты) тәмамлаганнан соң, юнәлтмә буенча Орел өлкәсенә зоотехник итеп эшкә җибәрелә.
- 1989 елдан — журналистикада: Белорет районының «Урал» газетасында мөхәррир урынбасары, «Яшьлек», «Шоңкар», «Аманат», «Тамаша», «Сельские узоры» республика басмаларында җаваплы секретарь вазифаларын башкара.
Соңгы елларда «Агыйдел» журналының җаваплы сәркатибе.
Язучы 2020 елның 21 февралендә Уфа шәһәрендә кинәт вафат була[2].
Китаплары
- Өченче мөддәт Башкортстан Язучылар берлегенең шигърият секциясе секретаре вазифасын башкара.
- Ике ел Башкортстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясенең иҗади советы әгъзасы була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты.
- Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау кәгазе
- Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары идарәлегенең Мактау кәгазе
- Башкортстанның Мәгариф отличнигы
Казанышлары
- Башкорт язучылары арасында беренчеләрдән булып «Стихи.ру» интернет-порталында үз битен булдыра, электрон шигырь китабы чыгара.
- Төрки телле шигырьләзрне рус теленә тәрҗемә итү буенча «Ак торна» халыкара конкурс лауреаты (2011)
- Күпсанлы республика басмаларының ел лауреаты
- Башкорт авторларының проза әсәрләренең русчага тәрҗемәләре төрле Бөтенрусия конкурсларында җиңү яулый
Язучы вакытлы матбугатта
- «Икеләнү». Шигырьләр. — Уфа, «Китап», 1993.
- «Йөрәктәге ташу-кайтулар». Шигырьләр. — Уфа, 2003.
- «Яшел байлык. Аяк астындагы ризык». — Уфа, «Китап», 2012.
- «Таулы төбәк — безнең төяк. Идел башы турында бәян». — Уфа. 2013.
- «Көн башы сукмаклары. Тропинки рассвета». Башкортча-русча. Повесть. — Уфа, «Кереш». 2015.
- «Төнге учак». Шигырьләр, поэмалар. — Уфа, «Китап», 2015.
Искәрмәләр
- ↑ Материалы по подготовке и проведению Форума переводчиков художественной литературы с языков РФ 2016 елның 13 гыйнвар көнендә архивланган. [рус.]
- ↑ Өфөлә шағир һәм журналист Дамир Шәрәфетдинов 54 йәшендә ҡапыл арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2020, 21 февраль [Тикшерелгән 21 февраль 2020]
Чыганаклар
- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 [рус.] [Тикшерелгән 21 февраль 2020]
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. [Тикшерелгән 21 февраль 2020]
Сылтамалар
- Фаизов А. В Белорецком районе чествовали поэта, писателя, журналиста Дамира Шарафутдиноваdate=2015-10-5. «Башинформ». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2015.
- Авторы Мегалита региона Республика Башкортостан: Шарафутдинов Дамир. Мегалит. Евразийский журнальный портал. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2015.
- Авторы «Бельских Просторов»: Шарафутдинов Дамир. «Бельские просторы» журналының сайты. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2015.(үле сылтама)