Даниил Шиһапов
Даниил Шиһапов (Даниил Ренат улы Шиһапов) – Россия театр һәм кино артисты. Лев Эренбургның «Кечкенә Драма театры»нда (Санкт-Петербург) уйный.
Тәрҗемәи хәле
1981 елның 19 октябрендә Казанда туган.
- 2002 – Санкт-Петербургда театр сәнгате академиясен (А.С. Шведерский курсы) тәмамлый.
- 2002 елдан «Лев Эренбургның Кечкенә Драма театры» (Небольшой Драматический театр Льва Эренбурга) (Санкт-Петербург) исемле театрында уйный.[1]
Иҗаты
2 сыйныфта укыган вакыттан Казан ТЮЗы куйган «Сычуаньнан мәрхәмәтле кеше» (Добрый человек из Сычуани), «Давыл» (Буря), «Яңгыр сатучы» (Продавец дождя), Тар-мар (Погром) спектакльләрендә катнаша.
- Институтта укыганда «Томас Беккет»та Генрих IV, «Ромео һәм Джульетта»да Ромеоны, «Сәер Сэвидж ханым»да (Странная миссис Сэвидж) Джеффри рольләрендә уйный.
Театрдагы рольләре
- «Өч кыз туган» (Три сестры) — Прозоров
- «Иванов» — Львов
- «Оркестр НДТ» — Маню
- «Тормыш төбендә» (На дне) — Барон
- «Сәер Сэвидж ханым» (Странная миссис Сэвидж) — Джеффри
- «Томас Беккет» — Генрих IV
- «Ромео һәм Джульетта» — Ромео
Фильмографиясе
- 2014 — «Корбан-роман» (реж. С. Юзеев) – Йосыф (баш рольдә)
- 2011 — «Суходол» (реж. А. Стрелянная) – Гевраська
- 2011 — «Йөрәгем минем — Астана» (Сердце моё — Астана) – Тимур
- 2011 — «Распутин» – актёр
- 2010 – «Алтын кисем» (Золотое сечение) (реж. С.жДебижев)– Гарри
- 2008 — «Морфий», Михаил Булгаков буенча (реж. С. Балабанов) – конторада эшләүче
- 2007 – «Качарга омтылу» (Попытка к бегству) (реж. Д. Парменов) – Дима Дронов
- 2007 – «Чит кизү» (Чужое дежурство)
- 2006 – Элемтә (Связь)
- 2005 – Фаворит (реж. А. Карелин) — Пётр III
«Корбан-роман»
«Корбан-роман» нәфис фильмында («Инновация» студиясендә Илдар Әбүзәров повесте буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Юзеев куйган кыйсса) баш рольдә уйный. Рольләрдә Роза Хәйруллина, Эрнест Тимерханов, Александра Елагина. Белгечләр әйтүенчә, Д. Шиһаповның Йосыфы Чехов каһарманнары югарылыгына менеп җитә[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
- Театрның рәсми сайты 2014 елның 8 ноябрь көнендә архивланган. [рус.]
- Кино-театр ру сайты [рус.]
- Мин — Казанныкы [рус.]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Билетэкспресс сайты, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-01-11
- ↑ А. Мирханова. Күк-якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9. [рус.]
- ↑ Л. Эренбург театры сайтында, archived from the original on 2014-11-08, retrieved 2015-01-11