Казан яшь тамашачы театры

Sight symbol black.svg  төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле

Казан яшь тамашачылар театры (рус. Казанский государственный театр юного зрителя) — Россиянең иң борынгы балалар һәм яшьләр театрларының берсе, 1932 елның 30 ноябрендә оештырылган[2]. Театр элеккеге яһүд мәдәнияте бинасында эшли башлый[3], беренче «Яшьтәшләр» һәм «Винтовка» пьессалары куела. Казан яшь тамашачылар театры үзенең беренче елларында авырлыклар кичерә: 1934 елда вакытлыча ябыла, җәмгыять ярдәме һәм хөкүмәт карарлары нәтиҗәсендә 1935 елда театр яңадан эшли башлый һәм шул вакыттан бирле Татарстанда әһәмиятле мәдәни үзәк булып тора[4].

Тарих

undefined

Оештыру һәм эш башлау (1932—1934)

Театр Татарстан Мәгариф Халык Комиссары Советы карарына ярашлы Үзәк пионерлар клубында оештырыла, аның өчен элеккеге яһүд мәдәнияте  [рус.] бинасы бирелә. 1932 елның 30 ноябрендә беренче тамашасы — «Яшьтәшләр» пьесасының премьерасы була. Учреждениегә нигез салу датасы нәкъ шушы көн санала.

Беренче сәнгать җитәкчеләре:

  • А. Ц. Бродецкий (бер ук вакыта Эшче яшьләр театрын җитәкли[5]);
  • Н. Кроль (1933 елдан).

Театр ачылган елны спектакль карарга 8 меңгә якын бала һәм 2 мең өлкән кеше килә.

Коллектив беренче тапкыр 1934 елның җәендә, Мари Иле Республикасына гастрольгә китә. 1934 ел ахырына театр акча һәм белгечләр җитмәү, шулай ук башка кыенлыклар аркасында эшчәнлеген өлешчә туктата[6]. Казан яшь тамашачылар театрының 1934 елда вакытлыча ябылуына җавап итеп, Казан пионерлары Мәскәүгә театрны яңадан торгызуны сорап, хат юллыйлар[7]. Нәтиҗәдә, театр РСФСР Халык Комиссарлары Советының карары белән 1935 елның 15 сентябряндә яңадан эшли башлый, җитәкчесе итеп А. Ю. Вилинский-Боголюбов билгеләнә.

Үзгәртеп торгызу һәм ныгыту (1935—1940)

1935-1940 елларда театрның үз бинасы булмый. Труппа мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар йортлары, эшчеләр клублары һәм Казанның эре мәктәпләре сәхнәләрдә чыгыш ясый[8]. Яңа чорның беренче куелышы — «Разбойники» пьесасы (1935)[9].

Бу вакытта театр әһәмиятле мәдәни үзәк буларак ныгый, даими рәвештә репертуарын яңарта һәм яшьләрнең эстетик тәрбиясенә, иҗади үсешенә йогынты ясый.

Даими бинага күчү һәм Бөек Ватан сугышы чоры (1940—1945)

1940 елда Казан яшь тамашачылар театрына даими бина бирелә. Ул XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында төзелгән Островский урамындагы 10 нчы йортта урнашкан, элек бу бина Сәүдәгәрләр клубы була.

Бөек Ватан сугышы елларында театрга Сталинград Яшьләр театры хезмәткәрләре — режиссерлар, рәссамнар, актерлар һәм техник белгечләр эвакуацияләнә[5]. Аларның килүе театр коллективының профессиональ дәрәҗәсен көчәйтә һәм сугыш чорында иҗади активлыкны саклап калырга ярдәм итә. Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә хәрби һәм социаль темаларга багышланган спектакльләр куела. Шулар арасында аеруча «Финист — Ясный Сокол» һәм «Фронт» премьералары аерылып тора. Театр актерлары белән бер үк вакытта Сталинград өлкәсе оперетта театры артистлары төркеме дә Казанга эвакуацияләнә[10]. Алар "Оперетта кичәсе"н оештыралар[11]. 1942 елда Николай Шестаковның баш режиссер Сергей Петрович Силаев куйган «Финист — Ясный Сокол» спектакле һәм Всеволод Соловьевның «Фронт» пьесасы премьералары була. 1944 елда театр Бөтенроссия классик драматургия спектакльләре бәйгесендә катнаша, ике елдан соң, Гомумсоюз балалар театрлары фестивалендә илнең иң яхшы коллективлары исемлегенә керә.

Иҗади күтәрелеш һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгыту чоры (1950—1970)

1950 елларда театр иҗади күтәрелеш кичерә. 1955 елның 26 ноябрендә РСФСР Югары Советы Президиумы  [рус.] Указы белән Казан яшь тамашачылар театрына Ленин Комсомолы исеме бирелә, шуның нәтиҗәсендә ул новатор Яшьләр сәхнәсе статусын ала[12].

Театрның 1958 елда Ленинградта, соңрак Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә гастрольләре була. Яшь тамашачылар театрының спектакльләре Кирмән театры сәхнәсендә куела һәм югары дәрәҗәдәге милли танылуга ирешүгә ярдәм итә.

1960—1970 елларда театр режиссерлары мәктәп спектакльләренең гадәти формаларыннан читкә китеп, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен махсус тирән мәгънәле һәм лирик куелышлар ясыйлар. Бу елларда театрда Марсель Сәлимҗанов, В. С. Голиков, Ф. Г. Григорьян һәм соңрак Леонид Верзуб кебек күренекле режиссерлар эшли.

Үзгәртеп корулар этабы һәм яшьләр театры (1980—1990)

Театр 1982 елның октябрендә яшьләрне коммунистик тәрбияләүдә мөһим роль уйнаганы өчен, Татарстан комсомолының Муса Җәлил премиясен ала. 1982—1983 елларда Кече сәхнә ачыла.

1987 елда Яшь тамашачылар театры Казан яшьләр театры дип үзгәртелә, бу исә репертуарның һәм иҗади юнәлешнең яңаруына китерә. Борис Ильич Цейтлин җитәкчелегендә театр яшьләр һәм өлкәннәр аудиториясе өчен билгеләнгән спектакльләр  [рус.] куя, алар тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнә. Әһәмиятле куелышлар — «Дракон», «Звезды на утреннем небе», «Погром», «Добрый человек из Сычуани».

1990 елларда театр өчен иҗади төркем вәкилләренең артуы белән беррәттән традицияләрне саклау һәм үстерү дә мөһим әһәмияткә ия була. Драма сәнгате өлкәсендә дәүләт бүләкләренә ия булган режиссерлар Владимир Фейгин һәм Борис Цейтлин театрның алга таба үсешенә зур өлеш кертәләр. Борис Васильевның «И был вечер, и было утро» романы буенча иҗат ителгән «Погром» спектаклен 1992 елда сәхнәләштергән өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премияләре белән режиссер Борис Цейтлин, актриса Роза Хәйруллина һәм сценограф Мария Рыбасова бүләкләнә. «Буря» куелышы 1996 елда Россиянең «Алтын битлек» милли театр бүләгенә ия була[13], спектакль Мәскәү, Петербург, Магнитогорск, Чиләбе һәм Хельсинки тамашачыларына күрсәтелә. 1995 елда булган янгыннан соң, театрда режиссер вазифаларын вакытлыча Дмитрий Черняков башкара. Ул берничә тапкыр «Алтын битлек» бүләгенә ия булучы һәм Оскар Уайльдның «Кентервильское привидение» пьесасын куючы.

1996 елда Татарстан АССРның атказанган артисты Владимир Аронович Фейгин сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аның җитәкчелегендә берничә буын тамашачылар яратып караган «Продавец дождя» (авторы — Росс Нэш) спектакле куела. Фейгин режиссер Роберт Викторович Ерыгин белән бергә Кече сәхнәдә актив иҗади эшчәнлек алып бара.

Хәзерге заман чоры — XXI гасыр

Театрның сәхнәсен, тамаша залын һәм биналарын төзекләндерүнең төп этаплары 2000 ел ахырында төгәлләнә. 2001 елда театрның баш режиссёры  [рус.] вәкаләтләрен Георгий Зурабович Цхвирава башкара[14], аның максаты интеллектуаль потенциаллы театр булдырудан гыйбарәт. Бу максат аның «Розенкранц и Гильденстерн мертвы» (Том Стоппард, «Алтын битлек» премиясенә номинацияләнгән)[13], «Тойбеле и её демон» (Исроэл Башевиц-Зингер), «Дядя Ваня», «В профиль и анфас» һәм башка спектакльләрдә чагылыш таба. 2005 елда Казан яшь тамашачылар театрының баш режиссеры вазифаларын Владимир Борисович Чигишев башкара[15]. Чигишев җитәкчелегендә театрда кешенең эчке дөньясын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу «Оскар и Розовая мама», «Игроки», «Пигмалион», «Дикий» һәм башка күпсанлы тамашаларда чагылыш таба. Шул ук вакытта, театр репертуары махсус мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен спектакльләр белән баетыла.

2014 ел ахырында Казан яшьләр театрының баш режиссеры итеп Туфан Риф улы Имаметдинов билгеләнә[13]. Әлеге вазифага аны «Любовь людей» (Дмитрий Богославский) спектаклен уңышлы сәхләнәштергәннән соң тәкъдим итәләр. Туфан Имаметдинов театр үсешен интеллектуаль спектакльләр, экспериментлар һәм фестивальләрдә актив катнашу ягына юнәлдерүне кирәк дип саный, классик әдәбият әсәрләре интерпретацияләренә аерым игътибар бирә. Баш режиссер буларак эшчәнлегенең иң зур нәтиҗәсе итеп Туфан Имаметдинов труппага театр училищесын тәмамлаган сәләтле укучыларны җәлеп итүне саный, алар аның иҗади уйларын сәхнәдә гамәлгә ашыралар, шул рәвешле актерлар төркеме яңартыла. Мәсәлән, уку йортын тәмамлаган Илнур Гарифуллин Максим Горькийның «Бывшие люди» һәм Владимир Набоковның «Приглашение на кАЗнь» спектакльләрен уңышлы сәхнәләштерә.

2020 елда театрның баш режиссёры итеп Радион Тимур улы Букаев билгеләнә[16]. Ул театрны ата-аналар һәм балалар арасындагы мөһим мәсьәләләр турында фикер алышуга ярдәм итә торган гаилә мохитенә әверелдерүне максат итеп куя. Букаев традицион театр бинасыннан читтә гадәти булмаган мәйданчыкларны куллануга аерым өстенлек бирә.

2021 елда тамашачы белән үзара хезмәттәшлекнең гадәти булмаган формасы — «Төнге трамвай» аудиоспектакль-променад премьерасы гамәлгә ашырыла. Спектакль шәһәр транспорты эчендә бара, тамашачыларга колакчыннар кулланып, тарих буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек бирелә. Әлеге проект башка төбәкләрдә дә ачыла, мондый спектакльләр Омскта һәм Калининградта барлыкка килә. Экспериментларны дәвам итеп, театр түбәндәге проектларны тәкъдим итә: шәһәрнең «Истина» барында «Счастливая Шарлотта» исемле спектакль, шулай ук «Пешеходы» урам акциясе. "Шәһәрдә ТЮЗ"ның яңа инициативасы театр иҗатының чикләрен киңәйтүгә, яңа аудитория җәлеп итүгә һәм театр сәнгатенә инновацион алымнар кертүгә юнәлдерелә.

2021 елда Казан яшь тамашачылар театрында Василий Богомолов әсәре буенча «Иваново детство» спектакленең премьерасы уза, куючы — Антон Федоров, берничә тапкыр «Алтын битлек» премиясенә номинацияләнә. Премьера башта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чорында сәхнәләштереләчәк дип планлаштырылса да, Covid-19 булу сәбәпле спектакль бер ел алдан күрсәтелә. Спектакль «Алтын битлек» премиясенең биш тапкыр номинанты, «Арлекин» Россия милли театр премиясе лауреаты һәм номинанты, Зур балалар фестивале җиңүчесе (фестивальнең сәнгать җитәкчесе Сергей Безруковның махсус бүләге), «Алтын битлек» фестиваленең чит ил кунакларына тәкъдим ителгән Russian Case халыкара презентация программасына кертелә[17]. 2022 елда Евгений Шварц пьесасы буенча «Тень» (режиссер — Петр Шерешевский) һәм «Здесь был Кай» (Евгений Тимофеев, режиссер — Артем Устинов) «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең лонг-листына эләгәләр. «Здесь был Кай» «Алтын битлек» фестиваленең «Детский weekend» офф-программасы катнашучылары составына керә[18].

Мөһим даталар

  • 1932 — театр ачыла.
  • 1934 — Марий Эл Республикасына беренче гастроль сәфәре[19].
  • 1935—1940 — чыгышлар, вакытлыча даими сәхнә булмау сәбәпле, башка мәйданчыкларда уздырыла.
  • 1942 — театрга РСФСР дәүләт үрнәк оешмасы исеме бирелә.
  • 1946 — Казан яшь тамашачылар театры Бөтенсоюз балалар театрлары смотрында СССРның иң яхшы театрларының берсе дип таныла[20].
  • 1955 — театрга рәсми рәвештә Ленин Комсомолы исеме бирелә[21].
  • 1965 — СССРның халык артисты Давид Львовский актив иҗади эшчәнлеге[6].
  • 1982 — театр Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясен ала[12].
  • 1992 — «Погром» спектакле өчен Россия Дәүләт премияләре белән бүләкләнә (Борис Цейтлин, Роза Хәйруллина, Мария Рыбасова).
  • 1996 — «Буря» спектакле өчен «Алтын битлек» милли театр премиясен ала.
  • 2001 — Георгий Цхвирав театрның баш режиссеры итеп билгеләнә.
  • 2005 — Владимир Чигишев баш режиссер вәкаләтләрен башкара.
  • 2014 — баш режиссер Туфан Имаметдинов театрга яшь актерларны чакырып, труппаны яңарта.
  • 2020 — баш режиссер вазифасын Радион Букаев үти, ул төрле буыннарны берләштерә торган гаилә театры булдыруны максат итеп куя.
  • 2021 — «Golden Mask Festival» рәсми программасына кергән һәм Россиянең башка шәһәрләрендә таралган «Төнге трамвай» аудиоспектакль-променады кебек әһәмиятле проектларның премьералары.
  • 2022 — театр «Арлекин» премиясе иясе (Россия балалар театры үсешенә керткән зур өлеше өчен).
  • 2024 — «Арлекин» милли театр премиясенә яңа номинацияләр.

Репертуар

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры репертуары эзләнү, дәвамлылык һәм сәнгать тәҗрибәләренең күпьеллык тарихы колачлый. 1932 елда беренче куелышлардан башлап, театр труппасы балалар, яшүсмерләр һәм бөтен гаилә өчен заманча спектакльләргә кадәр классик һәм заманча әсәрләрне, милли һәм дөньякүләм традицияләрне берләштерергә омтыла. Театр репертуары тылсымлы әкиятләрне, заманча социаль кискен драмаларны, мавыктыргыч маҗараларны һәм персонажларның психологик тикшеренүләрен, шулай ук иң киң тамашачыга багышланган оригиналь автор куелышларын берләштерә. Театрның заманча репертуары аның миссиясен чагылдыра — яшь буынны тәрбияләү, илһамландыру һәм яңа офыклар ачу, буыннар иҗатына һәм диалогына җанлы кызыксыну уяту.

Репертуар формалаштыру: беренче еллар (1932—1940)

Казан яшьләр театрының беренче сезоны 1932 елда «Ровесники» пьесасы белән ачыла һәм шул ук вакытта шәһәр өчен истәлекле вакыйгага әверелә. Спектакль белән беррәттән премьерага бер ел кала язылган «Винтовка» спектакле куела. Бу чордан коллектив репертуарга яңа совет һәм балалар пьесаларын, шулай ук төбәк авторларының эшләрен кертергә омтыла. Репертуарның бер өлеше — шәһәр мәйданчыкларында узган махсус җәйге куелышлар, мәсәлән, «Мамай» спектакле[22].

Сәхнәдә традицион спектакльләр һәм театрның сугыштан соңгы үсеше (1940—1960)

Казан яшь тамашачылар театры сугыштан соң үз бинасына күчү һәм коллективның көчәюе белән күләмле һәм тәрбияви характердагы спектакльләр куя башлый. 1946 елда Бөтенсоюз смотрында театр өч төрле спектакль тәкъдим итә, жюриның югары бәясе белән билгеләнә. Бу чорда репертуарда классик куелышлар төп урынны алып тора: А. С. Грибоедовның «Горе от ума», Н. В. Гогольның «Ревизор» әсәрләре, Дефо һәм Жюль Верн романнарының шул ук исемдәге инсценировкалары, халык әкиятләре һәм татар драматурглары әсәрләре[2].

Тәрбия миссиясе һәм яңа агымнар (1960—1980)

1960 еллардан башлап, спектакльләр исемлеге яшьлекне сайлауга багышланган шигъри спектакльләр, пьесалар, шулай ук лирика һәм психологик тирәнлек белән сугарылган драма әсәрләре белән баетыла. XX гасыр классигы Гавриил Троепольский, Борис Васильев, Виктор Драгунский әсәрләре буенча куелган спектакльләр шактый урын ала; «Два капитана», «Мужчина 17 лет», «Современные ребята», «Пеппи Длинныйчулок», «Степан Разин» спектакльләре куела[2].

Параллель рәвештә эксперименталь һәм камералы куелышлар белән Кече сәхнә эшли. Биредә «Пушкин. Главы из романа», «Стеклянный зверинец», «Опасный поворот» әсәрләре сәхнәләштерелә[2].

Эволюция: эпоха режиссёрских открытий и фестивалей (1980—2000)

1980 елларда театр стереотиплардан читкә китеп, «режиссерлык театры» сыйфатын ала. Борис Цейтлин һәм Владимир Фейгин җитәкчелегендә «Дракон», «Звезды на утреннем небе», «Погром» (РФ Дәүләт премиясе), «Добрый человек из Сычуани», «Буря» («Алтын битлек» премиясе), «Розенкранц и Гильденстерн мертвы» һәм башка бик күп спектакльләр куела[23][24].

Ул чорда репертуарда дөньякүләм классик әсәрләр, яшьләр һәм өлкәннәр өчен психологик драмалар, шулай ук хәзерге авторларның әсәрләренә нигезләнгән куелышлар актив кулланыла башлый.

Хәзерге заман: төрлелек, экспериментлар һәм гаилә театры (2000—2020)

undefined

Казан яшь тамашачылар театрының бүгенге репертуары төрле яшьтәге тамашачыларга өчен төзелгән. Театрда традицион әкияттән тыш, «Сказка про Репку», «Кошкин дом», «Остров сокровищ», Гогольның «Игроки», Шоуның «Пигмалион», Островскийның «Женитьба Бальзаминова», Пушкинның «Капитанская дочка» кебек куелышлар бара[25].

Театр инклюзив, мәгариф һәм гаилә проектларын гамәлгә ашыра, лабораторияләр һәм балалар театр фестивальләре үткәрә. Театр программасы классик әсәрләрне заманча театр формалары белән берләштерү нәтиҗәсендә формалаша, шулай ук бүгенге яшьләр тормышына, мәгарифкә, гаилә мөнәсәбәтләренә һәм социаль мәсьәләләргә кагылышлы көнүзәк темаларны яктырта торган пьесаларның премьералары керә[26][27].

Театр труппасы

Заманча состав[28]:

Татарстан Республикасының халык артисты
  • Вячеслав Казанцев
  • Нина Калаганова
  • Надежда Кочнева
  • Евгений Царьков
  • Галина Юрченко
  • Михаил Меркушин
  • Сергей Мосейко
  • Роман Ерыгин
  • Гүзәл Шакирҗанова
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Калган артистлар
  • Диана Никульцева
  • Виталий Дмитриев
  • Евгений Быльнов
  • Илфат Садыйков
  • Эльмира Рәшитова
  • Эльвина Сафина
  • Гузәл Вәлишина
  • Полина Малых
  • Ярослав Кац
  • Валерий Антонов
  • Мария Мухортова
  • Дарья Бакшеева
  • Руслан Зубайраев
  • Даниил Кукушкин
  • Руслан Шәрипов
  • Нияз Зиннәтуллин
  • Сергей Лушкин
  • Артём Люлин

Театр бинасы

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры үз эшчәнлеген Казанның XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында төзелгән архитектура һәйкәлләренең берсе булып саналган Островский урамы, 10 адресы буенча урнашкан бинада алып бара. Бу бина элеккеге Сәүдәгәрләр клубы йорты булып тора һәм биредә Казан сәүдәгәрләре вәкилләренең, аеруча Журавлевлар гаиләсенең җыеннары уза. Аларның химаячелеге бинаның зиннәтле һәм үзенчәлекле тышки кыяфәтен формалаштыруда зур роль уйный. Шунлыктан бу бина мәдәни һәм тарихи мирас буларак әһәмияткә ия.

Бина төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты статусына ия. Объектны саклау Татарстан АССР Министрлар Советының 1959 елның 30 октябрендәге 591 санлы карары белән билгеләнгән. Әлеге карар Татарстан АССР территориясендә урнашкан мәдәният һәйкәлләрен саклау, торгызу һәм мәгълүматларын тарату чараларын күздә тота[29].

Бинаның архитектура үзенчәлекләре

Һәйкәлнең тарихи стиле һәм статусы

Бина кирпечтән эшләнгән, штукатурка белән капланган һәм асимметрия элементлары булган катлаулы фасад композициясенә ия. Югары дәрәҗәдә эре почмаклы эркер аерылып тора. Корылманың архитектура стиле Иске Казан шәһәренә хас үзенчәлекләрне эчке бизәлешнең псевдомавритан мотивлары белән тоташтыра, мәсәлән, түшәм бизәкләре, декоратив розеткалар, камин конструкцияләр һәм мич эшләнмәләре.

Театр интерьерлары

Бина 1996 елда җитди янгыннан һәм алты еллык төзекләндерү эшләреннән соң капиталь яңартыла. Фойе  [рус.], баскычлар һәм тамаша заллары алтын белән йөгертелгән ак мәрмәр белән бизәлгән. Бизәкләрдә ачык ак төс өстенлек итә, ул иркенлек һәм тантаналылык хисе тудыра, сәхнәдәге кызыл бәрхет пәрдәләр тамашачыларның игътибарын җәлеп итәй. Мондый бизәлеш олыларга гына түгел, балаларга да истә калырлык үзенчәлекле театраль атмосфера тудырырга ярдәм итә.

Тышкы бизәлеш

Бинаның фасады матур детальләр белән бизәлгән. Фасадның уникаль яктырткычы, үтеп баручыларның карашларын җәлеп итеп һәм бер үк вакытта театр рекламасы функциясен үтәп, аеруча эффектлы күренә.

Бинаның тарихи функцияләре

Объект театрга тапшырылганчы, XX гасыр башында биредә тамаша, бию залы, ресторан һәм бильярд залы булган сәүдәгәрләр клубы урнашкан була. Беренче бөтендөнья сугышы елларында бина Казанда беренче рентген аппараты булган хәрби госпиталь буларак файдаланыла. Совет елларында Көнчыгыш клубы функцияләрен башкара, бина 1940 елдан Казан яшь тамашачылар театрына тапшырыла.

Хәзерге торышы һәм реконструкция

2020 елларда бина, театрның техник тәэмин ителешен һәм инфраструктурасын яңарту максатыннан, халыкара капиталь реконструкция өчен вакытлыча ябыла. Бинаны заманча уңайлы театр мәйданчыгы таләпләренә яраклаштырып, чын таяныч конструкцияләрне, лепка белән бизәлгән декоратив бизәк элементларын, фасадларны һәм архитектура күренешен саклап калу планлаштырыла. Реставрация  [рус.] эшләре тәмамлангач, театр якынча 2026—2027 елларда үз эшен яңартачак дип көтелә[30].

Бүләкләр

  • Россия Федерациясе дәүләт премиясе — театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен лауреат исеменә лаек була.
  • М. Х. Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе[31].
  • 1996 — «Алтын битлек»[31].
  • 1982 — Татарстан комсомолының Муса Җәлил премиясе.
  • 2022 — «Арлекин» премияләре һәм Россия Театр эшлеклеләре берлегенең махсус премияләре балалар театрын үстерүгә зур өлеш керткән өчен[32].
  • 2023 — «Тантана» республика театр премиясе. Театр өч номинациядә бүләкләнә: икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен (Эльмира Рәшитова, «Здесь был Кай» спектаклендә Герда роле өчен), иң яхшы ир-ат роле өчен (ТР халык артисты Сергей Мосейко, «Шварц, человек, тень» спектаклендә Шварц роле өчен) һәм иң яхшы актерлар ансамбле өчен («Людмила и Руслан» балладасы[33]).

Искәрмәләр

  1. Попечительский совет ТЮЗа
  2. 1 2 3 4 Казанский театр юного зрителя (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  3. Где первая «Золотая маска» Казани? «АиФ» проводят конкурс. 1 август 2025 тикшерелде.
  4. Казанский театр юного зрителя (ТЮЗ) - Культура -- Моя Казань. kazan.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  5. 1 2 Редактор. Нас целый город (рус.). Журнал «Казань» (5 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 5 март 2022 года.
  6. 1 2 Режиссер Казанского ТЮЗа: «Виртуальная реальность не заменит живой игры актера» (2022-03-27). 1 август 2025 тикшерелде.
  7. Директор музея Аксенова: «Василий Павлович был бы счастлив спектаклю в Казанском ТЮЗе» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  8. Театральные музеи и архивы России и Русского зарубежья (рус.). theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  9. Нас целый город (рус.). kazan-journal.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  10. Театр юного зрителя празднует юбилей (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  11. Фрагменты из книги Г. Беспальцевой «Волгоградскому ТЮЗу - 50. ABRISS ТЕАТРА»: В Казань – к новой судьбе… (рус.). tuz-volgograd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  12. 1 2 Нина Калаганова: «Дети смотрят постановку, а учитель сидит в коридоре с телефоном. Это не укладывается в моей голове» (2020-11-24). 2 август 2025 тикшерелде.
  13. 1 2 3 Золотая Маска - фестиваль и премия. www.goldenmask.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 5 март 2022 года.
  14. globus. Георгий Цхвирава (рус.). http://www.globus-nsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 5 март 2022 года.
  15. Владимир Чигишев: «Идеального театра быть не может» (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 5 март 2022 года.
  16. Журнал Театр. • Радион Букаев назначен главным режиссёром Казанского ТЮЗа (ингл.). Журнал Театр. (16 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 20 март 2022 года.
  17. Russian Сase 2022 (ингл.). Golden Mask. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 5 март 2022 года.
  18. Здесь был Кай (ингл.). Golden Mask. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  19. Режиссер Казанского ТЮЗа: «Виртуальная реальность не заменит живой игры актера» (2022-03-27). 3 август 2025 тикшерелде.
  20. Казанский тюз от «Погрома» до «Оскара». 3 август 2025 тикшерелде.
  21. Купеческое собрание, Восточный клуб, Театр юного зрителя... - Республика Татарстан | РТ Онлайн (рус.). rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  22. Нас целый город (рус.). kazan-journal.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  23. Казанский театр юного зрителя | Покажу Казань (рус.). www.kazan-guide.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  24. Казанский ТЮЗ. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  25. Казанский ТЮЗ: просто о сложном, сложно о простом. 3 август 2025 тикшерелде.
  26. Казанский государственный театр юного зрителя — Казань, ул. Островского, д. 10. Подробная информация о театре: расписание, фото, адрес и т. д. на официальном сайте Культура.РФ (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  27. ГБУ Казанский государственный театр юного зрителя — сведения о компании, контакты, данные о собственниках, финансовые показатели. 3 август 2025 тикшерелде.
  28. Люди театра. www.puppet-show.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  29. Центр культурного наследия Татарстана (рус.). centr-nasledie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  30. Казанский ТЮЗ и дом Агафуровых в Екатеринбурге готовят к реставрации. 3 август 2025 тикшерелде.
  31. 1 2 'Казанскому ТЮЗу 85 лет (рус.). Портал муниципальных образований РТ (новый). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2025.
  32. Казанский ТЮЗ удостоился спецпремии Союза театральных деятелей РФ. 3 август 2025 тикшерелде.
  33. ТЮЗ Казани стал лауреатом премии «Тантана» в трех номинациях с тремя премьерами. 3 август 2025 тикшерелде.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә