Корбан-роман

«Корбан-роман» — Татарстанда төшерелгән нәфис фильм (рус телендә).

А. С. Пушкин премиясе лауреаты Илдар Әбүзәровның «Корбан-роман» повесте (2009) буенча кыйсса (рус. притча) жанрында төшерелгән.

Эчтәлеге

Вакыйга Польшада бара. Марс белән Йосыф — абыйлы-энеле скрипкачылар. Марс — билгеле музыкант, концертлар белән илләр гизә. Йосыф оркестр чокырында 6- пультта гына утырса да, абыйсына: «Синең бармакларыңда музыка бар, йөрәгеңдә — юк», — дип бәя куя.

Йосыф Марысяны ярата, ә Марыся үзенең дус кызы Камиллага өйләнгән Марсны ярата. Марыся өчен бәхәстә абыйлы-энеле кан дошманга әйләнә. Марысяның авыру икәнен белгән Йосыф, нәзер итеп, корбан чалдырырга була (кинофильмның исеме дә шуннан алынган).

Повестьтан аермалы буларак (анда ике героиня да үлә), кинофильмда Камилла гына юл кырылышында һәлак була.

Рольләрдә

Актёр Роле
Даниил Шиһапов Йосыф Йосыф
Эрнест Тимерханов Марс Марс
Александра Елагина Марыся Марыся
Ләйсән Дусаева Камилла Камилла
Роза Хәйруллина Хәбирә-апа Хәбирә-апа
Нурлан Канетов бию

Төшерү төркеме

undefined

Дөнья күрүе

  • 2013 — IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә трейлеры күрсәтелә.
  • 2014 — X Казан халыкара мөселман киносы фестивале алдыннан «Мир» кинотеатрында (Казан) фильмны беренче ябык күрсәтү (рус. закрытый показ) була.
  • 2014, октябрь — I халыкара «Ефәк юлы» кинофестивалендә (Сиань, Шэнси провинциясе, Кытай) күрсәтелә.

Чыганаклар

  1. М. Подольская. «Корбан-роман» — гомуми темага бик Казанча фильм. «Казань», 2014, № 9.
  2. А. Мирханова. Күк — якын. «Корбан-роман»ны карагач. «Казань», 2014, № 9.

Шулай ук карагыз