Деми Ловато

Деметрия Девонн «Деми» Ловато (ингл. Demetria Devonne «Demi» Lovato; 20.8.1992) — Америка актрисасы, җырчы. «Дисней» компаниясенең «Җәйге лагерьда рок» һәм «Җәйге лагерьда рок 2» фильмнарындагы Митчи Торрес ролен башкаруы белән таныла. Шулай ук ул Дисней каналының «Саннига өмет бирегез» сериалында катнаша. 2009 елда Деми «Принцессаларны саклау программасы» фильмында төп рольләрне башкара. Тагын ул «Барни һәм дуслар» сериалында кечкенә генә роль башкара[2].

Җырчы буларак, Деми үзенең альбомын Don’t Forget 2008 елның 23 сентябрендә чынара[3]. Ул Billboard 200 рейтингында икенче урын ала[4]. Беренче атнада 89 000 күчерелмә сатыла. Аннан соң 473 000 пластинка. Үзенең интервьюсында Ловато альбомны 10 көн өчендә ясаулары турында әйтә[5]. 2009 елның 21 июлендә[6] икенче альбом Here We Go Again чыга. Беренче атнада 108 000 күчерелмә сатыла, бу альбом исә Billboard 200 исемлегендә беренче урын ала[7].

Тәрҗемәи хәле

Деметрия Девонн Ловато 1992 елның 20 августында, АКШ'ның Нью-Мексико штатындагы Альбукерк шәһәрендәге Патрик Ловато һәм Дианна Харт де ла Гарца гаиләсендә туа[1].

Фильмография

Чыгу елы Төре Татарча исеме Чын исеме Роле
2004 сериал Барни һәм дуслар Barney & Friends Анжела
2006 сериал Качу Prison Break Даниелла Картин
2007 сериал Кыңгырау тавышы As the Bell Rings Шарлотта Адамс
2007 сериал Джордан гына Just Jordan Николь
2008 телефильм Җәйге лагерьда рок Camp Rock Митчи Торрес
20082010 сериал Disney 365 Disney 365
2009 телефильм Barney: Top 20 Countdown Barney: Top 20 Countdown Анжела
2009 телефильм Принцессаларны саклау программасы Princess Protection Program Розалинда шәһзадә / Рози
20092011 сериал Саннига өмет бирегез Sonny with a Chance Санни Монро
2010 сериал Дәрт анатомиясе Grey's Anatomy Хейли Мэй
2010 телефильм Җәйге лагерьда рок 2:Соңгы концерт Camp Rock 2: The Final Jam Митчи Торрес

Дискография

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 "Demi Lovato Biography – Facts, Birthday, Life Story", The Biography Channel. A+E Networks.
  2. Richard Ouzounian. Just your average teen, except for the fame part - thestar.com, www.thestar.com (2010-08-27). 27 август 2010 тикшерелде.
  3. Daniel Kreps. On the Charts: Demi Lovato & Kings of Leon Debut High, Metallica Rule. Rolling Stone (1 октябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2008. Архивировано 4 октябрь 2008 года.
  4. Gary Trust (February 5, 2010). Ask Billboard: Miley’s New Movie Music Billboard. Retrieved 2010-09-02.
  5. Demi Lovato Opens Up About New Album, Past Heartbreak 2010 елның 3 октябрь көнендә архивланган.Калып:Dead link
  6. Demi Lovato First Single Announcement. Demi Lovato. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2009.
  7. Demi Lovato Debuts At No. 1 On Billboard 200, But Michael Jackson Still Reigns Billboard.com. Retrieved on 2009-07-29.