Денис Паслер
Денис Владимир улы Паслер (1978 елның 29 октябре, Североуральск, Свердловск өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2019 елның 18 сентябреннән Оренбург өлкәсе Губернаторы (2019 елның 21 мартыннан 18 сентябренә кадәр Оренбург өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы).
Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе (2012—2016)[1].
Тәрҗемәи хәле
Денис Паслер 1978 елның 29 октябрендә Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәрендә туа. Урал тау университетын тәмамлагач, 2001 елда Денис Паслер «Североуральск ЖБИ заводы» ЯАҖдә сату бүлеге башлыгы вазифасында эшли башлый, аннары предприятиенең коммерция директоры итеп билгеләнә. Соңрак, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе итеп билгеләнгәнче, «Североуральск ЖБИ заводы» ҖЧҖ генераль директоры булып эшли.
2004-2005 елларда «Краснотурьинскмежрайгаз» ААҖ белән җитәкчелек итә. 2005 елдан 2009 елга кадәр «ГАЗЭКС» ЯАҖ (Свердловск өлкәсе) белән җитәкчелек итә. 2009-2010 елларда «Свердловскэнергосбыт» ААҖнең идарәче директоры була, ә 2010 елның 25 декабреннән 2012 елга кадәр «Екатеринбурггаз» ААҖ генераль директоры вазифасын башкара.
2008 елның 2 мартында 19 нчы санлы Серов бермандатлы сайлау округыннан Свердловск өлкәсе Канун чыгару җыены вәкилләре палатасы депутаты итеп сайлана. 2008 елдан 2011 елга кадәр — Серов сайлау округыннан Свердловск өлкәсе Канун чыгару җыены вәкилләре палатасы депутаты. 2009 елның маенда «Бердәм Россия» фиркасенең төбәк сәяси советы составына, 2011 елның маенда фирка сәяси советы Президиумы составына сайлана.
2011 елның декабреннән 2012 елның июненә кадәр Свердловск өлкәсе Канун чыгару җыены депутаты, инфраструктура үсеше һәм торак сәясәте комитеты әгъзасе.
2012 елның 19 июнендә Свердловск өлкәсе Хөкүмәте рәисе вазифасына тәкъдим ителә һәм билгеләнә. 2012 елның 20 июнендә, губернатор указы нигезендә, вазифага керешә. 2016 елның 26 сентябрендә үз теләге белән отставкага китә[2].
2017 елның 10 мартыннан «Т Плюс» ГАҖ генераль директоры вазифасын башкара, ә 2017 елның 4 апреленнән «Т Плюс» ГАҖ идарәсе рәисе[3].
Оренбург өлкәсе Губернаторы
2019 елның 21 мартында Владимир Путин отставкага киткән Юрий Берг урынына Паслерны Оренбург өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[4].
29 апрельдә Денис Паслер кандидатурасы Оренбург өлкәсе Губернаторы сайлауларында катнашу өчен «Бердәм Россия» праймеризында тәкъдим ителә[5]. Денис Паслер «Бердәм Россия» праймеризында җиңү яулый. Аны 2019 елның 1 июнендә төбәк конференциясендә 153 вәкилдән 141 вәкил хуплый[6].
Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Оренбург өлкәсе Губернаторы сайлауларының беренче турында 65,93% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[7].
2020 елның 21 декабреннән Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасе[8].
Шәхси тормыш
Әтисе — Владимир Эмиль улы Паслер, Североуральск шәһәренең эре эшмәкәре, транспорт бизнесы хуҗасы[9]. 2017 елның июнендә вафат була[10].
«РИА Новости»га биргән интервьюсында Денис Паслер әтисе ике эштә йөкче-йөртүче булып эшли, ә әнисе шәһәр спорт комитетында эшли. Ул үзенең бик иртә эшли башлавын, 14 яшендә дуслары белән вагоннар бушатуы турында әйтә[11].
Абыйсы — Владимир Паслер, элек Североуральск шәһәр Думасы депутаты һәм «Североуральск ЖБИ заводы» ҖЧҖ коммерция директоры, хәзер Североуральск шәһәре вице-мэры[12].
Энесе — Иван Паслер, күп еллар дәвамында газ индустриясендә эшли. 2020 елның августына «Екатеринбурггаз» АҖ генераль директоры урынбасары һәм баш инженер вазифасын башкара[13][14].
Беренче хатыны — Лариса Паслер, спортчы була, «Уралочка» волейбол клубы өчен уйный. Беренче никахта Денис Паслерның ике улы туа: Михаил һәм Денис. 2013 елда аерылышканнар, балалары әниләре белән яши.
Икенче хатыны — Елена Герц, табиб-косметолог булып эшли, хәзер — медиа-менеджер, мөхәррир һәм нәшир[15]. Өч балалары бар: Еленаның беренче никахтан улын һәм кызын һәм уртак улларын тәрбияләп үстерәләр[16].
Спорт белән мавыга, Североуральск шәһәренең олылар һәм балалар футбол командаларын җитәкли. Элек «Урал» футбол клубының директорлар советына керә. Үзе актив рәвештә футбол уйный һәм спорт йөзүе белән шөгыльләнә[17][18].
2019 елның 12 апрелендә Оренбургта Космонавтика көненә багышланган «Галәм йөгерү» — ерак арага йөгерү буенча массакүләм ярышларда катнаша[19].
Искәрмәләр
- ↑ Денис Владимирович Паслер. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2018. Архивировано из оригинала 29 сентябрь 2016 года.
- ↑ Свердловский премьер Денис Паслер ушёл в отставку. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2016. Архивировано 27 сентябрь 2016 года.
- ↑ Паслер Денис Владимирович 2018 елның 1 март көнендә архивланган.//ПАО «Т Плюс»
- ↑ Денис Паслер назначен врио губернатора Оренбургской области: Политика: Облгазета. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2019. Архивировано 21 март 2019 года.
- ↑ "Единая Россия" определилась с кандидатами на предварительное голосование. РИА56. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2019. Архивировано 29 апрель 2019 года.
- ↑ Партия «Единая Россия» определилась с кандидатом на выборах губернатора Оренбуржья. «Урал 56». 1 июня 2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2019. Архивировано 1 июнь 2019 года.
- ↑ На выборах губернатора Оренбургской области победил Паслер с 65,93% голосов (рус.). www.kommersant.ru (9 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2019. Архивировано 21 сентябрь 2019 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2020. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Биография врио губернатора Оренбургской области Дениса Паслера. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ У бывшего свердловского премьера Дениса Паслера умер отец. Информационное агентство «Европейско-Азиатские Новости». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ Денис Паслер: мне нравится решать масштабные и сложные задачи (рус.). РИА Новости (20190520T1607). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 ноябрь 2020. Архивировано 25 октябрь 2020 года.
- ↑ Кто такой Денис Паслер, который возглавил Оренбургскую область. Биография. www.znak.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 21 март 2019 года.
- ↑ Что известно о семье врио губернатора Оренбургской области Дениса Паслера? Урал56.ру (22 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ На Эльмаше началась масштабная реконструкция газопровода. Свердловское областное телевидение (26 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2020. Архивировано 20 февраль 2022 года.
- ↑ Премьерная жена. 16 откровений супруги Паслера: о семье, бизнесе и политике. И немного кокетства: «Никто не знает, что мой муж – председатель правительства». ura.news. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ «Вышла бы за старого олигарха – упрекнули бы в любви к деньгам, за студента – в пристрастии к сексу…». Откровения жены Дениса Паслера о недостатках мужа, о детях и совместном отдыхе. ФОТО. ura.news. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ ПАСЛЕР Денис Владимирович — биография, новости, фото, дата рождения, пресс-досье. Персоналии ГлобалЕБУРГ.ру. globaleburg.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ Паслер Денис Владимирович (рус.). ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019. Архивировано 23 март 2019 года.
- ↑ Денис Паслер участвует в "Космическом забеге". Беловка.РУС (12 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2022. Архивировано 16 февраль 2020 года.