Джордж Оруэлл
Джордж О́руэлл (ингл. George Orwell, чын исеме Эрик Артур Блэр, ингл. Eric Arthur Blair; 25 июнь 1903 — 21 гыйнвар 1950) — Британия язучысы һәм публицисты. «1984» антиутопик романы һәм «Мал ишегалды» хикәясе авторы буларак танылган. Сәяси телгә соңрак киң таралган салкын сугыш төшенчәсен кертә[6][7].
Тәрҗемәи хәле
Эрик Артур Блэр 1903 елның 25 июнендә Мотихарида (Һиндстан) Британия әфьюн бүлеменең колониаль башкармасы хезмәткәре гаиләсендә туа[8]. Изге Киприан мәктәбендә белем ала. 1917 елда стипендия ала һәм 1921 елга кадәр Итон Колледжына йөри. 1922 елдан 1927 елга кадәр Бирмада колониаль полициядә хезмәт итә. Соңрак озак вакыт дәвамында Бөекбританиядә һәм Аурупада төрле даими булмаган эшләрдә эшләп гомер сөрә. Шул ук вакытта нәфис проза һәм публицистика яза башлый. Парижга инде ул язучы булу нияте белән килә.
1936 елда өйләнә. Инде алты айдан хатыны белән Испаниядәге гражданнар сугышының Арагон фронтына китә. Сугышта авыр яраланганчыга кадәр бер ярым ел үткәрә.
Икенче бөтендөнья сугышы дәвамында Би-би-си каналында антифашистик тапшыру алып бара.
1950 елның 21 гыйнварында туберкулёз чиреннән Лондонда үлә.
Искәрмәләр
- ↑ http://www.bbc.co.uk/history/historic_figures/orwell_george.shtml
- ↑ George Orwell // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
- ↑ 1 2 3 4 5 Kindred Britain
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118590359 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Вудкок Д., Bell A. George Orwell [неопр.] — Encyclopædia Britannica, Inc., 2022.
- ↑ Cold War [ингл.] // Encyclopædia Britannica
- ↑ Orwell for our time [ингл.] The Guardian
- ↑ GEORGE ORWELL'S BIRTHPLACE BECOMES MUSEUM // BBC, ARENA GAZETTE NEWS WEEK, 14 August 2014 [ингл.]:"Orwell’s father worked for the opium department of the British government overseeing the production and storage of the drug before it was exported to China."