Дилә Еникиева

Дилә Еникиева (Дилә Дәрд кызы Еникиева, Dilə Dərd qızı Yenikieva) — табиб (психиатр), язучы, детектив һәм фәнни-популяр романнар авторы, медицина фәннәре кандидаты.

Тормыш юлы

1951 елның 28 гыйнварында Уфада табиблар гаиләсендә туган. Әтисе Дәрд Гали улы, табиб, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, әнисе Рәисә Нәби кызы, табиб, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы. Энесе Искәндәр Дәрд улы, табиб, медицина фәннәре кандидаты, АКШта яши.

Дилә Еникиева З- Мәскәү медицина институтын тәмамлаган (1974). В.М. Бехтерев исемендәге Ленинград психоневрология институтында «Гомуми табиб практикасында йокы дарулары һәм транквилизаторларны артык куллануга диагноз кую» темасына медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1981).

Хезмәт юлы

  • 1976-1989 2- Мәскәү медицина институтының психиатрия кафедрасында эшли.
  • «Россия сексологлары берлеге» (шәхси оешма) рәисе.

Әдәби эшчәнлеге

Фәнни-популяр китаплар, детективлар һәм «тойгылы» әсәрләр яза.

Тәнкыйть

Күп кенә тәнкыйтьчеләр (Дм. Быков[1], Е.А. Ермолин[2], М. Бейлькин [3], И.С. Кон [4]) аның язган әсәрләренә түбән бәя куялар, ә аның үзенә һәм кызына фәнни исемнәрне (психология докторы, профессор) фәнни оешма (ВАК) түгел, ә коммерция оешмасы биргәнлеккә төртеп күрсәтәләр.

Гаилә хәле

Кияүдә. Ире — Валерий, спорт мастеры кандидаты. Дилә Еникиева сөйләвенчә, ул ире белән дус кызы белән бәхәсләшкәннән соң таныша: ул спортчыны җәлеп итеп, аннан соң ташлап җибәрә алачагына бәхәсләшә, ләкин ахырда аның белән кала.

Кызы — Яна Еникиева (1986 елда туган), психолог һәм сексолог[5][6]. Россия сексологлары ассоциациясе идарәсе әгъзасы.

Әдәбият

  • «Сексуаль тайпылышлар» (1997)
  • «Секс: гармония һәм дисгармония. Серия: Табиб белән әңгәмә» (1997)
  • "Сәясәтчеләр, бизнесменнар, яңа руслар ничек һәм ни өчен эчә» (1997)
  • «Үзеңнең яртың белән мөнәсәбәтләрне ничек җайларга» (1998)
  • «Ничек яхшы ир тәрбияләргә» (1998)
  • «Ир һәм сөяркә. Хатын һәм сөяркә» (1998)
  • «Популяр психиатрия» (1998)
  • «Сөекле булу сәнгате»(1999)
  • «Ышанычсыз ир. Ышанычсыз хатын» (1999)
  • «Табиб, мине чамасын белеп эчәргә өйрәтегез» (2000)
  • «Көндәштән ничек котылырга» (2000)
  • «Үткәндәге гөнаһлар» (2001)
  • «Казанова дублеры» (2001)
  • «Гаепсез гаеп тагып булмый» (2001)
  • «Ирләр ягында уйнау» (2001)
  • «Итальян сюрпризы» (2001)
  • «Яратырга мәҗбүр ит» (2001)
  • «Бала һәм үсмер арасында чик: психиатрия белеме нигезләре» (2001)
  • «Хатын-кызны үпкәләтү куркыныч» (2001)
  • «Гусар рулеткасы» (2001)
  • «Русча вендетта» (2002)
  • «Ике бик аз ришвәт»(2002)
  • «Күз бәйләп вист уйнау» (2002)
  • «Үзенчәлекле секс» (2002)
  • «Секс гармониясе» (2002)
  • «Мин ирне дөрес сайламаганмын» (2002)
  • «Хатын –кыз серләре, барлык ханымнар моны эшли» (2003)
  • «Хатын-кызны зурайтып карау» (2003)
  • «Зәңгәр ай астында зәңгәр мәхәббәт» (2004)
  • «Диагноз: сәясәтче. Россия сәяси элитасы психиатр-сексопатолог күзлегеннән»(2004)
  • «Хатын-кыз логикасы — үтерә торган корал» (2004)
  • «Хатын-кыз гафу итми» (2004)
  • «Мәхәббәт һәм секс. Гаилә парлары һәм сөяркәләр өчен энциклопедия» (2004)
  • «Бер кат очрашу өчен танышам» (2004)
  • «Гомерлек парлар өчен секс-меню» (2004)
  • «Суперсекс. Гаилә парлары һәм сөяркәләр өчен» (2004)

Искәрмәләр

  1. Быков Д. Психфактор // Огонёк. — 2005. — № 50.
  2. Ермолин Е. Книжная полка Евгения Ермолина // Новый мир. — 2004. — № 10.
  3. М. Бейлькин, В. Буйков, М. Пашков. Ятрофобия гомосексуалов как сексологическая проблема. / «Соц. и клинич. психиатрия». — 2004. — С. 330.
  4. Компроматлар сугышы
  5. О себе. Официальный сайт Дили Еникеевой. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.
  6. Яна Валерьевна Еникеева. Life-inStyle.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026.