Дьякова Софья Чжановна

Софья Чжановна Дьякова (рус. Дья́кова, Со́фья Чжа́новна, 30 сентябрь 2008) — Россия йөзүчесе, ирекле стиль белән 200 метрдан 1500 метрга кадәр дистанцияләрдә чыгыш ясый. Шәхси һәм эстафета дисциплиналарында Россия чемпионы[1][2], 2023 елда ирекле стиль белән 400 м дистанциядә БДБ илләре уеннары чемпионы[3], 2024 елгы БРИКС илләре уеннарының ике тапкыр чемпионы[4][5].

Тормыш юлы

2008 елның 30 сентябрендә туган[6].

Спорт карьерасы

Казанның «Дельта» клубында Светлана Чепик һәм Елена Камешкова җитәкчелегендә шөгыльләнә. Россия ярышларында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясый[7] [8].

2021 елда «Россиянең спорт мастеры» дәрәҗәсен ала[9].

2022 елда ирекле стиль белән 4×200 метр эстафетасында Россия чемпионы була.

2023 елда БДБ илләре уеннарында алтын медаль[10] һәм Россия чемпионатында өч алтын медаль яулый[11].

2024 елда ике тапкыр Россия чемпионы[12] һәм ике тапкыр БРИКС илләре уеннары чемпионы була[13]. Будапешттагы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында, ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә 8 нче урынны алып, яшүсмерләр арасында Россия рекордын куя[14] һәм 800 метр дистанциядә 9 нчы урынны ала.

2025 елда 800 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Россиянең яңа яшүсмерләр рекорды куеп[15] һәм 400 метрга ирекле стиль белән финал ярышында Россия чемпионатында җиңү яулый. Шаморин (Словакия) шәһәрендә узган яшүсмерләр арасындагы Европа чемпионатында 400[16] һәм 800 метрга ирекле стиль белән йөзүдә җиңә[17], 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә бронза призёр була[18]. Сингапурда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнаша — 800 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 14 нче вакытны (8:33,16) күрсәтеп, ярымфиналда кала[19].

2025 елда Отопенида узган яшүсмерләр арасында йөзү буенча дөнья беренчелегендә Россия спортчылары нейтраль статус белән чыгыш ясыйлар. Кызлар арасында 4×200 м га ирекле стиль белән эстафетада Софья Дьякова, Ксения Мишарина, Анастасия Колпакова һәм Милана Степанова катнашындагы команда 5 нче урынны ала һәм Россиянең яшүсмерләр рекордын (7:59,62) куя[20].

2026 елның апрелендә Санкт-Петербургта узган Россия Кубогы финалында Дьякова 400 м га ирекле стиль белән йөзүдә 4:09,08 нәтиҗәсе белән җиңү яулый[21]. Әлеге нәтиҗә белән ул Европа чемпионатына эләгү өчен нормативны үти[22].

2026 елның июнендә Казанда узган Россия чемпионатында Дьякова 400 м га ирекле стиль белән йөзүдә 4:10,23 нәтиҗәсе белән чемпион була[23]. 4×200 м га ирекле стиль белән эстафетада Дьякова катнашындагы Татарстан Республикасы командасы 8:08,33 нәтиҗәсе белән 3 нче урынны яулый[24].

2026 елның 20 июнендә Россия Су спорт төрләре федерациясе 2026 елгы Европа чемпионатына йөзү буенча Россия җыелма командасы составын игълан итә, 44 спортчы арасында Софья Дьякова да бар[25].

2026 елның июлендә Мюнхенда узган Европа юниорлар чемпионатында, нейтраль статуста чыгыш ясап, Дьякова ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә 1:58,32 нәтиҗәсе белән көмеш медаль яулый[26][27][28].

Спортта ирешкән уңышлары

Халыкара

Ел Турнир Дисциплина Урын Нәтиҗә
2022 Дуслык уеннары 400 м и/с 1
эст. 4×200 м и/с 1
Азия балалары  [рус.] 800 м и/с[29] 1
2023 БДБ илләре уеннары 200 м и/с 2 1:59,71
400 м и/с 1 4:11,72
Россия-Кытай яшьләр уеннары 200 м и/с[30] 2 2:00,99
эст. 4×100 м и/с 3
2024 БРИКС илләре уеннары 200 м и/с 1 1:58,73
400 м и/с 1 4:07,07

Милли

Ел Турнир Дисциплина Урын Нәтиҗә
2022 Россия чемпионаты эст. 4×200 м в/с 1 2:01,49
2023 Россия чемпионаты 400 м и/с 1 4:07,17
1500 м и/с 1 16:27,73
эст. 4×200 м и/с 1 2:00,75
Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты 400 м и/с 2 4:04,39
эст. 4×200 м и/с 2 7:53,48
2024 Россия чемпионаты 400 м и/с 1 4:08,37
1500 м и/с 2 16:25,63
эст. 4×200 м и/с 1 8:03,00
Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты 400 м и/с 1 4:02,12
800 м и/с 2 8:19,36
2025 Россия чемпионаты 400 м и/с 1 4:06,50
800 м и/с 1 8:24,93

Искәрмәләр

  1. ЧР-2023. Два рекорда России и один юношеский рекорд России установили пловцы в четвертый день чемпионата России по плаванию (рус.). russwimming.ru. Всероссийская федерация плавания (19 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  2. Чемпионат России по плаванию — 2024: результаты первого дня соревнований (рус.). championat.com. Чемпионат (14 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  3. Россиянка Софья Дьякова выиграла первое золото у пловцов на II Играх стран СНГ (рус.). belta.by. БЕЛТА (10 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  4. Сборная России — победитель командного зачета по плаванию Игр БРИКС (рус.). russwimming.ru. Всероссийская федерация плавания (22 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  5. Россиянин Жидков победил на дистанции 100 м вольным стилем на Играх БРИКС (рус.). matchtv.ru. Матч ТВ (20 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  6. Дьякова Софья Чжановна - DIAKOVA Sofia (рус.). news.sportbox.ru. Sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  7. Дьякова Софья Ч. (рус.). sportcubes.ru. SportCubes. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  8. Софья Дьякова: «Гилязовой негде тренироваться в Челнах, там 25-метровый бассейн» (рус.). tatar-inform.ru. Татар-информ (14 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  9. Приказ «О присвоении спортивного звания „Мастер спорта России“» от 28.07.2021 г. № 85-нг (рус.). msrfinfo.ru. Статистика и аналитика развития спорта в России (28 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2024.
  10. Россиянка Софья Дьякова выиграла первое золото у пловцов на II Играх стран СНГ (рус.). belta.by. БЕЛТА (10 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2025.
  11. Софья Дьякова завоевала золотую медаль ЧР по плаванию на дистанции 1500 м вольным стилем (рус.). matchtv.ru. Матч ТВ (20 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2025.
  12. 16-летняя казанская школьница Дьякова стала чемпионкой России по плаванию (рус.). sport.business-gazeta.ru. Бизнес Online Спорт (17 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2025.
  13. Андрей Шитихин. Российские юниоры разорвали всех в плавании! Спасибо, что основа сборной не приехала (рус.). championat.com. Чемпионат (23 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2025.
  14. Певнева, Дарья Пловчиха Софья Дьякова установила юношеский рекорд России на 400 м вольным на ЧМ-2024. championat.com (10 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2025.
  15. Татарстанская пловчиха выиграла золото ЧР в Казани. sport.evening-kazan.ru. 2025-04-14. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 апрель 2025.
  16. Россияне завоевали золото на чемпионате Европы по плаванию среди юниоров. РИА Новости Спорт (6 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
  17. Российская пловчиха завоевала золото на юниорском чемпионате Европы. РИА Новости Спорт (5 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
  18. Россияне завоевали три медали во второй день юниорского ЧЕ по плаванию. РИА Новости Спорт (2 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025.
  19. Евгений Дрижук. Дьякова и Мишарина не сумели пробиться в финал 800-метровки вольным стилем на ЧМ-2025. championat.com. Чемпионат (1 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
  20. Пловцы-юниоры завоевали 5 золотых медалей на первенстве мира (рус.). russwimming.ru. Федерация водных видов спорта России (26 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  21. Дьякова завоевала золото на дистанции 400 метров вольным стилем в финале Кубка России по плаванию (рус.). news.sportbox.ru. Sportbox.ru (18 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  22. Пловчиха Софья Дьякова выполнила норматив для попадания на ЧЕ в Париж (рус.). sport.evening-kazan.ru. Вечерняя Казань (18 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  23. Дьякова выиграла золото ЧР в Казани на дистанции 400 метров вольным стилем (рус.). tatar-inform.ru. Татар-информ (12 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  24. Чемпионат России по плаванию — 2026: результаты финальных заплывов 8 июня (рус.). championat.com. Чемпионат (8 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  25. Состав сборной России по плаванию на чемпионат Европы 2026 (рус.). russwimming.ru. Федерация водных видов спорта России (20 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
  26. 2026 European Junior Championships – Day 1 Finals Live Recap (ингл.). SwimSwam. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  27. Российский пловец Черногаев завоевал золото на чемпионате Европы среди юниоров, Дьякова взяла серебро (рус.). sport.rambler.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  28. Казанская пловчиха завоевала «серебро» первенства Европы среди юниоров (рус.). БИЗНЕС Online (9 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  29. Казанская спортсменка Софья Дьякова завоевала золотую медаль турнира по плаванию на играх «Дети Азии» // www.kzn.ru.  [Тикшерелгән 30 июнь 2025].
  30. Татарстанская пловчиха Софья Дьякова взяла серебро в Китае // www.minsport.tatarstan.ru.  [Тикшерелгән 30 июнь 2025].

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә