Дүсмәт (Пономаревка районы)
Дүсмәт — Оренбург өлкәсенең Пономаревка районында урнашкан борынгы татар авылы. Казан — Оренбург юлы (IP-239) өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 40 км читтә, көньяк-көнчыгыш тарафта. 700 якын кеше яши, татарлар.
1744 елны Казан губернасы игенчеләре нигезләгән. Күчеп килүчеләр Яңа Мәскәү юлында ям хезмәтен башкарганнар.
ААҖ "Маяк" терлекчелек белән шөгыльләнә.
Урта мәктәп эшли, татар теле укытыла. 2012 елда 88 бала укыды.[2]
Дүсмәт авылыннан Фәннүр Гайсаров — Оренбургда 1991 елдан чыгып килүче «Яңа вакыт» газеты мөхәррире чыккан.
Демография
Искәрмәләр
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ http://www.dysmetevo.narod.ru/
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Оренбургской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2014. Архивировано 5 июнь 2014 года.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2017-04-03
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә