Елга каракошы
Елга́ каракошы́ (аккойрык бөркет, Haliaeetus albicilla) - карчыга кошлар гаиләлегеннән ерткыч кош.
Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарының зур сулык ярлары буенда тереклек итә. ТРда, башлыча, Идел һәм Кама елгалары үзәннәрендә очрый. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төзелгәч, елга каракошының саны шактый кими, хәзерге вакытта 30 пардан күбрәк исәпләнә. Оя коручы күчмә төр, кайберләре кышлый.
5-6 яшьтә җитлегәләр, гадәттә ике йомыркага утырып бала чыгаралар. Гәүдә озынлыгы 1 м га кадәр. Канат колачы 2,5 м га җитә. Олы бөркетнең авырлыгы 3 тән 6,5 кг га кадәр, ана затлар аталардан эрерәк. 2009 елда Иж елгасы буенда балыкчылар куйган ятьмәләргә уралып, табигать инспекторлары кулына 9,7 кг авырлыгындагы кош эләккән.[16]
Төсе көрән, башы һәм гәүдәнең түбәнге өлеше аксылрак. Канатлары киң, озын. Койрыгы кыска, чөйсыман, ак төстә. Акларының түбәнге ягы каурыйланмаган. Томшыгы зур, ыргаксыман, сары төстә. Елга каракошы биек кәүсәле карт урманнарда оялый. Ояны февраль-апрельдә ясый башлый. Биек агачларга зур оя ясап, аны күп еллар рәттән куллана. Соргылт төстә 1-3 йомырка сала, ояда ана һәм ата кошлар чиратлашып утыра. Балыклар, имезүчеләр (куян, ондатра, йомран), кошлар (үрдәк, акчарлак, кыр тавыклары), үләксәләр белән туклана.
Елга каракошы Татарстан Республикасы һәм Россиянең Кызыл Китапларына кертелгән һәм аны саклау чаралыры каралган күп кенә бөтендөнья документларына кертелгән. Татарстанның зур сусаклагычлар һәм елгалар янына урнашкан районнарында күренәләр алар. Март урталарында кайталар, октябрь азагында җылы якларга очып китәләр, сирәк кенә кышлаган экземплярлар да күзәтелә.[16]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ Portál informačního systému ochrany přírody (чеш.) — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ 1 2 3 Lislevand T., Figuerola J., Székely T. Avian body sizes in relation to fecundity, mating system, display behavior, and resource sharing (ингл.) // Ecology / Ecological Society of America — United States of America: Ecological Society of America, 2007. — Vol. 88, Iss. 6. — P. 1605—1605. — 1 p. — ISSN 0012-9658; 1939-9170 — doi:10.1890/06-2054
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 IOC World Bird List Version 6.4 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
- ↑ 1 2 3 4 IOC World Bird List. Version 10.2 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.2
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ 1 2 3 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 臺灣物種名錄 [неопр.] — 2003.
- ↑ 1 2 3 Бельгийский список видов
- ↑ 1 2 IOC World Bird List. Version 10.1 — 2020. — doi:10.14344/IOC.ML.10.1
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Alerstam T., Rosén M., Bäckman J., Hellgren O. Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects (ингл.) // PLOS Biology / J. A. Eisen — PLoS, 2007. — Vol. 5, Iss. 8. — P. e197. — ISSN 1544-9173; 1545-7885 — doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197 — PMID:17645390
- ↑ Species+ (ингл.)
- ↑ 1 2 Ятьмәдәге ерткыч (Табигать һәм без) / Әмир ХӘСӘНОВ, “Кичке Таң” Дәүләт тыюлыгы инспекторы. Әгерҗе районы / – № 43 (11288), 7 апрель, 2009
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.