Заһир Хәкимов
Заһир Әхсән улы Хәкимов (рус. Загир Ахсанович Хакимов; 3 февраль 1963, Иске Үзмәш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россиянең җәмәгать-сәясәт эшлеклесе. 2023 елдан — Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе. «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Башкортстан бүлеге, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе (1990—2000). «Россия патриотлары» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе (2005—2019). Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның V—VII чакырылыш депутаты (2013 елдан)[1].
Тәрҗемәи хәле
1963 елның 3 февралендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан Республикасы) Чакмагыш районы, Иске Үзмәш авылында туа[2].
Хезмәт юлын 1980 елда Уфа приборлар төзү заводында слесарь-җыючы булып башлый. 1981—1983 елларда ССРБ Кораллы Көчләре сафларында, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә[3].
Хәрби хезмәттән кайткач, Уфа авиация институтына (2022 елдан — Уфа фән һәм технологияләр университеты) укырга керә һәм шул елларда югары мәктәптә лаборант, электромонтажчы булып эшли.
1986—1988 елларда — ВЛКСМ комитеты секретаре, өлкән инженер[4].1989-1990 елларда — «Союз» яшьләр үзәге карамагындагы «Хэйлунг» хуҗалыгы карамагындагы спорт клубында тренер һәм директор.
1990—2000 елларда Башкортстан Республикасы Татар иҗтимагый үзәгенең коммерция директоры, «Әл-Шәбаб» яшьләр кече предприятиесе директоры, «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм Татар иҗтимагый үзәге рәисе вазифаларын башкара[5].
2003—2005 елларда — юрисконсультант, Уфа шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе. Аннары 2019 елга кадәр «Россия патриотлары» сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге аппаратын җитәкли. 2023 елда Башкортстан Республикасы «Татар конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе итеп сайлана[6]. Бу елларда Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (2013) тәмамлый, «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча аңа «дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә һөнәри эшчәнлек алып бару хокукы» квалификациясе бирелә. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын (2022) «хәзерге Россиядә дәүләт идарәсе һәм тармак сәясәте: стратегияләр һәм максатлар» белгечлеге буенча тәмамлый[7]. Заһир Хәкимов — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның V—VII чакырылыш депутаты. 2013—2018 елларда «Россия патриотлары» сәяси партиясеннән, соңрак «Бердәм Россия» партиясеннән сайлана[8][9]. Ул Парламентның Фән, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетында рәис урынбасары булып эшли[10][11].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының Почёт грамотасы (2013);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022);
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның Мактау грамотасы;
- Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеның «Башкортстан Республикасы кануннарын үстерүгә керткән өлеше өчен» мактаулы билгесе (2023)[5].
Искәрмәләр
- ↑ Депутаты Государственного Собрания — Курултая Республики Башкортостан. Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Лица Партии. Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Партия «Единая Россия». Официальный сайт. Региональные отделения. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Официальный сайт всероссийского общественного движения «Патриоты России». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Депутаты \ Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Сайт «Депутаты». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 Депутаты Государственного Собрания — Курултая Республики Башкортостан. Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Региональная общественная организация «Конгресс татар» Республики Башкортостан. Председатель – Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Ассамблея народов Республики Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Лица Партии. Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Партия «Единая Россия». Официальный сайт. Региональные отделения. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Официальный сайт всероссийского общественного движения «Патриоты России». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 Хакимов Загир Ахсанович (рус.). Социалистическая политическая партия «Справедливая Россия». Региональное отделение партии в Республике Башкортостан. Официальный сайт. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Ляйсан Закирова. В Госсобрании Башкирии избрали заместителя председателя комитета по науке и образованию (рус.). ИА «Башинформ» (11 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
- ↑ Комитет по науке, образованию, культуре, молодежной политике и спорту. Хакимов Загир Ахсанович. Заместитель председателя (рус.). Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026. [рус.]
Сылтамалар
- Государственное Собрание — Курултай Республики Башкортостан (Официальный информационный портал). Хакимов Загир Ахсанович [рус.] [Тикшерелгән 2 апрель 2026].
- Ассамблея народов Республики Башкортостан. Официальный сайт [рус.] [Тикшерелгән 2 апрель 2026].
- Сайт «Избиратель — Депутат». Хакимов Загир Ахсанович. Заместитель председателя Комитета Государственного Собрания — Курултая Республики Башкортостан седьмого созыва по науке, образованию, культуре, молодёжной политике и спорту [рус.] [Тикшерелгән 2 апрель 2026].
- Социалистическая политическая партия «Справедливая Россия». Региональное отделение партии в Республике Башкортостан. Официальный сайт. Хакимов Загир Ахсанович [рус.] [Тикшерелгән 2 апрель 2026].
- Башкрское спутниковое телевидение. 4.04.2022. Депутат эшмәкәрлеге. Деятельность депутатов. Загир Хакимов. Интервью [рус.] [Тикшерелгән 2 апрель 2026].