Зәйнәп Якупова
Тәрҗемәи хәле
Якупова Зәйнәп Нәжип кызы 1913 елда күп балалы эшче гаисәсендә туган.[2] 1950-1985 елларда Казан медицина институтында, 1968 елдан Икенче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Акушерлыкта кан агымнарын кисәтү мәсьәләләренә багышланган докторлык диссертациясен яклый.
Фәнни эшченлеге
Хезмәтләре акушерлыкта кан итүгә, балага узудан саклануга карый. "Гормональ кысалар" дигән ачышка авторлык танытмасы бар. Фәнни хезмәтләре атоник кан агуны профилактикалау методы, эчтәге яралгының авырлыгын билгеләү ысулы һ. б. турында.
Зәйнәп Нәжип кызы теләмәгән йөклелекне булдырмау проблемасына бик күп өлеш кертте, бу чынлыкта йөклелекне планлаштыру дәүләт системасын төзү өчен нигез булды. Ул булышлыгы белән илдә беренче йөклелекне профилактикалау үзәге эшли башлады, бу үзәк Казанда аборт санын сизелерлек киметте.
Зәйнәп Нәҗип кызы җитәкчелегендә 9 кандидатлык диссертациясе якланды. Якубова З.Н. Совет хатын-кызлары комитеты әгъзасы, РСФСР Югары Суды әгъзасы, халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты, "Азат Хатын" журналының редколлегия әгъзасы булды.
Бүләкләре
1964 елда ТАССРның атказанган табибәсе, 1982 елда ТАССРның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, 7 медаль белән бүләклә.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл.ISBN 0-9530650-3-0
Искәрмәләр
- ↑ Tatarica Personalia (PDF), archived from the original (PDF) on 2022-04-22, retrieved 2020-04-15
- ↑ Медицинская практика. Воспоминания об Учителях