Зәйтүнә Ханова
Тәрҗемәи хәле
Зәйтүнә Ханова 1956 елның 30 июлендә Башкорт АССРның Мәчетле районы Еланыш авылында туган[1].
1973 елда Уфада 1-нче республика мәктәп-интернатын тәмамлый.
.1978 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, филолог, башкорт теле һәм әдәбияты белгече һөнәренә ия була.
1978 елдан «Ленинчы» республика газетасында тәрҗемәче булып эшли башлый. Аннары «Яшьлек» газетасы редакциясендә сәясәт бүлеге мөдире итеп билгеләнә[1]. Соңрак Башкортстан «Китап» нәшриятында сәяси әдәбият бүлеге мөдире вазифасын үти.
2009 елдан «Йүрүҙән» газетасында социаль-икътисад бүлеге мөдире булып эшли.
Әдәбият
- Теле барның — иле бар. Мәкаләләр җыентыгы // Төз. 3. К. Ханова. — Уфа: Башкортстан «Китап» нәшрияты, 1995. — 112 бит. ISBN 5-295-01607-2
- Ханова З. К. Суверенитет, демократия, гласность. — Уфа : Башк. изд-во «Китап», 1997. — 318 с. ISBN 5-295-01977-2
- Ханова З. К. Илкәем. — Уфа: Башкортстан «Китап» нәшрияты, 2001. — 320 бит. ISBN 5-295-02923-9
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Латипова Рәйлә. Әйле ырыуының сая ҡыҙы // Йәшлек: гәзит. — 23 август 2011 йыл.