Зәйтүнә Әлибаева
Әлибаева Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы (1922 ел — 9 август 1942 ел) — Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган сугышчы, ПВО часте элемтәчесе.
Тәрҗемәи хәле
Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы Әлибаева 1922 елда Башкорт АССР ы Стәрлетамак кантонының (хәзерге Башкортстан Ишембай районының) Әчеялан дигән татар авылында туган. Атасы 1930-елларда Макар районының 12-нче санлы совхозның директоры була, хатыны белән өч кыз үстерәләр.
Петровский мәктәбендә 1-нче сыйныфта 7-нчее сыйныфка кадәр укый. Ары Уфа сәнгать училищесының уенчы бүлегендә белем ала. ВЛКСМ га керә. Атасы сугышка киткәч, туган якларына әйләнеп кайта, совхозда эшли[1].
Сугышка барырга карар иткәч, Стәрлетамак каласына барып медицина курсларында укый, әммә аны тәмамлап бетми һәм 1942 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышының Сталинград фронтына озатыла. ПВО частьларында элемтәче булып хезмәт итә.
1942 елның 9 августында биеклекне дошманнан бер үзе саклап калып һәлак була.
Хәтер
- Калмыкиянең Сарпан районының Садовое авылының бер урамына аның исеме бирелгән. Бу авылның 2-нче мәктәп каршында аңа һәйкәл куелган.
Искәрмәләр
- ↑ Рейф И. {{{заглавие}}} // AlTaBash. — 2008. — № 5 (44). — С. 6—10, 19. — ISSN 1614-9432.
Сылтамалар
- КАЛМЫЦКАЯ САГА О БАШКИРСКОЙ КРАСАВИЦЕ. Сайт «Яндекс-Дзен», 2 марта 2020 года [рус.] [Тикшерелгән 3 март 2020]
Видеоязмалар
- Письма надежды: Зайтуна Албаева. Выпуск № 5 от 1 мая 2015. ГУП ТРК «Гербы».