Зәки Үмәров
Зәки Әхмәр улы Үмәров (рус. Зяки Ахмерович Умяров; 6 февраль 1952, Татар Моклокасы, Түбән Новгород өлкәсе) – Совет самбочысы, СССР чемпионатлары чемпионы һәм призёры, дөнья чемпионы, СССР һәм Дөнья кубоклары иясе, СССРның атказанган спорт остасы, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре[1].
Тормыш юлы
1952 елның 6 февралендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы) Татар Моклокасы авылында туган. Кечкенәдән милли көрәш белән шөгыльләнә. Мәктәптә укыган чакта авыл сабантуйларында баш батыр була.
1968 елда Дзержинск шәһәренә күчеп килә һәм Россиянең атказанган тренеры Александр Михайлович Криворотов җитәкчелегендә самбо белән шөгыльләнә башлый[2].
Чемпион юлы армиядә башлана, анда ул самбо ярышларында уңышлы чыгыш ясап, спорт ротасына күчерелә. 1972 елда СССР чемпионатында икенче урынны ала. 1974 елда Улан-Баторда (Монголия), СССР спорт остасы дәрәҗәсендә, дөнья чемпионатының мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелә. Унөч ел дәвамында СССР җыелма командасы составында була, бу рекордлы срок саналган[3].
1982 елда П. Ф. Лесгафт исемендәге Ленинград физик культура институтын тәмамлый. Шул ук елда аңа «СССРның атказанган спорт остасы» дигән югары спорт исеме бирелә. 1984 елда зур спорттан китә. 1984 елдан 1987 елга кадәр «Органик» самбо һәм дзюдо балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры була. 1987 елдан — «Химик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры. 2009 елда «Ока» физкультура-сәламәтләндерү үзәген җитәкли, ә 2017 ел башында үз теләге белән директор вазифасыннан китә һәм «Химик» спорт мәктәбенә спорт корылмаларын эксплуатацияләү һәм карап тоту буенча начальник булып кайта[2].
Егерме ел дәвамында Шәһәр Думасы депутаты була[1]. З. Умяров исемендәге спорт ветераннарына ярдәм итү иҗтимагый фонды әгъзасы[4].
2002 елның 8 апрелендә аңа «Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелә. Ул, шулай ук, Дзержинск шәһәренең мактаулы гражданины[5].
2022 елның 6 февралендә үзенең 70 яшьлек тормыш бәйрәмен билгеләп үтә. Дзержинск шәһәрендә яши[6].
Ел саен Дзержинскта самбо көрәше буенча дөнья чемпионы Зәки Үмәров призына традицион турнир үткәрелә[7]. 2025 елда ярышларда Дзержинск, Балахна, Павлово һәм Түбән Новгородтан 50 дән артык спортчы катнаша[8].
Спорт нәтиҗәләре
Дөнья чемпионатлары һәм Кубоклары
СССР чемпионатлары
- Самбо буенча 1972 елгы СССР чемпионаты —
; - Самбо буенча 1973 елгы СССР чемпионаты —
; - Самбо буенча 1974 елгы СССР чемпионаты —
; - СССР халыкларының 1975 елгы Җәйге спартакиадасында самбо көрәше —
; - Самбо буенча 1977 елгы СССР чемпионаты —
; - Самбо буенча 1978 елгы СССР абсолют чемпионаты —
; - СССР халыкларының 1979 елгы Җәйге спартакиадасында самбо көрәше —
; - Самбо буенча 1980 елгы СССР чемпионаты —
; - Самбо буенча 1981 елгы СССР чемпионаты —
; - 1985 елгы Россия чемпионаты —
.
Европа чемпионатлары
- 1979 —
; - 1982 (Варна, Болгария) —
.
Башка казанышлар
СССР Кубогының өч тапкыр иясе.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Умяров Зяки Ахмярович. www.names52.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Путь чемпиона (рус.). Дзержинские ведомости (16 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Зяки Умяров: легенда советского спорта (рус.). Федерация самбо Нижегородской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Умяров Зяки Ахмярович (рус.). tatobzor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Лукьянова, Лариса Жизнь в спорте: день рождения отмечает почетный гражданин Дзержинска Зяки Умяров - Дзержинское Телевидение. Дзержинское Телевидение (7 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ . Выдающийся татарский борец Зяки Умяров отмечает 70-летие | Татары. Татары (5 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ Турнир на призы чемпиона мира по борьбе самбо Умярова З.А. | МБУ «Спортивная школа «ХИМИК» (рус.). www.stadion-d.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- ↑ dzerjinsk.ru Турнир на призы чемпиона мира по самбо Зяки Умярова в Дзержинске объединил более 50 спортсменов. Дзержинск.рф (21 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
Сылтамалар
- Умяров Зяки Ахмярович (рус.). Энциклопедия Нижнего Новгорода (2 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- Чемпионы и призеры Чемпионатов СССР, России и Мира (рус.). Федерация самбо г. Дзержинска. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
- Путь чемпиона (рус.). Дзержинские ведомости (16 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.