Зәңгәр күлләр (Татарстан)
Зәңгәр күлләр (рус. Голубые озёра) — Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Биектау районы территорияләрендә урнашкан күлләр системасы һәм алар тирәсендәге сазлыклы-урманлы җирлекне үз эченә алган тыюлык. Мәйданы — 1910 гектар. Зәңгәр күлләр — 1972 елдан бирле табигать һәйкәле[1]. 1994 елда тыюлыкның статусы үзгәртелә: ул төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы дип таныла[2].
Система составына үзара бәйләнмәгән өч күл керә: Олы Зәңгәр, Агынты һәм Кече зәңгәр.
Гидрологиясе
«Зәңгәр күлләр» атамасы суның үзенчәлекле ачык зәңгәр яки фирүзә төсенә бәйле. Су минералларга бай: аның составында сульфат-кальций кушылмалары һәм сероводород бар. Суда органик матдәләр белән планктон аз, шуңа күрә ул үтәкүренмәле[3].
Зәңгәр күлләрдәге су кышын туңмый: аның температурасы ел әйләнәсе якынча 6-8 °C тәшкил итә. Күлләр җир асты чыганаклары белән туклана: су карст чоңгылларыннан бәреп чыга. Зәңгәр күлләрдән агып чыккан кыска елгалар Казансуга кушыла[1].
Зәңгәр күлләрнең түбән су температурасы кышын бирегә су коенучыларны, дайверларны һәм чыныгучыларны җәлеп итә[4].
Сулыклар төбе минераль матдәләргә бай, калын тозлы ләм белән капланган. Шуның аркасында бу урын сәламәтлеген ныгытырга яки тире авыруларыннан дәваланырга теләүчеләр арасында зур популярлык казанган. Биредә балалар өчен сәламәтләндерү лагерьлары, шулай ук «Крутушка» шифаханәсе урнашкан[5].
Тарихы
Җир асты чыганакларын хасил иткән карст процесслары берничә мең ел дәвам иткәнгә, күлләрнең кайчан барлыкка килүе төгәл билгеле түгел[6].
Зәңгәр күлләр турындагы беренче фәнни тасвирламалар 1829 елга карый: Казан университеты ректоры, төбәк тарихын өйрәнүче Карл Фукс үз хезмәтләрендә бу күлләрне «Щербаков күлләре» дип тасвирлый, аларның суы чиста һәм үтәкүренмәле булуын, шулай ук ләм утырмаларының үзенчәлекләрен билгеләп үтә[6]. Фуксның замандашлары — Казан университетының башка профессорлары да (мәсәлән, А. Фаворский) әлеге күлләрне өйрәнә, ләменең һәм суының дәвалау үзенчәлекләрен билгеләп үтә[1].
XIX гасырда Олы Зәңгәр күл тирәсендә Казан сәүдәгәре Степан Суслов он тегермәннәре эшләтә. Ул 1870 еллар башында, җитештерелгән продукцияне Казанга чыгару өчен, монда таш юл салдыра. Әлеге юлның бераз өлеше бүгенге көнгә кадәр сакланып калган[7].
Олы Зәңгәр күлдән агып чыккан елгада XX гасыр уртасына кадәр гидроэлектростанция эшли[8].
1972 елда Зәңгәр күлләргә рәсми рәвештә дәүләт табигать тыюлыгы статусы бирелә. 1994 елда күлләр һәм аларның тирә-ягындагы территория (якынча 1910 га) «Зәңгәр күлләр» исемле комплекслы, төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы статусына ия була.
1990 елларда күлләр янындагы территория төзекләндерелә[1]. 2020 елдан Зәңгәр күлләрне төзекләндерү өчен комплекслы программа гамәлгә кертелә.
Олы Зәңгәр күл
Олы Зәңгәр күл — Зәңгәр күлләр комплексының иң зур сулыгы. Ул Щербаково авылыннан якынча 0,5 км көньяк-көнчыгышта, Казансу елгасының уң ярында урнашкан. Күл төньяктан көньякка таба сузылган: озынлыгы — якынча 800 м, су өсте мәйданы — 2,2 га[9].
Күлнең ике тирән урыны бар: болар — «Олы упкын» һәм «Кече упкын» дип аталган карст чокырлары. Беренчесенең тирәнлеге — якынча 18 метр, икенчесенеке — 6 метр[9]. Олы Зәңгәр күл — Казансу елгасының элекке юлында сакланып калган, карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән сулык[7].
Суының минераллашу дәрәҗәсе югары — якынча 2,5 г/л, катылыгы да зур (31-32 мг-экв/л). Су составында кислород аз, табигый күкертле водород күлгә үзенчәлекле зәңгәрсу төс бирә. Олы Зәңгәр күлнең туенуы тотрыклы, чөнки аның төбендә көчле җир асты чыганаклары бар. Агымсулы күл: аннан Казансу елгасына коя торган инеш агып чыга, аның су чыгымы секундына якынча 250 литр тәшкил итә. Су әйләнеше елына якынча 700 м³.[10]
Елга төбе утырмалары — үсемлек калдыклары катнашмасы, күкертле водород (сапропель) исле кара‑зәңгәрсу соры ләмнәрдән гыйбарәт. Бу ләмнәр физик‑химик составы ягыннан аз минераллашкан, алар җиңелчә сульфатлы дәвалау ләмнәре (пелоидлар) төренә керә һәм бальнеологик әһәмияткә ия[9].
Күлнең тирән түгәрәкләнгән өлеше буена басма корылган[11].
Кече Зәңгәр һәм Агымлы күлләре
Кече Зәңгәр күл — тар, сай сулык. Су өслегенең мәйданы — 0,23 га, күләме — 2,8 мең кубометр, озынлыгы — 170 м, иң зур киңлеге — 20 м, уртача тирәнлеге 1,2 м тәшкил итә. Көнбатыш ягында өч бүрәнкә бар, аларның тирәнлеге — 2 м, 3,3 м, 3,5 м. Күлнең көнбатыш өлешеннән ермаклар агып чыга һәм Казансуга кушыла. Су алмашу коэффициенты тәүлегенә 0,94 мең кубометрга җитә[12].
Күл һәм аның тирә-ягы ел әйләнәсе ял итү һәм кышкы йөзү өчен җиһазландырылган: йөрү өчен басмалар һәм кием алыштыру кабиналары корылган. Җиһазландырылган Кече күлдән тыш, Казансу елгасы агымы буйлап түбәнрәк тагын бер, зурлыгы кечерәк, аерым агымлы һәм тирәнлеге дә кимрәк Агымлы күл бар. Кече күлдә җәй көне су температурасы Олы Зәңгәр күлдәге кебек диярлек, Агымлы күлдә — бераз югарырак.
Агымлы күлнең (рус. Проточное озеро) су өслеге мәйданы — 0,17 га, күләме — 2,4 мең м³, озынлыгы — 150 м, иң зур киңлеге — 20 м, уртача тирәнлеге 1,4 м тәшкил итә. Күлнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләрендә 4 м тирәнлектәге ике бүрәнкә бар, аларның төбеннән җир асты сулары чыга. Күлнең ике ягыннан да Казансу елгасына таба су агып чыга торган ермаклар китә. Күлдәге су алмашынуы тәүлегенә 2,4 мең м³ тәшкил итә[12].
M-7 автомобиль юлының Казан әйләнешендә, Казансу елгасы аша салынган күперне һәм Щербаково авылын үткәч, Агымлыы күле аша Кече Зәңгәр күлдгә асфальт юл илтә. Юл берничә дистә метрдан машина кую урыны белән тәмамлана, аннан күлгә җәяүлеләр сукмагы алып бара. Икенче яктан, «Крутушка» шифаханәсеннән һәм «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере ягыннан төшә торган грунт юлы да бар. Аның янында «Крутушка» халыкара этник фестивале чараларының бер өлеше уза торган алан урнашкан[13]. Кече һәм Олы Зәңгәр күлләрне M7 күпере астыннан, Казансу буйлап салынган җәяүлеләр сукмагы һәм велосипед юлы тоташтыра.
Озак вакыт күлне тутырган чишмәләрнең суын таш тегермәне, соңрак — кечкенә ГЭС (1950 елларга кадәр) файдаланган. 1928 елда Казансу елгасы белән күл арасындагы буа җимерелә, нәтиҗәдә күлнең суы агып бетә. Буаны яңадан торгызып, ярларын ныгыткач, күл элекке хәленә кайтарыла[14].
Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы
Тыюлык территориясендәге урманнарда каен, усак һәм нарат үсә. Күлләр тирәсендә 97 төрдән артык су, яр буе һәм җир өсте үсемлекләре, шул исәптән үткен һәм яр күрәне, болын кыяк үләне, күл камышы, тар һәм киң яфраклы җикән, йөзүче шаугамыш (комай үләне), каты яфраклы лютик (елтыр сары вак чәчәкле агулы үлән), су нараты һәм башкалар бар.
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннардан тыюлыкта сөт-ак төстәге ерткыч планария, су чаяны (күл суында), матәм күбәләге, олы бакрак бөркет, нарат чыпчыгы (яшелкош) очрый.
Түбән температура һәм суның тозлы булуы аркасында күлләрдә балык юк. Күл ярларында бакалар, тузбаш еланнар, кечкенә ак су тычканнары (котура), ондатра һәм кондызлар яши[10].
Төзекләндерү
2020 елда Зәңгәр күл территориясе «Татарстан көзгеләре» туристик-рекреацион кластеры составына һәм Казансу елгасын үстерү стратегиясенә кертелә. Экологик үсеш кысаларында яңа маршрутлар, экологик сукмаклар, ял итү һәм пикник зоналары, шулай ук белем бирү мәйданчыклары булдырыла. Әлеге чараларның төп максаты — туризмны үстерү белән табигатьне саклау арасындагы балансны тәэмин итү[15].
Олы Зәңгәр күл буендагы яр зонасын яңарту кысаларында ярны ныгыту эшләре алып барыла. Шул исәптән, «Бәллүр шарлавык» («Хрустальный водопад») дип аталган урындагы күпер дә ныгытыла. Бу чаралар ярны юылудан сакларга һәм бөтен күлләр системасының гидрологик режимын саклап калырга ярдәм итә.
Күлгә килү юлларында күперчекләр сала, яктырту җайланмалары урнаштырыла. Блган сукмаклар һәм юллар сакланып, яңа маршрутлар яңа челтәренә кертелә.
Олы һәм Кече күлләр экологик сукмаклар һәм навигация элементлары ярдәмендә тоташтырыла[16].
Су коену, чыныгу өчен махсус басмалар ясалган. Тыюлыкка керү урыннарында автомобиль һәм велосипед парковкалары, мәгълүмат такталары, шулай ук датчиклар белән җиһазландырылган контроль пунктлары урнаштырылган[17].
Территориядә Экология үзәге эшли. Анда танып-белү чаралары, урман терапиясе, экологик остаханәләр һәм экскурсияләр үткәрелә. Әлеге эшчәнлек табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм аңа зыян китерә торган ял төрләренә альтернатива тәкъдим итүгә юнәлтелгән[18].
2024 елдан Зәңгәр күл территориясенә керү түләүле була[19]. 2025 елда машина кую урынын һәм җәяүлеләр сукмагын капиталь төзекләндерү турында карар кабул ителә[20].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 «Зәңгәр күл» табигый һәйкәле. Татарика. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Постановление КМ РТ № 1143 от 19.09.2023. Электронный фонд правовых и нормативно-технических документов (docs.cntd.ru) (19 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ Учёный АН РТ: вполне можно отказаться от купания непосредственно в Голубых озерах. Татар-информ (30 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Голубые озера (Казань). Visit Tatarstan. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Стратегия развития Казанки. Туристический коллапс и неудачные попытки берегоукрепления: история и тяжелая «судьба» Голубых озер. Реальное время (4 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Как появились Голубые озёра в Казани, чем они полезны и как их сохранить. Академия наук Республики Татарстан (14 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Голубые озера. Парки Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Людмила Губаева. Голубые озера: Казанка, которую мы потеряли. Реальное время (6 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 «Зәңгәр күл» табигый һәйкәле. Татарика. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Природа и природные ресурсы Республики Татарстан. Иллюстрированная энциклопедия. — Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2019. — С. 58—59. — 584 с.
- ↑ С аквалангом в ледяную воду карстовой воронки Казани. all-worlds.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Кече Зәңгәр күлләр. Tatarica.org (Татарская энциклопедия). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ О фестивале. Фестиваль Крутушка. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ В.Н. Сементовский. Голубое озеро. Филькина Грамота (tourism.intat.ru). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ Эковорота, экскурсионные тропы, купели и станции мониторинга качества воды: Институт развития городов РТ представил концепцию развития ООПТ «Голубые озера». Институт развития городов Республики Татарстан (31 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ Олег Платонов. Электрокары, аудиогид и зайцы: чего ждать от обновлённых Голубых озёр за 600 млн рублей. Urban Media (18 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ Как концепция развития особо охраняемой природной территории «Голубые озера» изменила территорию. Экотуризм Татарстан (16 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ Территория Большого Голубого озера. Казань Официальный портал. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 гыйнвар 2026.
- ↑ Официально: вход на Голубые озера станет платным. Бизнес Online (11 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.
- ↑ На Голубых озерах в Казани отремонтируют парковку и пешеходные дорожки. Бизнес Online (13 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2026.