Зөя калкулыклары

Зөя калкулыклары (рус. Свияжские холмы) — Татарстан Республикасында урнашкан тау чаңгысы комплексы һәм ял курорты[1]. Комплекс 2004 елда «Казан» тау-спорт сәламәтләндерү комплексы буларак ачыла, 2016 елда «Зөя калкулыклары» дип атала.

Курорт Зөя елгасының уң як яры буенда, Казан шәһәреннән 35 чакрым ераклыкта, КазанМәскәү автомобиль юлыннан 2 чакрым ераклыкта, ТР Югары Ослан районы, Савино авылында урнашкан[2].

Трассалар

Комплекста 800 дән 1800 м озынлыкта, 160 тан 193 м га кадәр биеклек аермалыгында, ясалма кар ясау системасы булган яктыртылган чаңгы трассалары бар[3]. Трассаларның җәмле озынлыгы якынча 4,5 км.

Трассаларның дәрәҗәләре:

  • Яшел (1044 м, аерма 165 м) — чаңгыга яңа баскан өйрәнчекләр өчен;
  • Зәңгәр (1023 м, аерма 156 м) — уртача әзерлекле чаңгычылар һәм сноубордчылар өчен;
  • Кызыл (аерма 150 м) — тәҗрибәле спортчылар өчен.

Шулай ук сноутюбинг өчен трассалар, балалар өчен махсус зона һәм зур боз шугалагы каралган[4]. Күтәрү системаында 3 урынлы 4 урынлы күтәргечләр һәм беби-лифт эшли.

Инфраструктура һәм җәйге ял

Курорт территориясендә җәйге ял өчен түбәндәге объектлар урнашкан:

  • 18 чокырлы гольф-клуб;
  • ачык һәм ябык бассейннар, аквапарк һәм мунчалар;
  • боулинг клуб һәм теннис кортлары;
  • 5 кунакханә комплексы, альп йортлары һәм 15 ресторан/кафе;
  • 100 дән 800 кеше сыйдырышлы 5 банкет залы[5].

Уздырыла торган чаралар

Курорт территориясендә төрле спорт һәм мәдәни чаралар уздырыла:

  • Тау чаңгысы спорты: Татарстан Республикасы беренчелеге, чемпионаты һәм Татарстан Рәисе Кубогы ярышлары[6].
  • Экстремаль спорт: «Геройлар ярышы» (рус. «Гонка Героев») экстремаль йөгерү ярышлары.
  • Мәдәни чаралар: 2025 елның 15–16 августында XVIII Казан тарихи техника фестивале уздырыла[7].
  • Бәйрәм чаралары: 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 1 гыйнварына кадәр «Новогоднее слияние культур» бәйрәм чарасы уздырыла[8].
  • Хәйрия чаралары: Гольф буенча Татарстан Рәисе Кубогы хәйрия турниры[9].

Казанышлары

  • 2023 ел — «Россия таулары» премиясе буенча «Россиядә гаилә ялы өчен иң яхшы курорт» дип таныла;
  • 2023 ел — «Ski business awards» премиясе буенча «Идел буе федераль округында кешеләрне иң күп кабул иткән курорт» исемен ала.

Сылтамалар

  1. «Зөя калкулыклары» курорт шәһәре. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  2. «Зөя калкулыклары» курорт шәһәре. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  3. «Зөя калкулыклары» курорт шәһәре. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  4. Официальный сайт «Свияжские холмы». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  5. «Зөя калкулыклары» курорт шәһәре. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  6. «Зөя калкулыклары»нда «Геройлар ярышы-2020» башланды. Министерство спорта РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  7. XVIII халыкара тарихи техника фестивале. Государственный Совет РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  8. Новогоднее слияние культур! Sviyaga Hills. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
  9. Зөя калкулыкларында медицина хезмәткәре көне. Министерство здравоохранения РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.