Зөһрә Ильясова

Зөһрә Хәмит кызы Ильясова (баш. Ильясова Зөһрә Хәмит ҡыҙы; рус. Зухра Хамитовна Ильясовна; 17 ноябрь 1950, Уфа, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — совет һәм Россия балет артисты, педагог, РСФСРның атказанган артисты (1984), Башкортстан АССРның халык артисты (1979) һәм Татарстан Республикасының халык артисты.

Тормыш юлы

1950 елның 17 ноябрендә Уфада туган. Балачактан ук музыкальлеге һәм сыгылмалылыгы белән аерылып тора. А. Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесында укый һәм аны 1969 елда тәмамлаган (педагоглары: Н. Р. Тихонова, А. М. Чернова, Н. П. Базарова, Ф. И. Балабина)[1]. 2012 елда Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.

Иҗади карьерасы

1969—1980 елларда — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында балет солисткасы. 1971 елда Зөһрә Ильясова Нариман Сабитовның «Айгөл иле» балетында төп партияне — Айгөлне бии, бу аның Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендәге уңышлы дебюты була[2].

Аның БДОБТ репертуарында: Айгөл («Айгөл иле»), Аврора («Йокыга талган гүзәл»), Маша («Щелкунчик»), Одетта-Одиллия («Аккош күле»  [рус.]; барысы да — П. И. Чайковский), Жизель (А. Аданның шул ук исемдәге балеты), Китри («Дон Кихот»  [рус.], Л. Минкус), Анель («Зәңгзр Дунай», И. Штраус), Мария («Бахчасарай фонтаны»), Сөембикә («Шурәле»), Керри («Сестра Керри»), Зәйтүнгөл («Торна җыры», Л. Степанова һәм З. Исмәгыйлова), Галимә («Кара йөзләр», Х. Заимов һәм А. Чугаев)[2][3].

Концерт репертуарында: И. О. Дунаевскийның «Вальсы», С. В. Рахманиновның «Элегиясе», классик балетлардан па-де-де.

1977 елдан РСФСР буенча һәм чит илләрдә (Венгрия, Испания, Италия, Португалия, Чехословакия һәм башка илләр) гастрольләрдә катнаша. Россиянең Зур театры, С. М. Киров исемендәге Ленинград театры (хәзерге Мариин театры), «Ла Скала» театры (Милан, Италия), Әзербайҗан опера һәм балет театры (Баку) сәхнәләрендә чыгыш ясый. РСФСРның халык артистлары А. П. Головань һәм А. А. Мунтагиров белән бии[2].

Ульяновскта БАССР мәдәнияте көннәрендә (1968), Ленинградта (1969), Каракалпак АССРында БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1976) катнашучы.

1980 елда Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының солисткасы була. Шулай ук Түбән Новгород опера һәм балет театрында бии. 1984 елда РСФСРның атказанган артисткасы исеме бирелә[3].

undefined

1990 елда театр директоры Радик Гәрәев чакыруы буенча кабат туган Уфасына кайта. 1990—1992 елларда — Башкорт опера һәм балет театры солисткасы. 1992 елдан — М. И. Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театры солисткасы[1][2].

2026 елның гыйнварында Башкорт опера һәм балет театрында «Йокыга талган гүзәл» спектакле белән артистканың 75 еллыгы билгеләп үтелде[4].

Педагогик эшчәнлеге

Башкорт хореография училищесы директоры Алик Салих улы Бикчурин инициативасы белән училищеда укыта башлый. 1994 елдан — Р. Нуреев исемендәге Башкорт хореография колледжы укытучысы[1].

2000—2004 елларда Каһирәдәге (Мисыр) Бию академиясендә укыта. 2004 елдан Уфада, Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжында педагогик эшчәнлеген дәвам итә[5].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Башкортстан АССРның атказанган артисткасы (1975);
  • Башкортстан АССРның халык артисткасы (1979);
  • РСФСРның атказанган артисткасы (1984 елның 18 мае);
  • Татарстан Республикасының халык артисты[3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Ильясова Зухра Хамитовна (рус.). Башкирская энциклопедия: в 7 тт.. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  2. 1 2 3 4 Мастера искусств Башкортостана: Зухра Ильясова (рус.). ИА «Башинформ» (17 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  3. 1 2 3 Вильданова О. Г. Утонченность и природная грация – балерина Зухра Ильясова. КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  4. К 75-летию Зухры Ильясовой и памяти Юлая Ушанова (рус.). Башкирский государственный театр оперы и балета (20 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
  5. Театральные музеи и архивы России и Русского зарубежья (рус.). theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.

Әдәбият